Бүген Мәскәүнең Гостиный дворында ил президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына юллама белән мөрәҗәгать итте. Тантанада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Шәһәр башлыгы юлламаны глобаль дип атады һәм анда төбәкләр һәм шәһәрләр өчен мөһим булган темалар – социаль һәм коммуналь инфраструктураларга кертемнәр, юллар һәм мәгариф учреждениеләре төзү, аларны капиталь ремонтлау мәсьәләләре күтәрелде, дип билгеләп үтте.
«Юллама эчтәлеге буенча, чыннан да, глобаль. Без озак еллар көткән сүзләрне ишеттек – социаль инфраструктурага кертемнәр булачак, атап әйткәндә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка учреждениеләр төзүгә һәм аларны капиталь ремонтлауга. Безнең өчен тагын бер мөһим мәсьәлә – коммуналь инфраструктура, шулай ук инфраструктура кредитлары, шәһәрдә генә түгел, поселокларда да юллар төзүне дәвам итү. Юлламада без ишетергә теләгән нәрсәләр әйтелде», – дип шәрехләде президент юлламасын Илсур Метшин.
Үз чыгышында дәүләт башлыгы илнең озак вакытка исәпләнгән социаль-икътисади үсешенең берничә стратегик бурычын билгеләде һәм барлык хакимият органнарына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә йөкләмә бирде.
Владимир Путин шулай ук биш яңа илкүләм проектка («Гаилә», «Озын һәм актив тормыш», «Мәгълүматлар икътисады», «Россия яшьләре», «Кадрлар») старт бирелүе турында игълан итте.
Мәсәлән, якын елларда илдә 150 мәктәп һәм 100 балалар бакчасы төзеләчәк. Моннан тыш, киләсе елдан хакимиятләр мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына 400 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк.
Алдагы алты елда сәламәтлек саклау объектларын төзүгә, ремонтлауга һәм җиһазландыруга өстәмә рәвештә 1 трлн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Һәр ел саен ил буенча 350 спорт комплексы төзү планлаштырыла, әлеге максатлар өчен 65 млрд сум акча каралган. Шулай ук Россия президенты 2030 елга кадәр ТКХны модернизацияләүгә, гомумән алганда, 4,5 трлн сум бүлеп биреләчәк дип белдерде.