Бүген Казан мэры Илсур Метшин БРИКС саммитына әзерлек кысаларында шәһәр объектларын төзекләндерү буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Шундый объектларның берсе Котельников исемендәге сквер булды, анда төзелеш эшләре тәмамланып килә. Җәмәгать киңлегендә мәрмәр валчыгы кушылган җәяүлеләр юллары салынган, чуен койма алыштырылган, агачлар күләгәсендә ял итү өчен җиһазлар урнаштырылган, яктырту көчәйтелгән, автомат рәвештә су сибү һәм видеокүзәтү системалары монтажланган. Скверда, булган яшеллекне саклап калудан тыш, 1,5 мең күпьеллык үсемлек һәм бер мең куак утыртылган.
Радиофизика өлкәсендә совет һәм Россия галиме Владимир Котельников исемендәге сквер шәһәр үзәгендә, Карл Маркс һәм Максим Горький урамнары арасында урнашкан. Аңардан Казан Кремленә һәм Бауман урамына җәяү барып җитәргә мөмкин. Ул якын-тирәдәге уку йортларында белем алучы студентларның яраткан ял итү урыны булып тора.
«Без ел саен парклар һәм скверлар төзекләндерәбез. Әмма шәһәрдә узачак БРИКС халыкара саммиты мондый яшел зоналар исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча моңарчы беркайчан да булмаган күләмдә эшләр гамәлгә ашырылачак. Алар Казанның төрле өлешләрендә 16 урында алып барыла инде. Зур объектлардан тыш, төзекләндерү планына скверлар да кергән. Шуларның берсе – Котельников исемендәге тарихи сквер. Ул кечкенә, әмма янәшәдәге югары уку йортлары студентлары бирегә яратып йөри. Котельников скверы бу елда төзекләндерелгән беренче объект булачак – эшләр 1 нче июньгә тәмамланачак», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Мәйданы 6,6 мең кв.м булган яшел зонаны март аенда төзекләндерә башладылар. Беренче эш итеп эшчеләр территорияне чистартканнар: тузган асфальт һәм бетон өслекләрне алганнар, иске эскәмияләрне һәм урналарны, коймаларны һәм яктырту баганаларын сүткәннәр, авария хәлендәге агачларны кискәннәр, кайберләрен артык ботаклардан арындырганнар. Соңрак төзүчеләр территорияне планлаштырганнар, инженерлык челтәрләре сузганнар һәм юллар өчен бетон нигезләр әзерләгәннәр.
Җәяүлеләр юллары өслегенең гомуми мәйданы, элек алыштырылган 254 кв.м һәм яңа 480 кв.м асфальтны кертеп, 1,4 мең кв. метрны тәшкил итәчәк. 694 кв.м мәйданда өч төрле тротуар плиткасы салынган – ул өске катламында табигый мәрмәр валчыклар кушып эшләнгән, шул сәбәпле кытыршы өслеккә һәм югары физик-механик үзлекләргә ия.
Сквер җәйге эссе көннәрдә күләгә бирүче оазис ролен үти. Моның өчен җәмәгать киңлегендә 5,5 мең кв.м мәйданда яшелләндерү эшләре башкарылган. 1,5 мең күпьеллык үсемлекләр (лилияләр, пионнар, ирислар, күкебашлар һ.б.) белән чәчәк түтәлләре барлыкка килгән. Моннан тыш, эшчеләр бер мең куак: гади һәм ак сирень, ясмин, тубылгы, миләш утыртканнар. Тубылгылар бюст тирәсендәге территорияне бизәячәк, ә юл кырыйлары буйлап балан яфраклы кабарчык орлык һәм кызылча үсәчәк. Чәчәк түтәлләре 287 кв.м мәйданны били. Агач-куакларны, чәчәкләрне карап, тәрбияләп тору өчен автомат рәвештә су сибү системасы монтажланган.
Сквер үзәгендә Владимир Котельниковның бронза бюсты урнашкан. Монумент ике прожектор белән яктыртылачак, ә галимнең казанышлары турындагы белешмәләр ике мәгълүмати-навигацион стендта тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, скверны яктырту буенча да эшләр башкарылган.
Горький урамы буйлап 155 метр озынлыкта коймалар яңартылган. Җәмәгать киңлегендә куркынычсызлыкны видеокүзәтү системасы ярдәмендә тәэмин итәчәкләр.
Владимир Александрович Котельников – совет яшерен радио һәм телефон элемтәсенә нигез салучыларның берсе, СССР һәм Россия Фәннәр академиясе академигы һәм вице-президенты. Ул Казанда туган, ә аның бабасы Казан университеты профессоры булган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда парклар һәм скверлар биләгән мәйдан ун ел эчендә өч тапкырга арткан. 2012 елда шәһәрдә 174 га яшел территория исәпләнсә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча – 554 гектардан артык. Парклар, бульварлар һәм скверлар саны 119 дан 163 кә җиткән.
Юлия Летникова, Диләрә Гафурова