Бүген ТР башкаласы Башкарма комитетында Казанның тарихи җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды. Очрашуны мэр Илсур Метшин үткәрде. Утырышта җиде проект карап тикшерелде, аларның кайберләре уңай бәяләмә алды, калганнары эшләп бетерүгә җибәрелде.
Концепцияләрне Казанның баш архитекторы урынбасары Нонна Мелкумова тәкъдим итте. Беренче булып Нариманов урамындагы 15А номерлы бинаны реконструкцияләү проекты буенча фикер алыштылар, анда күпфункцияле комплекс ачу планлаштырыла. Хәзер бу адрес буенча 1917 елда төзелгән бина урнашкан. Проект бинаның тарихи йөзен торгызуны күздә тота, әмма яңа күләм белән. Объект дүрт катлы, мансардалы булачак, 25 урынга исәпләнгән җир асты парковкасы төзү каралган. Бинада җәмәгать туклануы учреждениеләре һәм сәүдә нокталары белән кунакханә ачылачак. Нонна Мелкумова билгеләп үткәнчә, проект тиешле таләпләргә туры килә. Эшче төркем дә концепциягә уңай бәя бирде.
Алга таба утырышта катнашучылар Подлужная урамында кунакханә төзү проектын карады. Биредә төрле биеклектәге бина пәйда булачак: өч каты – Подлужная урамына, дүртесе «УРАМ» экстрим-паркына чыгачак. Шулай ук бинада 42 машинага исәпләнгән җир асты паркингы, ә беренче катта җәмәгать туклануы урыннары ачарга планлаштыралар. «Бу проект буенча булган яшеллекне саклап калу шарты куелган иде – искәрмә исәпкә алынган. Моннан тыш, барлык чикләүләр дә үтәлгән», – дип аңлатма бирде Нонна Мелкумова. Эшче төркем карары нигезендә әлеге проект өстәмә рәвештә карап тикшереләчәк.
Шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Шульгин урамында катлар саны төрле булган күпфатирлы йорт төзү концепциясен тәкъдим итте. Проектлана торган участок янында мәктәп, административ бина һәм дүрт-биш катлы торак йортлар урнашкан. «Планлаштыру белән бәйле карарлар инде булган объектларны исәпкә алып башкарылган, күләмнәр рельефка буйсынган. Участокның эчке өлешенә йортның алты һәм җиде катлы, ә Краснококшайск урамына ундүрт катлы өлеше чыга. 130 урынга исәпләнгән җир асты паркингы булдыру күз алдында тотыла. Беренче катлар җәмәгать функцияләре белән, торак өчен яраклаштырылмаган», – дип аңлатма бирде Нонна Мелкумова. Проект буенча тәкъдимнәр булды, шул исәптән агачлар утырту һәм катлар санын киметү кирәклеге турында фикерләр әйтелде, шуңа күрә концепция өстәмә рәвештә тикшереләчәк.
Рөстәм Яхин урамында офис бинасы барлыкка килергә мөмкин. Объект төзелеше элегрәк килештерелгән булган. Әмма проектлау процессында концепциягә, шул исәптән керү юлларын оештыру, җир асты паркингы төзү, бинаның тышкы архитектурасы белән бәйле үзгәрешләр кертелгән. Эшче төркем тәкъдим ителгән проектны уңай бәяләде.
Аннары Гладилов урамындагы Алафузов фабрикасы биналары комплексын реновацияләү концепциясе каралды. Исегезгә төшерәбез, Киров районының Бишбалта бистәсе территориясендә күпфункцияле социаль-мәдәни үзәк төзеләчәк. Биналарда торак бүлмәләр, кибетләр, музей, офислар, балалар үзәге, кунакханәләр һәм башка киңлекләр урнашачак. Эшче төркем проектта исәпкә алынган күләмнәрне раслады, әмма концепцияне камилләштерү зарурлыгы белән килеште.
ТР рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренә караганда, Алафузов фабрикасы территориясендә кечкенә генә парк барлыкка киләчәк, ә дары заводыннан күчерелгән Шухов башнялары аның төп үзенчәлеге булачак. «Бу дөньякүләм масштабтагы сенсация, Шухов конструкцияләрен беркем беркайчан күчермәгән», – диде ул. Илсур Метшин үз чиратында инициативаны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә кирәклеген билгеләп үтте: «Моны тормышка ашыру өчен барысын да эшләячәкбез».
Эшче төркем шулай ук Салих Сәйдәшев урамында шәхси торак йорт төзелеше проектын карап тикшерде. Буш участокта мәйданы 571 кв.м булган ике катлы бина төзү планлаштырыла. Эшче төркем проектны хуплады, аның лаеклы башкарылуын һәм Иске Татар бистәсе архитектурасына туры килүен билгеләп үтте.
Утырыш ахырында Нонна Мелкумова Архангельск урамындагы шәхси торак йортны реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. Корылма Зилант монастыре һәм Казансу елгасының тарихи үзәне янәшәсендә урнашкан. Проект белән икенче катны өстәп төзү, янкормаларның бер өлешен сүтү һәм яңаларын торгызу каралган. Проект хупланды.
Юлия Летникова