Бүген
Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр
Башкарма комитеты командасына һәм мэр Илсур Метшинга 2023 елда башкарылган
эшләр өчен рәхмәт белдерде. Агымдагы ел да нәтиҗәле
булыр дип көтелә, Казан берничә эре халыкара чараны үткәрү үзәгенә әвереләчәк.
«Ел
вакыйгаларга бай булачак. Башта – KazanForum, аннан соң – БРИКС илләренең спорт
уеннары, октябрьдә – БРИКС саммиты. Республикага бик җитди җаваплылык йөкләнә.
Казан әлеге чараларның үзәге булачак. Бер яктан безгә зур ышаныч белдерәләр,
икенче яктан – бу олы җаваплылык. Һәрберебез үз бурычын төгәл башкарырга тиеш»,
– дип мөрәҗәгать итте шәһәр җитәкчелегенә республика башлыгы.
Шәһәрдә
халыкара дәрәҗәдәге чаралар күпләп оештырылуга карамастан, БРИКС саммиты
Казанда беренче тапкыр узачак. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ил президентының
һәм республика рәисенең ышанычын аклау мөһим. Хәзер шәһәрдә инфраструктураны
әзерләү буенча чаралар гамәлгә ашырыла: транспорт логистикасын эшлиләр,
кунакханә фондын тәртипкә китерәләр, юл инфраструктурасы объектлары
ремонтланачак, шәһәр төзекләндереләчәк һәм яшелләндереләчәк.
«Быел
Казан масштабы һәм сәяси әһәмияте буенча моңарчы күрелмәгән халыкара вакыйганы
кабул итәчәк. Ил җитәкчелеге куйган барлык бурычларны үтәп, шәһәрләр
ассоциациясен, архитекторлар ассоциациясен, халыкара мәктәпләр берлеген һәм
БРИКС илләренең креатив индустрияләр университетын булдыру инициаторлары
сыйфатында БРИКС картасында мөһим урын алачагыбызга ышанам. Без хәзер әлеге
юнәлешләрнең һәрберсе буенча актив эшлибез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Бу
көннәрдә Казанда тагын бер зур вакыйга – «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт
турниры уза. Шәһәргә дөньяның 107 иленнән 2 меңнән артык спортчы килгән, Уеннар
трансляциясен миллиардтан артык кеше караган.
Рөстәм
Миңнеханов барлык катнашучылар һәм кунаклар киткәнче «Киләчәк уеннары»н
оештыруның югары дәрәҗәсен сакларга кушты. «Башкала тарафыннан зур эш
башкарылды, кунаклар да, чаралар да күп. Без Татарстанны гына түгел, Россияне
дә тәкъдим итәбез. Турнирны ачу тантанасында алты дәүләт башлыгы катнашты – бу
безнең республикага карата җитди игътибар һәм зур ышаныч турында сөйли», – диде
рәис.
Рөстәм
Миңнеханов фикеренчә, шәһәрдә федераль үзәк ярдәме белән юл инфраструктурасын
үстерү буенча зур эш алып барыла. Бүгенге көндә Казан өчен беренчел әһәмияткә
ия проектлар – Вознесенский тракты (юлның беренче участогы узган елда төзелде)
һәм Горький шоссесы төзелешләре. «Казанда шәһәр үзәгеннән аның читенә
турыдан-туры алып чыга торган ике трасса төзелә, аларны эшләтеп җибәрү өчен
безгә быел, ким дигәндә, 25 млрд сум акча кирәк», – дип хәбәр итте рәис.
Аның
сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика хөкүмәте алдында торган төп
бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның
гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Казан бу процесста актив катнаша. Хәрбиләрнең
балалары шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында бушлай тукланалар, шулай
ук җәмәгать транспортында яки мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөри
алалар.
2023
елда Татарстан башкаласыннан 68 фура белән 1300 тонна ярдәм җибәрелгән. Бүген
исә шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 88 тонна йөк белән
тагын 5 фура юлга чыкты.
«Сезгә,
Илсур Рәис улы, предприятие җитәкчеләренә, гади шәһәр халкына зур рәхмәт! Шушы
вакыт эчендә бер башкалабыздан гына 1400 тоннага якын йөк җибәрелгән. Бу бик
зур финанс һәм кеше ресурслары. Әлеге игелекле эштә катнашучыларга рәхмәт!» –
дип, казанлыларга үзенең рәхмәтен белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Гуманитар
акцияләрдә мәктәп укучылары һәм пенсионерлар, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган
казанлылар катнаша. Алар оекбашлар бәйлиләр, окоп шәмнәре һәм буржуйка мичләре
ясыйлар, кием һәм азык-төлек белән уртаклашалар. «Казанның төп байлыгы –
игелекле һәм ярдәмчел кешеләр», – дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.