Быел Казанда 765 млн сумга алты мәктәп бинасы капиталь ремонтланачак. Учреждениеләрдә түбәләр, керү төркемнәре һәм профильле кабинетлар яңартылачак, инженерлык челтәрләре алыштырылачак. Тагын 17 мәктәптә азык-төлек блоклары төзекләндереләчәк, шуның белән киләсе елда гомуми белем бирү оешмаларында ашханәләрне яңарту программасын төгәлләү планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
«Үз вакытында республика Рәисе программасы ярдәмендә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Барлык мәктәпләрне дә бер тапкыр һәм озакка җитәрлек итеп төзекләндерү мөмкин түгел, чөнки вакыт үтә, ихтыяҗ ел саен туа. 2022 елда төзелгән федераль программа бу эшне планлы рәвештә башкарырга мөмкинлек бирә. Аның буенча быел тагын алты мәктәпне тәртипкә китерәчәкбез, шул исәптән биш учреждениедә спорт залларын ремонтлаячакбыз», – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин.
Әйтик, «РФ мәгарифен үстерү» федераль программасы буенча 2024 елда Казанда 8 нче мәктәп (Идел буе һәм Фурманов урамнарындагы ике бина), 49, 57, 130 нчы мәктәпләр һәм 2 нче лицей-интернат яңартылачак. Һәр учреждениедә капиталь ремонт үткәрү өчен 125 млн сумга якын акча таләп ителә, бу бүлеп бирелгән суммадан берничә тапкыр күбрәк. Шуңа күрә, учреждение директорлары белән килешеп, биналарда беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләр гамәлгә ашырылачак. «Уку процессын оештыру өчен кирәк-яраклар, җиһазлар һәм инвентарь сатып алу да планлаштырыла», – диде Илья Коротихин.
Шулай ук быел капиталь ремонттан соң 17 мәктәп рестораны ачылачак. Финанслау күләме 331 млн сумны тәшкил итә. Азык-төлек блокларында инженерлык челтәрләре һәм җиһазлар алыштырылачак, аш бүлмәләре киңәйтеләчәк. Мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау программасы киләсе елда тәмамланачак. Шуннан соң Татарстан хөкүмәтенә балалар бакчаларындагы азык-төлек блокларын төзекләндерүне программага кертергә тәкъдим итәчәкләр, дип, планнары белән уртаклашты спикер.
«Чираттагы республика программасы өчен рәхмәт. 2007 елда Россия вице-премьеры Дмитрий Анатольевич Медведев каршында чыгыш ясаганда, мин игътибарны мәктәптә туклануны оештыруга багышланган илкүләм проектка юнәлттем. Ул вакытта безнең планнарыбыз бар иде, моңа ышандык һәм системалы рәвештә эш алып бардык. Бүген без, киләсе елда мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлауны төгәлләп, әлеге программага нокта куячакбыз, дип әйтә алабыз. Илдә мондый нәтиҗә белән ата-аналар һәм балалар алдында мактана алырлык шәһәрләр күптер дип уйламыйм», – диде Илсур Метшин.
Казан мэры ярдәме белән 2024 елда дүрт мәктәптә 20 кабинет ремонтланачак һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларны укыту өчен сенсорлы бүлмәләр җиһазландырылачак. Моның өчен 15 млн сум бүлеп бирү каралган. «Мондый кабинетларда дефектологлар, логопедлар һәм психологлар белән эшләү өчен урыннар булачак, техника һәм тренажерлар, активлыкны арттыру һәм психологик киеренкелекне киметү өчен сенсорлы җиһазлар урнаштырылачак. Һәркем белән индивидуаль эшләү мөмкинлеге булсын өчен, әлеге кабинетлар аз сандагы балаларга исәпләнгән», – дип ассызыклады департамент директоры.
Моннан тыш, сигез балалар бакчасында подвалларны су басу проблемасын хәл итүгә дә акча бүлеп бирелгән. 8, 22, 60, 80, 123, 162, 177, 387 нче мәктәпкәчә учреждениеләрдә биналарны гидроизоляцияләү, яңгыр һәм кар суларын читкә чыгару буенча эшләр башкару планлаштырыла. «Алдагы ике елда 10 учреждениедә су басулар бетерелде», – дип хәбәр итте Илья Коротихин. Бу юнәлештәге эшләр 9, 64, 67, 68, 79, 81, 124, 168, 175, 186 нчы балалар бакчаларында башкарылган.
Илья Коротихин сүзләренә караганда, беренче категорияле биш мәктәптә контроль-үткәрү пунктлары булдыру планлаштырыла. Алар 33, 141, 155 нче гимназияләрдә һәм 85, 24 нче мәктәпләрдә пәйда булачак.
Сүзен йомгаклап, департамент директоры быел күзәтчелек органнары күрсәтмәләре буенча җитешсезлекләрне бетерүгә һәм суд карарларын үтәүгә аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте. Эшләр 48 учреждениедә 246 млн сумга башкарылачак.