Казанда торак йортларны капиталь ремонтлау республика программасының быелга өчтән бер өлеше үтәлгән. Эш 180 объектта планлаштырылган, алар арасында Совет районы 8 Март урамындагы 2 нче йорт та бар. Биредә йортны салганнан бирле беренче тапкыр капиталь ремонт ясала. Шул ук вакытта аның белән янәшә юлда да ремонт эшләре бара. Себер тракты буйлап узган юлның 1,2 чакрым өлешен милли «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» проекты буенча яңарталар. Быел ТР башкаласында барлыгы 40 объектны капиталь төзекләндерәчәкләр. Бүген шәһәр мэры эш барышын тикшерде һәм җирле халык белән аралашты.
«Без быел 180 йортны капиталь төзекләндерәчәкбез, яхшы якка үзгәрешләрне 40 мең казанлы тоячак. 8 Март урамы белән янәшә Себер трактындагы юлда да шул ук вакытта эш бара. Бу – район өчен генә түгел, Казан өчен дә мөһим булган төп магистральнең 1200 метры», – диде Илсур Метшин.
Быел Тр Башкаласында 40 юл өлеше капиталь ремонтланачак, шул ук вакытта Вознесение тракты һәм Горький шоссесының дублер юлы төзелү дәвам итә.
« БРИКС уеннары һәм саммитына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча зур эшләр барса да, без шәһәр хуҗалыгы , торак фонды, ишегалларына кагылган программаларны параллель рәвештә гамәлгә ашырабыз. Казанлыларның тормышы икенче планга күчми », – дип ассызыклады мэр.
Йортны комплекслы капиталь ремонтлау – яңа канализация, түбә һәм фасад.
8 Март урамындагы 1962 нче елда салынган 2 нче йортта беренче тапкыр капиталь ремонт уздырыла. Моңа кадәр объектта агымдагы зур булмаган эшләр генә башкарылды: энергияне саклаучы яктырткычлар куелды, йортларда электр җиһазлары яңартылды һ.б.
ТКХ комитеты рәисе сөйләвенчә, йортта яшәүче якынча 200 кешенең нәрсәгә өстенлек бирүен ачыклар өчен, капиталь ремонт башланыр алдыннан алар белән җыелыш үткәргәннәр. Бригада май башында эшкә кереште. Объектны комплекслы – канализация, түбә, фасад һ.б. яңарту бурычы куелды. Шулай итеп, салкын су, электр белән тәэмин итү һәм суны чистарту челтәрләрендә эшләр бетте дияргә дә була. Барлык йортның әзерлеге 57% ны тәшкил итә. Капремонтның подрядчысы – «ПАК Групп» ҖЧҖ. Объектка 14 эшче һәм өч техника берәмлеге җәлеп ителде.
«Капиталь ремонт өчен йортта яшәүчеләрнең барысы исеменнән дә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу хәзер әйтергә кирәк булганга гына әйтелгән сүзләр түгел. Биредә яшәүчеләр моны күптән көтте. Безгә күрше йортларда яшәүчеләр килә, подрядчы оешманың ничек эшләве белән кызыксыналар һәм башка сораулар бирәләр. Капремонтның аларга да «килүен» көтәләр» , –диде мэр белән сөйләшүдә күпфатирлы йорт рәисе Андрей Балабин.
«Йөреп карап чыкканда, мин бу кварталларны яхшы хәтерлим. 2006 – 2007 нче елларда капремонт программасы кертелә башлады, ул вакытта Казанда 20%, димәк, һәр бишенче түбә ага иде. Кайсы гына ишегалдына килсәк тә, анда яшәүчеләр безне тар-мар китерергә әзер иделәр – түбә ага, подъезддан да су үтә. Хәзер йортларның күбесе яхшы хәлдә, моны күрү сөенечле. Бу бик зур эш, шәһәр халкының үзенең дә катнашуы бик яхшы», – дип җавап бирде Илсур Метшин.
Күпфатирлы йорт рәисе «Сервис-Гарант» идарәче компания эшенә игътибар итте. Аның сүзләренчә, оешма хезмәткәрләре биредә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатенә эшнең катлаулылыгы һәм һава торышына карамый тиз җавап кайтаралар. Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов та вакыйгалар үзәгендә кайный. «Барлык яшәүчеләрнең дә диалогы мөһим. Һәрвакытта да кешене җыю мөмкинлеге юк, ләкин сезнең, йортка кагылышлы төп сораулар буенча фикер алышырга дип, киңәшмәләр уздыруыгыз бик яхшы. Без шундый актив яшәүчеләргә таянабыз да», – диде мэр. ТР башкаласы башлыгы: «Шәһәр халкы идарәче компаниянең эшен контрольдә тотуны онытырга тиеш түгел», – дип өстәде.
Администрация башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләвенчә, узган ел ахырында идарәче компанияләр белән берлектә өй белән янәшә булган «Заря» скверы төзекләндерелгән иде. Территориядә ял зонасы, футбол кыры һәм уен мәйданчыклары урын алды. Скверны эскәмияләр, таганнар һәм чүп савытлары белән җиһазладылар, яктырту челтәрләре уздырдылар, брусчатка җәйделәр, 200 гә якын агач (юкә, миләш һ.б.) утырттылар. Быел эт йөртү мәйданчыгы ачарга планлаштырыла.
Өй янындагы территорияне шулай ук узган ел яңарттык. «Безнең ишегалды » республика программасы буенча яңа юллар түшәдек, яктырткычлар алыштырдык, балалар һәм спорт мәйданчыкларын тәртипкә китердек, парковка зонасын җәелдердек.
«Хәзер һәрвакыт шулай булган кебек тоела. Ләкин иске фотосурәтләрдә тоташ ауган агачлар күренә, аны хәтта урман дип тә атап булмый иде. Төзекләндерү өчен күпме көч куелганы сизелә», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Себер трактының капиталь ремонтын август ахырына тәмамлаячаклар
«Милли «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» проекты буенча, Себер тракты буйлап узган юлның 1,2 чакрым – Космонавтлар урамыннан Академик Арбузов урамына кадәр булган өлешен яңарталар. Бүгенге көнгә эш инде 80% ка үтәлгән, якынча аны август ахырына төгәлләячәкләр. Капремонт төнлә генә эшләнә, бу автомобильләр хәрәкәтенә чикләүләр кертмәскә һәм җәмәгать транспортының эшен бозмаска мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Юл өлешенең 33,4 мең кв.м. мәйданында эш бара. Проект буенча Себер тракты белән Попов урамы һәм 8 Март урамнары тыкрыгында ике полосалы юлны өч полосалы итеп киңәйтү каралган. Бүгенге көнгә асфальт-бетонның сафтан чыккан түшәмәсен фрезерлап, яңаны җәйделәр, юл һәм тротуар бортындагы ташларны алыштырдылар. Хәзер бригадалар тротуар түшиләр һәм велосипед юлына билгеләр төшерәләр. Ремонтка 15 техника берәмлеге һәм 38 кеше җәлеп ителде.
«Автодорстрой» подрядчы оешма директоры урынбасары Руслан Хәкимов хәбәр итүенчә, төп эшләрдән тротуар һәм өске катламны җәю калган. Ремонтлаган юл өлешендә өч тукталыш павильонын яңарту, 74 юл билгесе урнаштыру һәм тамгалар төшерү каралган.
Казанда миили проект буенча быел 9 юл өлешен ремонтлау, ике күперне реконструкцияләү, Вознесение трактын төзү планлаштырылган. Бүгенге көнгә программа 53% ка үтәлгән. Шәһәрдә барлыгы 40 юл өлешен яңартачаклар. Ишегаллары мәйданын кертеп исәпләгәндә, аларның гомуми мәйданы 1 миллион кв.м. дан күбрәкне тәшкил итә. Бу максатларга ирешер өчен 16, 33 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Башкарылган эшләр аркасында шәһәр федераль стандартны үти алачак: юлларның 85% ы норматив халәткә китереләчәк.