Бүген
Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең быел
ничек үсәчәге турында сөйләде.
Ул
экологик проектларга аерым тукталды. «Федераль үзәк һәм республика рәисе ярдәме
белән без глобаль проблемаларны хәл итә алабыз. Барлык канализация калдыгы
бүген эшкәртелә һәм ләм кырларына түгел, ә икенчел кулланышка китә. Биологик
чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм ләм кырларын рекультивацияләү бара –
ике проектны да гамәлгә ашыру бәясе 15,5 млрд сумнан артык, – дип ассызыклады
Казан мэры. – Узган ел икенче «Самосыр» полигонын рекультивацияләү
тәмамланды. Яз көне махсус мембрана һәм туфрак катламы белән капланган
калкулыклар яшеллекләр белән капланачак һәм Мамадыш тракты ягыннан шәһәргә керү
юлын бизәячәк».
Илсур
Метшин шулай ук быел Казанда Зур Акчарлак күлен яңарта башлаулары турында
сөйләде, бу 7 нче хастаханәне һәм быел Россия президенты катнашында ачылган
перинаталь үзәкне уңайлы җәяүлеләр маршруты белән тоташтырырга мөмкинлек
бирәчәк. Петров паркын, Коротченко урамындагы скверны (ЦУМ янында) һәм
Котельников скверын реконструкцияләү планлаштырыла. Казансу яр буенда «Казан»
милли-мәдәни үзәге янында күптән көтелгән Балалар паркы барлыкка киләчәк. Моңа
кадәр башланган объектларны төзекләндерү дәвам итәчәк: Серов урамындагы бульвар,
Горький паркының керү төркеме, Республика төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы,
Казан-2 тимер юл вокзалы каршындагы сквер.
Мэр
шәһәрдә берьюлы берничә масштаблы реконструкция проектын башлау планлаштырылуын
җиткерде. Сүз Петцольд сыра заводының тарихи биналары комплексы һәм
Крестовниковлар заводы конторасы турында бара.
Киров
районында вертолет заводының элеккеге мәдәният йортында ремонт тәмамлана. «2019
елда әлеге бина шәһәргә тапшырылды, һәм без монда 3 мең квадрат метрдан артык
мәйданда «Вертолет» яшьләр клубы булдырырга карар кылдык. Аңа ай саен 2 меңнән
артык бала йөри алачак», – дип билгеләп үтте мэр. Шулай ук район
территориясендә Алафузов фабрикасы комплексын реновацияләү көтелә – шәһәрлеләр
яңартылган мәдәни мирас объектларында уникаль архитектура иҗтимагый киңлеге
алачак.
Мәскәү
базарын реконструкцияләү Мәскәү районын төзекләндерүдә мөһим адым булып
торачак, ул 400 эшмәкәр өчен заманча гастробазарга әвереләчәк. Биредә
азык-төлек сатып алырга, дөньяның төрле ризыкларын татып карарга һәм
төзекләндерелгән парк зонасында ял итәргә мөмкин булачак. Шулай ук быел Чехов
базарын масштаблы реконструкцияләүгә керешергә җыеналар.
Салават
Күпере торак районында Казанда һәм Татарстандагы иң зур поликлиника төзелә.
Республика башкаласында 2024 елда бөтенроссия китапханә форумы һәм берничә зур
әдәби чара үткәреләчәк. Мәсәлән, БРИКС илләреннән авторларны чакырып, бүгенге
көннең күренекле язучылары катнашында «Аксенов-фест» уздырылачак. Тиздән
«Салават Күпере» торак комплексында А.Арсланов урамы, 13а адресы буенча яңа
китапханә барлыкка киләчәк.
Елның
эре шәхси инвестицион проектлары арасында Илсур Метшин шулай ук өч станциядән
торган Казан канат юлы төзелешен атады, ул «Ак Барс Арена» стадионыннан Горький
паркына 10 минут эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Мэр Г.Камал исемендәге
театрның яңа йортын ачуны һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерүне
тарихи вакыйга дип җиткерде.
«Без
башкалабызны яратабыз, ул уңайлы, үзенә тартып тора торган. Казан – башка
шәһәрләр өчен үрнәк. Киләчәктә дә кунакларны җәлеп итү үзәге булып калсын
һәм үзебез өчен уңайлы булсын иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.