Быел Иске Татар бистәсендә берничә тарихи объект реконструкцияләнәчәк. Алар арасында 1875 елда төзелгән Петцольд сыра кайнату заводы биналары комплексы һәм Крестовниковлар заводы конторасы бар. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә «Иске шәһәр» префектурасы башлыгы Айрат Фәезов хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, Петцольд заводы биналары комплексы милекчеләре белән очрашу инде узган. Ул юл картасын әзерләү һәм проектны гамәлгә ашыру өчен куратор билгеләү буенча йөкләмә биргән.
«Бу якын арада безнең тарафтан башкарылырга тиешле эшләрнең иң үзенчәлеклесе – Иске Татар бистәсе үсешендә һәм тарихи мирасны саклауда яңа баскыч. Милекчеләрнең дә фикере үзгәрә, бүген беркемгә бернәрсә исбатларга кирәк түгел. Бизнес вәкилләре белән аңлашып эшлибез, ә алар үз чиратында клиентлар трафигының, туристлар агымының, предприятиеләр капитализациясенең артуын күрә», – диде Илсур Метшин.
Ул иске биналар белән эшләүнең катлаулы булуын билгеләп үтте. «Һәр төзүче, искене җимереп, яңаны торгызу күпкә җиңелрәк икәнен белә. Әлеге өлкәдә проектлаштыруда гына түгел, проектны гамәлгә ашыруда да махсус компетенцияләргә ия булу зарур, һәр белгечнең дә тарихи мирас объектларында эшләү өчен лицензиясе һәм күнекмәләре юк. Ләкин без бу тәҗрибәне дә тупладык» – диде шәһәр башлыгы.
Айрат Фәезов сүзләренә караганда, Петцольд заводын реконструкцияләүнең беренче этабы 2016 елда гамәлгә ашырылган, ул вакытта фасадлары Тукай урамына караган өч бинаны реставрацияләгәннәр. Хәзер объектта офис биналары, галереялар һәм күргәзмәләр өчен җәмәгать киңлекләре, милли татар ашлары тәкъдим итүче рестораннар һәм каһвәханәләр булдыру планлаштырыла.
Комплексның үзәк мәйданын җәй һәм кыш көннәрендә файдалану күздә тотыла. Быел белгечләр 9 нчы һәм 10 нчы биналарны реставрацияләп, аларны да заманча файдалану төрләренә җайлаштырачаклар.
Шулай ук «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында Крестовниковлар заводы конторасын реконструкцияләү проекты тәкъдим ителгән иде, аның ансамбле Вахитов мәйданы күренешен формалаштыра.
«Концепциядә урынга аерым хөрмәт чагыла. Диварлары кызыл кирпечтән булган бинада музей оештырылачак, түбәсен пыяладан ясау планлаштырыла. Территориядә элеккеге завод конторасында табылган артефактлар белән археологик почмак барлыкка киләчәк», – дип белдерде «Иске шәһәр» префектурасы башлыгы.
Гаяз Исхакый урамындагы 7 нче йорт буенча да эшләр алып барыла. Ул XVIII гасырда төзелгән һәм төбәк дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты булып санала. Проект Татарстан рәисе җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия тарафыннан расланган.
Мәскәү урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәген реконструкцияләү концепциясе һәм проекты эшләнә. Биредә һөнәрчелек үзәген һәм җитештерү, сәүдә, халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләрен ясау күнекмәләрен үстерү өчен мәйданчыклар урнаштырырга планлаштыралар.
«Башка тарихи биналарда шулай ук эш дәвам итә. 2023 елда Нариманов урамы, 56 нчы йорт адресы буенча урнашкан сәүдәгәр Мусин йортының фасады һәм түбәсе капиталь ремонтланды, бина кунакханә өчен әзерләнде», – диде спикер.