Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин яһүдләрне Ханука белән котлады.
«Кадерле казанлылар!
Сезне чын күңелдән изге Ханука бәйрәме белән котлыйм!
Шушы сигез якты көн яһүд халкын ике мең ел элек булган вакыйгаларга кайтара: Яһүдә җире азатлыкка ирешкән, ә Аллаһы Тәгалә Иерусалим гыйбадәтханәсендә мөэминнәргә могҗиза китергән.
Изгеләндерү һәм яңару бәйрәме, Ханука, Изге башлангычның булуын, яктылыкның караңгылыкны җиңүен сурәтли, иман көчен һәм гаделлекнең үзгәрмәс тантанасын хәтерләтә.
Һәм бүген, дин тотучылар шул заманнар истәлегенә шәмнәр кабызганда, алар үзләренең тарихына һәм мәдәниятенә, бер-берсенә карата ихтирамлы һәм яхшы мөнәсәбәтнең, төрле диннәр һәм милләтләрнең тату яшәвенең бөтен кешелек өчен какшамас кыйммәтләренә тагын да якынаялар.
Мин Казанда яшәүче һәр кешегә җәмгыятебез нык торган һәм Татарстан башкаласына даими рәвештә чәчәк атарга мөмкинлек биргән әлеге төп принципларны саклап калулары һәм киләчәк буыннарга тапшырулары өчен рәхмәтлемен.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм иминлек телим! Һәр көн шатлыклы һәм күңелле мизгелләр белән тулы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет телим!
Һаг Ханука самеах!» — диелә котлауда.