30 нчы августка Горький исемендәге паркның керү төркемен һәм Мәңгелек ут янындагы территориясен төзекләндерү буенча ике елга сузылган эшләрне тәмамларга планлаштыралар. Бүген Казан мэры Илсур Метшин БРИКС чараларына әзерлек кысаларында объектта күчмә киңәшмә үткәрде. Монумент янында тиздән гранит өслек яңартылачак, чәчәк түтәлләре ясалачак һәм мең данә роза утыртылачак.
«Быел БРИКС саммитына әзерлек кысаларында эшләр 16 яшел территориядә алып барыла, аларның берсе – Горький паркының керү төркеме. Биредә беренче тапкыр масштаблы төзекләндерү Казанның 1000 еллыгына, икенчесе 2013 елгы Универсиада алдыннан үткәрелде. Шәһәр үсә, әлеге паркка да ихтыяҗ арта, шуңа күрә керү төркемен төзекләндерергә һәм җир асты җәяүлеләр кичүен яңартырга булдык. Моннан тыш, безнең алда мемориаль композициянең тарихи йөзен торгызу бурычы тора. Бүгенге көндә эшләрнең өчтән бер өлеше башкарылган инде. Август ахырына алар тәмамланачак», – диде Илсур Метшин.
Мемориаль комплекс монументына килү юлларында һәм баскычларда гранит өслек түшәү эшләре киләсе атнада башланачак. Хәзерге вакытта гранитны беркетү өчен яшерен ярдәмче системаларны урнаштыру буенча әзерлек алып барыла. Монументта яңа гранитның өч төре кулланылачак – «соры кыя», «блэк гэлекси» һәм «роял вайт». Проект архитекторлары әлеге төсләрне тарихи фотосурәтләр нигезендә сайлаган. Әлеге гранит нык һәм ашалмый, югары һәм түбән температурага чыдам, өстәвенә, искиткеч матур.
Стела ремонтланмаячак. Аның яхшы хәлдә булуы конструкциянең торышын тикшерү вакытында расланган. Монументтагы язуларны, Мәңгелек ут янындагы йолдызны һәм яктырткычларны алыштырырга планлаштыралар, бүгенге көндә әзерлек эшләре алып барыла.
Гомумән, шәһәр алдында 1967 елгы мемориаль композициянең (аңа сугышчы скульптурасы, 30 метрлы стела һәм Мәңгелек ут касәсе керә) тарихи йөзен фотоархив нигезендә һәм проектны яхшы белгән архитекторлар консультацияләре ярдәмендә максималь рәвештә торгызу бурычы тора. Тулаем алганда, монументны реконструкцияләү буенча эшләр 36% ка башкарылган.
Парк янындагы мәйданда мең төп роза белән чәчәк түтәле барлыкка киләчәк. Ул визуаль рәвештә мәйданны монумент белән тоташтырачак. Мәйдан астында паркинг урнашу сәбәпле, биредә агачларны җиргә утырту мөмкинлеге юк, паркингның терәк конструкцияләре агачларга җитәрлек туфрак катламын урнаштыру өчен билгеләнмәгән. Шуны истә тотып, узган көздә төзекләндерүнең беренче чираты кысаларында махсус савытларга сирень утыртылган.
Элек монумент артында функциональ юл булган, хәзер аның өчтән ике өлеше ябык, «Хезмәт резервлары» стадионы капкасына керү юлы гына калган. Моннан тыш, спорт комплексының Ершов урамы ягындагы коймасы яңартылачак, ә спорт мәйданчыгында ул тулысынча алыштырылачак.
«Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексының каршы ягында урнашкан тукталыш павильонын төзекләндерү буенча эшләр якынча 50% ка башкарылган. Ул парк ягындагы тукталыштан бераз кечерәк булачак, әмма тышкы күренешен саклап калачак. Хәзерге вакытта инженерлык челтәрләрен үзгәртеп төзү буенча эшләр алып барыла.
Арча зираты белән монумент арасындагы борылыш элмәге велосипед юллары булган яшел зонага әвереләчәк. Бер мең квадрат метрдан артык мәйданда яшелләндерү һәм тротуарның яңа өслеген түшәү буенча эшләр төгәлләнеп килә. Биредә шулай ук автомат су сибү системасы урнаштырылачак, ә видеокүзәтү системасын инде монтажлый башлаганнар.
Велосипед юлына асфальт-бетон өслек түшәлгән. Эшчеләр аңа юл билгеләре төшергән һәм 17 яктырту баганасы утырткан. Борылыш элмәге участогында шулай ук 21 кече архитектура формасы урнаштырылачак.
Эшчеләр җир асты кичүен реконструкцияләүне тәмамлыйлар, эшләр 72% ка үтәлгән. Биредә сәүдә павильоннары тулысынча сүтелгән, стеналарны гидроизоляцияләү башкарылган. Иске инженерлык челтәрләре күчереп салынган, шулай ук гранит өслекне җәю эшләре төгәлләнеп килә. Җир асты кичүендә видеокүзәтү урнаштырылачак, тышкы яктырту 32 яктырткыч хисабына көчәйтеләчәк. Киләсе этапта стеналарны буяу планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркының керү төркеме «Советлар власте өчен көрәшүчеләргә монумент» мемориаль комплексын, ике «Горький паркы» тукталышын, Н.Ершов һәм Вишневский урамнары киселешендәге җир асты кичүен һәм борылыш элмәген үз эченә ала. Узган ел масштаблы реконструкция кысаларында монумент каршында төзекләндерелгән парад зонасы барлыкка килде, җәмәгать транспорты тукталышы һәм җир асты җәяүлеләр кичүенә төшү зонасы үзгәртелде. Агымдагы елда шәһәрне БРИКС илләре саммитына әзерләү кысаларында монумент үзе, җир асты җәяүлеләр кичүе һәм «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексының каршы ягында урнашкан тукталыш павильоны яңартыла. Төзекләндерү территориясе мәйданы 1,7 гектарны тәшкил итә.
Диләрә Гафурова