Агымдагы ел ахырына ТР башкаласында сигез зират мәгълүматларын цифрлаштыралар. Тиешле эшләр Сухорецкое, Архангельское, Царицынское һәм Победиловское зиратларында башлана. Бу хакта Казан шәһәре думасының Ратушадагы XXX сессиясендә ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин хәбәр итте.
Бүгенге көндә ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе карамагында гомуми мәйданы 412,8 га булган 36 зират бар, шул исәптән 10 – 40 га мәйданлы 12 төп зират, шуларның икесе «Курган» җирләү комплексы составында.
Ел саен Казанда төрле сәбәпләр аркасында 13 меңгә якын кеше үлә, шуларның 70%ы яки 9,5 мең тирәсе шәһәр зиратларында җирләнә. Үлем дәрәҗәсе бүгенгә ковидка кадәр чор күрсәткечләренә кадәр кимеде.
«Курган» күмү комплексы 2020 елда ачылган. «Яңа зиратларны файдалануга кертү 147 мең үлгән кеше өчен җирләү урыннарын оештырырга һәм шәһәрнең якындагы 30 елга җирләү тармагының төп проблемалы мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирде. Җирләү комплексында гомуми мәгълүмати базага интеграцияләнгән җирләү урыннарын электрон исәпкә алу системасы кертелгән, анда алга таба барлык шәһәр каберлекләре булачак. Бүгенгә 5602 кеше җирләнгән», – диде спикер.
Ул шулай ук иң иске зиратларны – Арча һәм Яңа Татар зиратларын күмү урыннарын инвентаризацияләү һәм цифрлаштыру буенча киң күләмле эш башкарылуын да өстәде.
«Шулай итеп, Татарстан Дәүләт Советы таләбе буенча ТатЦИКның элеккеге рәисе Харис Ибраһим улы Маратхуҗинның кабере табылды, аның турында мәгълүмат 90 нчы еллардан бирле юк иде», – дип уртаклашты Марат Ишкин.
Акрынлап цифрлаштыру барлык муниципаль зиратларны колачлаячак. Мәсәлән, Сухорецкое, Архангельское, Царицынское һәм Победиловское зиратларының мәгълүматларын цифрлаштыру старт ала.
Соңгы дүрт елда бюджет ассигнованиеләре хисабына шактый эш башкарылды. Аерым алганда, бу Мирный һәм Яңа Татар зиратлары янындагы юлларны ремонтлау һәм парковка урыннарын булдыру, Дәрвишләр, Юдино һәм Залесный зиратларына керү юлларын яңарту. Арча зиратында 2364 кв.м озынлыктагы аллеялар төзекләндерелде. Залесный, Вознесенье һ.б. зиратларда коймалар куелган. Чүп җыю өчен 220 евроконтейнер һәм 8 кубометр күләмендәге 31 бункер сатып алынган.
Эшләрнең бер өлеше спонсорлык ярдәме һәм бюджеттан тыш чаралар хисабына башкарылган. Дәрвишләр зиратының 210 метр озынлыгындагы эчке юл өслеге һәм 900 кв.м мәйданлы машина кую урыны алыштырылды. Яңа Татар зиратының 122 метр озынлыктагы кирпеч коймасы торгызылды. Мөселман зиратында 1,5 км озынлыктагы аллеяларга асфальт түшәгәннәр, күрсәткечләр куйганнар һәм керү төркемен ремонтлаганнар.
Мирный һәм Яңа Татар зиратларында өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштырылган. 4,5 мең кв метр мәйданлы Яңа Татар зираты аллеяләрен асфальтлау эшләре алып барыла.
Ел саен Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Арча, Архангельское, Яңа Татар, Окольное һәм Красная Горка кебек зиратларда хәрби күмүләр тәртипкә китерелә.
Арча зиратында Бөек Ватан сугышы елларында Казан госпитальләрендә һәлак булган сугышчыларны күмү урыннарында 275 тумбны алыштырганнар. «Кызганычка каршы, чикләнгән финанслау сәбәпле барлык каберлектәге корылмалар да алмаштырылмаган, 418 дән 143 дә тумба үзгәрмәгән. Архангельское һәм Окольное зиратларындагы тумбаларны да алыштыру таләп ителә», – дип билгеләп үтте Марат Ишкин.
Гомумән алганда, күмү урыннарын карап тору чүп-чарны җыю һәм алып китү, авария хәлендәге агачларны кисү, үзәк аллеялар буйлап үлән чабу, кышкы чорда кар чистарту һәм башка эшләрне үз эченә ала. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан ел саен 26,5 млн сум акча бүлеп бирелә.