Казанның Совет районында бөкеләргә каршы көрәшү өчен Мамадыш трактында өч юл чишелеше төзү планлаштырыла. Бүген аларның проектлары экспертиза уза. Натан Рахлин урамы буенча, шулай ук Патрис Лумумба урамыннан Аграр урамына кадәр юллар концепциясе эшләнгән, Дорожный тыкрыгы һәм Зирекле урамы буенча проект-эзләү эшләре алып барыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.
«Совет районы территория ягыннан да, халык саны буенча да иң зурысы. Шул ук вакытта аны үстерүнең масштаблы планнары бар. Әле кайчан гына сәнәгать районнарын (Родина һәм Рихард Зорге урамнары, Вознесенский тракты янындагы территория) реновацияләү турында сүз алып барган идек, бүген аларны танып булмый. Район үзгәрә, матур һәм уңайлы тораклар, социаль объектлар һәм бизнес объектлары пәйда була», – диде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, районда проблемалар да җитәрлек һәм аларны бер сәгать эчендә хәл итү мөмкин түгел, әмма проектлар әзерләнә. «Көнчыгыш дуга буенча планнар зурдан. Ул юлларга һәм төзелә торган метрога карата транспорт йөкләнешен җиңеләйтәчәк. Мамадыш тракты буенча экспертиза узабыз. Проект куәте 2250 автомобиль булган юлда бүген 2600 машина теркибез, шуңа күрә анда бөкеләр барлыкка килә. Күп балалы гаиләләр поселогына да юл проектлана», – диде ул.
Роман Фәтхетдинов Вознесенский трактының якынча 4 км озынлыктагы беренче чираты ачылганнан соң шәһәрнең мөмкинлекләре артуын билгеләп үтте. Хәзер магистральнең икенче өлешен (7,5 километрдан артык) төзү буенча эшләр дәвам итә.
«Район тормышында мөһим вакыйгаларның тагын берсе – Казан метросының икенче тармагын төзү. «Айсылу» комплексы «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр – Ломжа урамыннан Завойский урамына кадәр 870 метр озынлыктагы участокны казуны тәмамлады. Бу эшләргә ярты ел вакыт китте», – дип уртаклашты спикер.
2024 елда өч, шул исәптән Константиновкада Мостовой тыкрыгындагы күперне төзекләндерү планлаштырыла. Докладчы узган елда Киндерле торак массивындагы күпернең яңартылуын искәртте.
Биш ел эчендә Совет районында 125 урам участогы ремонтланган, шуларның 21 ендә эшләр узган елда башкарылган. 52 ремонтланган юл өлеше торак массивларда урнашкан, аларда 2023 елда 12 урам участогы яңартылган.
Юл-транспорт һәлакәтләре еш кабатлана торган урыннарга аерым игътибар бирелә. Биш ел эчендә 117 шундый участокны бетерүгә ирешкәннәр, бу аварияләр санын 30% ка киметергә мөмкинлек биргән. Узган елда юл-транспорт һәлакәтләре еш кабатлана торган 14 урын бетерелгән.