Фурага 1 мең әрҗә мандарин төягәннәр — гуманитар ярдәмне «Привоз» җиләк-җимеш һәм яшелчә базасы җыярга ярдәм иткән. «Игелекле Казан» фонды эгидасы астында җибәрелгән йөк тулысынча җиләк-җимештән тора – бу җимерелгән шәһәрләрдә яшәүчеләргә күңел күтәренкелеген тоярга һәм бәйрәм якынлашуын тоярга ярдәм итәчәк. Шәһәр мэры Илсур Метшин быел бишенче һәм соңгы гуманитар ярдәм партиясен уздырды, тыныч киләчәккә өмет белдерде һәм казанлылардан котлаулар тапшырды.
Татарстан башкаласы башлыгы Илсур Метшин сүзләренчә, ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гуманитар ярдәмне әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләрнең, беренче чиратта балаларның кәефен яхшырту өчен әзерләдерләр.
«Лысычанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә безнең котлауларыбызны җиткерегез. Мандариннарын Яңа ел кәефен тудыру өчен җибәрәбез. Яңа 2025 ел тынычлык алып килсен. Казан халкыннан һәм җиңүгә ышанган һәм тыныч тормыш теләгән барлык кешеләрдән — хәерле юлга!» — диде Илсур Метшин.
«Привоз» җиләк-җимеш базасы өченче ел инде Татарстанга шефлыгы астындагы шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен түләүсез Яңа ел гуманитар йөген әзерләргә ярдәм итә. Быел алар 1 меңнән артык әрҗә җыйдылар.
Шәһәр мэры зур йөк машинасы йөртүчеләре белән аралашты. Алар машинада суыткыч барлыгын сөйләделәр – бу мандариннарны яңа килеш китерергә һәм аларның сыйфатын саклап калырга ярдәм итәчәк.
«Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, барыгызга да бәхет һәм сәламәтлек телим. Безнең белән бу зур һәм мөһим эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы машина йөртүчеләргә.
2022 елның 31 октябреннән мэрия «Игелекле Казан» хәйрия фонды белән берлектә Лысычанск һәм Рубежноега барлыгы 84 гуманитар ярдәм фурасын җыйган һәм җибәргән: 2022 елда — 27 йөк машинасы; 2023 елда – 41 машина; 2024 елда — 16 йөк машинасы. Соңгы җибәрү октябрьдә иде — Лысычанск һәм Рубежное халкы өчен туклану продуктлары, көнкүреш химиясе һәм төзелеш материаллары белән биш фурадан торган кәрван әзерләделәр, гомуми авырлыгы 91 тоннадан артык.
Горький шоссесында гуманитар йөкне җыю, туплау һәм әзерләүнең төп склады һәм кече пунктлары, бүгенге җибәрүне исәпкә алып, 1592 тоннадан артык ирекле ярдәм кабул иттеләр. Гуманитар йөк җыюга битараф булмаган казанлылар гына түгел, 400 гә якын оешма да кушылды. Шул ук вакытта шәһәрләргә кешеләр сораган кирәк-яракларны җибәрәләр.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәмне Татарстан башкаласыннан килгән сугышчыларга да тапшыралар. Махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле алар 50дән артык партия йөк алган, шул исәптән автомобильләр, техника, кием-салым, беренче кирәк-ярак товарлары. Мәсәлән, бу атнада 430 нчы мотоукчылар полкы сугышчыларына Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев кирәкле әйберләр, махсус җиһазлар, шулай ук хәрби бурычларны үтәү һәм алгы сызыкта көнкүреш тәэмин итү өчен кирәкле Fiat Ducato бронялы фургон китергән.
Моннан тыш, Лысычанск һәм Рубежное халкына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмне шәһәр активистлары һәм волонтерлар берләшмәләре тапшыра. Казанда алар өчен махсус Координацион совет оештырылачак, ул барлык хәрәкәтләрне берләштерәчәк. Бу идеяне Илсур Метшин да хуплады.