Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXX сессиясе ачылды. Утырыш башланыр алдыннан шәһәр мэры Илсур Метшин ТР башкаласын үстерүгә зур өлеш керткән халыкка республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен ТР рәисе Указы белән «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме «Стрела» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Евгений Леонтьевка бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты финанс директоры Гөлнара Каюмовага бирелде.
Нәтиҗәле хезмәте һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен «Казан хакына хезмәт һәм шәфкатьлелек өчен» аерымлык билгесе белән Татарстан Республикасы Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе рәисе Максим Беляев бүләкләнде.
«Казанның намуслы хезмәте өчен» аерымлык билгесе белән Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агапова, «Грань» ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, Казан башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов, С.Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае директоры Валентина Иванова, «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов бүләкләнде.
Республиканың баш табибы Рафаэль Шәвәлиевка, «Метеор Лифт» ҖЧҖ лифтчысы Наталья Медведевага, Казан Ратушасында чаралар үткәрү бүлеге башлыгы Динә Латфуллинага, «Евростройхолдинг+ » ҖЧҖ директоры урынбасары Тимур Алишевка Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
Казан мэрының рәхмәт хатына Совет районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Маргарита Ляпахина, «Тасиго» отельләренең туризм буенча директоры Севда Мусайева, «Гелла» ҖЧҖ инженер-программисты Наил Абдрахманов, Казан Ратушасында чаралар үткәрү бүлегенең баш белгече Риналь Әбраров, «Напольные покрытия Романо» ҖЧҖ технолог-прорабы Алексей Авдеев, «Партнер Строй» ҖЧҖ эшләр җитештерүчесе Агван Агабанян, «СК Ивент» ҖЧҖ инженеры Артур Адин, «ЭС-КОМ» ҖЧҖ директоры Олег Балашов, «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ эшләр җитештерүчесе Александр Банницин, «РВ-Сервис» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Альберт Вәлиев, «Остекление Казань» ҖЧҖ монтажчысы Рафаэль Кәримов, «Гидрострой» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Лозицкий, «Гелла» ҖЧҖ инженер-монтажчысы Артем Медведев, «ПСК Гранит» ҖЧҖ баш инженеры Илмира Мисбахова, «Мистер Клин» химчисткалар һәм кер юу челтәрләре җитәкчесе Алена Мясникова, «СК Ивент» ҖЧҖ проектлары җитәкчесе Марат Сәгыйров, «Ваттсла» ҖЧҖ электр монтаж участогы бригадиры Руслан Сәфәров, «Остекление Казань» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Шелдяков ия булдылар.