Казанда 25 нче майда капиталь ремонттан соң «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере ачыла. Ун, шул исәптән дүрт җылытыла торган корпус төзү нәтиҗәсендә ул ел әйләнәсе эшләячәк һәм җәй буена 170 баланы күбрәк кабул итә алачак. Һәр корпус сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган. Территориядә яңа спорт мәйданчыклары, футбол кыры, ашханә һәм клуб биналары төзелгән. Казан мэры Илсур Метшин лагерьны ачуга әзерлек барышын тикшерде.
Киләсе атнада «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере өч еллык капиталь ремонттан соң беренче сменаны кабул итәчәк. Җәй дәвамында биредә 1120 бала һәм яшүсмер ял итә алачак, ә элек бу күрсәткеч 950 тирәсе булган. Урыннар саны артудан тыш, ял итү шартлары да нык үзгәргән.
«Аккош күле» урман паркындагы «Яшь гвардия» лагере 1932 елда төзелгән, соңгы тапкыр аңа реконструкция 1961 елда үткәрелгән. Элеккеге корпуслар канализация һәм суүткәргеч белән җиһазландырылмаганлыктан, лагерьда бәдрәф – аерым корылмада, ә юынгычлар урамда урнашкан булган. Корпуслар җылытылмаган.
2021 елда лагерь республика капиталь ремонт программасына керә. Проектның заказчысы – «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, подрядчы оешма – «РемонтСтройСервис» ҖЧҖ.
9,37 га мәйданда төзелеш эшләре алып барылганда, барлык иске биналар да сүтелгән диярлек. Алар урынына 10 йокы һәм 2 административ корпус барлыкка килгән. Барысында да суүткәргеч һәм канализация үткәрелгән. 30 кеше сыйдырышлы корпусларда кер юу, юыну, киптерү һәм үтүкләү бүлмәләре җиһазландырылган. Йокы бүлмәләрендә – караватлар, тумбочкалар һәм шкафлар, ә холларда диваннар, өстәлләр һәм телевизорлар урнаштырылган. Шулай ук клуб, 280 урынга исәпләнгән ашханә, медицина ярдәме күрсәтү пункты, беседкалар, контроль-үткәрү пункты төзелгән. Дүрт йокы корпусы һәм ашханә бинасы җылытыла, бу лагерьдан ел әйләнәсе файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
«Бүгенге көнгә без дүрт балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләдек, нәтиҗәдә аларның сыйдырышлылыгы 50-75% ка артты, ә иң мөһиме – ял итү шартлары төптән үзгәрде. Хәзер «Яшь гвардия» дә, көлдән яралган феникс кебек, яңадан туды. Асылда, без лагерьны ремонтлап кына калмадык, аны яңадан җыйдык», – диде Илсур Метшин.
«Яшь гвардия» – спорт юнәлешендә эшли торган ике лагерьның берсе (икенчесе – «Тасма» балалар сәламәтләндерү лагере). Аның яңартылган территориясендә хәзер ике мини-футбол, 200 урынга исәпләнгән трибуналар белән 90х60 метр зурлыктагы бер зур футбол кыры, бер баскетбол һәм ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы, сикерү чокыры, йөгерү юллары бар. Алар янәшәсендә бәдрәф блоклары, киенү-чишенү бүлмәләре һәм мунча комплексы урнашкан. Спорт зонасы турниклар, борыслар һәм баскычлар белән җиһазландырылган. «Татарстанда безнең спорт лагерена тиңнәр юк», – дип ассызыклады учреждение кураторы Руслан Миңнебутдинов.
Лагерь сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган: һәр корпуста, күтәргеч җайланмалардан һәм пандуслардан кала, махсус җиһазландырылган бүлмәләр дә бар.
Лагерь территориясендәге медицина ярдәме күрсәтү пункты тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Корпуста пациентлар өчен ике палата, процедура бүлмәсе, табиб һәм шәфкать туташы өчен кабинетлар каралган. Хәзер биредә эшләр тәмамлану алдында – җиһазлар монтажлана.
Лагерь хезмәткәрләре һәм тренерлар өчен ике корпус әзерләнгән, алар да кыш көне җылытылачак.
Бүрәнәләрдән төзелгән иске торак корпусларның берсендә Илсур Метшин музей ачарга тәкъдим иткән иде – лагерьның якынча бер гасырлык тарихында анда дистәләгән мең казанлы ял иткән. Пионерлар көнкүрешен яктыртучы музейда берничә зона булачак: балалар бүлмәсе, ашханә, китапханә залы һәм гитаралар, велосипедлар белән холл. Эскизларны Казанны үстерү институты эшли, ә хәзергә музей өчен артефактлар – совет чоры савыт-сабасы, мебель, спорт инвентаре җыю оештырылган.
Элегрәк Илсур Метшин, җәй айларында мөмкин кадәр күбрәк бала ял итә алсын өчен, сменалар санын арттырырга йөкләмә бирде, шуңа күрә бу сезонда «Яшь гвардия» лагеренда традицион дүрт смена урынына биш смена ачылачак. Һәр смена гадәттәгечә 18 көн дәвам итәчәк. Лагерьда бер сменага җылы сезонда – 280, салкын сезонда 112 кеше ял итә алачак. Тантаналы ачылыш 1 нче июньгә – Балаларны яклау көненә планлаштырылган.
ТР рәисе Рөстәм Миңнехановның комплекслы программасы ярдәмендә соңгы елларда дүрт муниципаль лагерь: «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный» капиталь ремонтланды. Быел «Нармонка» балалар сәламәтләндерү лагеренда төзекләндерү эшләре башланачак. Аның территориясендә 10 торак корпус, клуб, ашханә, футбол кыры, спорт мәйданчыклары, амфитеатр һәм башка объектлар урнаштыру күздә тотыла.
Узган ел Казанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 44 мең баланы һәм яшүсмерне колачлаган, шуларның 16 меңе шәһәр яны лагерьларында ял иткән. Барлыгы 146 мәктәп яны, 27 шәһәр яны һәм ике палатка лагере эшләгән.
Камилә Вилданова