Казан мэриясенә ел башыннан бирле төрле элемтә каналлары аша 369 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Аларны шәһәр һәм республика халкы гына түгел, күрше төбәкләр һәм башка илләр вәкилләре дә калдырган. «Халык контроле» платформасына тугыз ай эчендә 38 мең хәбәр килгән. Аларның күбесе төзекләндерүгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, юл хәрәкәтенә һәм инфраструктурага кагылышлы булган. 2012 елдан сервис барлыгы 312 мең мөрәҗәгать кабул иткән, шуларның 90% ы диярлек хәл ителгән. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә билгеле булды.
Казан мэриясе эшенең нигезе – даими коммуникацияләр һәм халык белән диалог. Шәһәр мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр халкы сорау белән теләсә-кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала, ә оператив җавап бирү өчен элемтә каналлары даими рәвештә яхшыра.
«Бүген хакимият һәркемнең күз алдында, мөрәҗәгать итү өчен мөмкинлекләр – тәрәзәләр диик – күпфатирлы йортлардагыга караганда күбрәк. Бу безнең системалы эшебез, без, закон буенча 30 көн эчендә шәһәр халкын кызыксындырган сорауларга җавап әзерләп җибәрергә хокукыбыз булуга карамастан, аңлы рәвештә үсәбез. Социаль челтәрләр үз кануннары буенча яши, аларда аралашу монда һәм хәзер бара. Моның өчен ким дигәндә профессиональ әзерлек кирәк, бу һәрвакытта да җиңел түгел, вакытны ала, әмма моны эшләү мөһим», – диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчеләре өчен халык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап өстенлеккә ия. Карарлар кабул итүдә казанлылар зур ярдәм күрсәтә. «Без шәһәр территориясе буенча даими объектив мәгълүматка ия. Актив кешеләр һәм аларның күзләре ярдәмендә без шартлы рәвештә һәр ишегалдына, тыкрыкка, гаражга карый алабыз, бу үз вакытында карарлар кабул итү өчен кирәкле объектив мәгълүмат», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.
Мэриягә килгән барлык мөрәҗәгатьләр Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская контролендә. Халык еш кына торак-коммуналь хуҗалык һәм тышкы төзекләндерү комитетларына мөрәҗәгать итә. Бүлекчәләргә кергән сорауларның 80% тан артыгы хәл ителгән. Мэрия хезмәткәрләре уңайлы мохит оештыру мәсьәләләре буенча да мөрәҗәгатьләрне теркиләр – җавап итеп, Сәрия Сабурская һәм Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән тематик түгәрәк өстәлләр уздырыла, анда проблемаларны хәл итү мөмкинлеге турында фикер алышалар.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның, аларның туганнарының һәм якыннарының мөрәҗәгатьләрен без аерым контрольдә тотабыз»
«Ачык Казан» сервисы шәһәр халкы мөрәҗәгате өчен иң популяр мәйданчык булды, аны идарәче компанияләр җитәкли. Ел башыннан су, электр, канализация челтәрләренең төзексезлеге һәм ишегалларын җыештыру мәсьәләләре буенча 238 меңнән артык гариза җибәрелгән. Шул ук вакытта ишегаллары буенча мөрәҗәгатьләр динамикасы бер елда ике тапкырга арткан, бу кышкы сезонда аномаль кар яву белән бәйле.
«Калдыкларны чыгару, түбәләрне һәм су агып төшү системаларын карап тоту буенча гаризаларның күп тапкырлар артуы теркәлә. Гаризаларның 90% тан артыгын идарәче компанияләр башкара. Мөрәҗәгатьләр саны һәм аларны үтәүнең югары проценты буенча лидерлар – «Уңайлы йорт», «АЗИНО-СЕРВИС» ИК, «Гвардия» ТКХ», – дип статистика китерде шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев.
Ул хәбәр иткәнчә, инде өч ел дәвамында РФ Дәүләт хезмәтләре порталының федераль кире элемтә платформасы белән эш алып барыла. Ел башыннан платформага 5 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Иң актив кулланучылар булып Вахитов һәм Идел Буе районнары халкы танылды. Иң күп сораулар мәгариф темасына килде. 671 гариза (937 дән) электрон көндәлектәге мәгълүматларга керү һәм алардагы төгәлсезлек мәсьәләләренә кагылышлы. Икенче урында – юллар һәм ишегаллары торышы проблемалары буенча мөрәҗәгатьләр.
Болардан тыш, һәркем теләсә-нинди сорау яки тәкъдим белән Казан мэрының интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала. 2024 ел башыннан 10 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 меңгә күбрәк. «Платформа шәһәр халкының ышанычына ия, моны статистика гына түгел, катлаулы тормыш хәлендә булган казанлыларның адреслы мөрәҗәгатьләре дә исбатлый. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның, аларның туганнарының һәм якыннарының мөрәҗәгатьләрен без аерым контрольдә тотабыз», – диде Булат Алеев.
Мэриянең рәсми порталын карауларның гомуми суммасы якынча 6 миллионны тәшкил итте
Ел башыннан KZN.RU Казан мэриясе порталында 1,7 млн кеше булган. Сайт халык һәм ММЧ вәкилләре өчен мәгълүматның төп рәсми чыганагы булып тора. Карауларның гомуми суммасы 6 млн. тирәсен тәшкил итте. «Без казанлыларның шәһәр чаралары анонсларын зур кызыксыну белән күзәтүен билгеләдек, шуңа күрә төп биттә «Вакыйгалар» дигән махсус өстәмә бит булдырылды. Суны сүндерү, муниципаль хезмәтләр күрсәтү турындагы мәгълүмат актуаль һәм кирәкле булып кала бирә. Моннан тыш, халык порталның штрафларны карау өчен уңайлы булуын бәяләде», –диде Булат Алеев.
ММЧ һәм социаль челтәрләр мониторингы хезмәте ел башыннан 155 меңгә якын материалны: массакүләм мәгълүмат чараларында 96 мең мәкалә һәм социаль челтәрләрдә 58 меңгә якын хәбәр эшкәртте һәм анализлады. Мәгълүматның якынча 40% ы федераль массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган, ә ТР башкаласы яңалыкларда 37 мең тапкыр телгә алынган.
«Агымдагы елда иң күп яктыртылган вакыйгалар Казанда булачак БРИКС саммиты, БРИКС+ илләренең шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясен төзү, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, «Киләчәк уеннары», мәктәп ашханәләрен ремонтлау белән бәйле. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның мегаполислар һәм эре шәһәрләр белән муниципаль идарә рейтингында лидерлыгы, шулай ук туристлар агымы үсеше турында да фикер алышынды», – дип ассызыклады спикер.
Әлеге хезмәт эше шәһәр хуҗалыгындагы проблемалы урыннарны оператив рәвештә ачыкларга, җәмәгатьчелекнең килеп туган мәсьәләләргә һәм аларны хәл итүгә мөнәсәбәтен күзәтеп торырга, ә аннары системалы шәһәр проектларын эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирә.
«Сез лаеклы саннар әйттегез. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты бу мәсьәләдә бик җитди эшли. Әмма без яхшырак эшли алабыз һәм тиеш тә, шуңа күрә, әйдәгез, үзебезгә шундый бурычлар куябыз. Бу, һичшиксез, шәһәр халкы белән үзара бәйләнешләр эшен сизелерлек яхшыртачак», – дип ышандырды Казан мэры.