Бүген Ирек мәйданыннан Лысычанскка һәм Рубежноега быел өченче тапкыр гуманитар йөк җибәрделәр. Татарстанлылар өчен 65 тонна азык-төлек, медикаментлар, төзелеш материаллары, комплектлау материаллары һәм махсус кием белән өч фура әзерләгәннәр. «Игелекле Казан» фонды ярдәме белән ТР башкаласында яшәүчеләр һәм предприятиеләр тарафыннан җыелган йөкне җибәрүне шәһәр мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.
«Махсус операция башланганнан бирле бу 15 нче гуманитар колонна, без бөтен дәвердә Лысычанск һәм Рубежное халкына 1,5 мең тоннага якын йөк җибәрдек. Элек бу беренче чиратта мөһим булган кирәк-яраклар иде, ә хәзер шәһәрләрдә төзелеш бара, тормыш җайга салына, халык өйләренә кайта башлады. Баштарак медикаментлар, пыяла, полиэтилен гына җыйдык, ә хәзер шәһәрләрне торгызу өчен кирәкле махсус төзелеш материаллары җибәрәбез. Продуктлар һәм дарулар элеккечә йөк составына керә, әмма мөрәҗәгатьләрнең юнәлеше үзгәрә», — диде шәһәр башлыгы.
Мэр белән сөйләшүдә фура йөртүчеләр Лысычанск белән Рубежное, чыннан да, соңгы вакытта Казан һәм Татарстан ярдәме белән үзгәргәннәрен билгеләп үттеләр. Аларның сүзләренә караганда, халык үз йортларын торгызып кына калмый, шәһәр объектларын да төзергә, урамнарда тәртип урнаштырырга булыша. Илсур Метшин ерак араларда йөрүче фура йөртүселәренә хәерле юллар теләде.
Хәзер Лысычанск һәм Рубежное халкы бигрәк тә шәһәр хуҗалыгы объектларының, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең, җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең өзлексез эшләвен яраклату өчен төзелеш материалларына һәм комплектлаучы җиһазларга мохтаҗ. Инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау өчен корыч һәм полипропилен торбалар, төзелеш катнашмалары, радиаторлар, электродлар җибәрелгән, ә шәһәр объектларын торгызу өчен — түбә материаллары (шифер) һәм табаклы материаллар (цинклаучы табак).
Луганск халык республикасына озак вакыт эчендә саклана торган азык-төлекне (ит консервалары, баллы ризыклар, ярмаларны), көнкүреш химиясен һәм махсус кием-салымнарны алып киләчәкләр. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ветераннар советы 126 кг авырлыктагы (антибиотиклар, авыртуны баса торган, температураны төшерүче даруларны) медикаментлар партиясен җыйды.
Гуманитар колоннаны формалаштыруда гадәттәгечә Казан халкы һәм предприятиеләре катнашты. «Аквапарк Сувар», «Отель Ривьера», «Фреза», «Просвет-К» кебек компанияләр даими нигездә Лысычанск һәм Рубежное халкына ярдәм күрсәтә, азык-төлек продуктларын һәм беренче кирәкле товарларны җибәрә.
«Казан-Көнчыгыш-Сервис» күп санлы махсус кием, жилет һәм көнкүреш химиясе комплектларын сатып алды. Төзелеш материалларын «РБ-Строй», «Анима», «Викара» һәм «Гефест» бирде. «КМҖБ» Лысычанскта 2 нче музыка мәктәбенә ярдәм итүен дәвам итә. Мәгариф учреждениесе өчен мониторлар, күп функцияле җайланмалар, системалы блоклар, офис кәгазе сатып алынган.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Игелекле Казан» һәм шәһәр башкарма комитеты Луганск халык республикасына 78 фурада 1483 тонна йөк әзерләгәннәр һәм җибәргәннәр. Моннан алдагысы май аенда булды — Татарстан сугышчылары өчен махсус ярдәм җыйдылар. Хәрбиләр автоматлар өчен оптик прицел һәм кронштейннар, өстәмә аккумуляторлар белән рацияләр, тактик аптечкалар һәм йокы капчыклары алды.
Исегезгә төшерәбез, Казанда гуманитар ярдәм җыю өчен 11 пункт эшли, ә йөк комплектлауның бердәм ноктасы — Горький шоссесындагы склад. Бу бинаны шәһәр эшмәкәрләренең берсе бушлай биргән.