Хезмәт шартларын яхшырту программасы
кысаларында «Казаноргсинтез» территориясендә СИБУРның эшлекле кварталы барлыкка
киләчәк. Ул реконструкцияләнгән һәм яңадан төзелгән офис биналарыннан торачак.
Алар үзара юл-транспорт инфраструктурасы һәм җәмәгать киңлекләре белән
тоташачак. Территория предприятие хезмәткәрләре өчен генә түгел, Казан халкы
өчен дә ачык булачак.
«Казаноргсинтез»ның
административ һәм җитештерү мәйданчыклары территориясендә СИБУРның эшлекле
кварталы барлыкка киләчәк. Ул дүрт офис корпусыннан торачак, алар үзара
юл-транспорт инфраструктурасы һәм җәмәгать киңлекләре белән тоташачак. Эшлекле
квартал территориясе предприятие хезмәткәрләре өчен генә түгел, Казан халкы һәм
кунаклары өчен дә ачык булачак. Бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинга
территорияне яңарту һәм төзекләндерү проектын тәкъдир иттеләр.
«СИБУРның
килүе конкрет бер предприятиенең генә зур темплар белән үсүе-үзгәрүе өчен
этәргеч булмады. Бүген сәнәгать урбанистикасының яңа моделе формалаша, төрле
профильдәге белгечләр өчен эш шартлары тудырыла. Без әлеге үзгәрешләрнең
шаһиты. Компания тарафыннан Казанда гамәлгә ашырыла торган проектлар ярдәмендә
без тулы цикллы нефть-газ химиясе кластерына ия булачакбыз, ә бу клиент теләге
буенча продукцияне һәм технологияләрне фәнни яктан эшләүдән алып аларны
«Казаноргинтез»ның сәнәгать куәтләрендә эшләп чыгару дигән сүз. Болар барысы да
Казанның төньяк районнары өчен генә түгел, бөтен шәһәр һәм республика үсешендә
яңа этап өчен алшартлар тудыра», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Эшлекле
кварталның төп объектларыннан берсе – бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге. Элеккеге
завод идарәсенең яңартылган 13 катлы бинасын быел март аенда ук ачу
планлаштырыла. Уңайлы мохит булдыру максатыннан стандарт кабинетлар коворкинг
һәм опенспейс зоналарына үзгәртелә. Хезмәт күрсәтү үзәгенең соңгы катында
күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Үзәк
эше «беркетелмәгән» эш урыны принцибы буенча төзеләчәк. Staff map
программасында сайланган буш эш урынында челтәргә теләсә кайсы хезмәткәр, шул
исәптән командировкада булган кеше дә тоташа ала. Бу хакта СИБУРның идарә
әгъзасы –идарәче директоры Марина Медведева сөйләде.
Бинаның
икенче катында амфитеатр урнашкан, анда ачык лекцияләр үткәреләчәк. Илсур
Метшин чираттагы архитектура «Диалоглар»ын яңа бинада үткәрү идеясе белән
чыкты.
«Хезмәткәрләр
өчен уңайлы мохит тудырып, нәтиҗәдә аларның потенциалын ачу һәм операцияләрнең
нәтиҗәлелеген арттыру, сәнәгать предприятиесенең яңа образын булдырып, нәтиҗәдә
яшьләрне җәлеп итү бөтен нефть химиясе тармагының тотрыклы үсеш факторларыннан
берсе булачак», – диде Марина Медведева.
Квартал
территориясендәге элеккеге музей 400 урынга исәпләнгән күпфункцияле
конференц-зал итеп яңартылачак. Шулай ук мәйданчыкны, киңәшмәләр өчен бүлмәләр
яки уку сыйныфлары буларак куллану өчен, биш бәйсез зонага бүлергә мөмкин.
Илсур Метшин чираттагы архитектура «Диалоглар»ын яңа бинада үткәрү идеясе белән
чыкты.
«Бүген
безнең бурыч – иске микрорайоннарда гына түгел, сәнәгать территорияләрендә дә
уңайлы мохит булдыру. Предприятиеләр һәм заводлар тирәсеннән узганда аларның
архитектура ягыннан яңа микрорайоннардан кискен аерылып торуы күзгә ташлана.
Без үз өстебезгә тагын бер бурыч йөкләдек: сәнәгать предприятиеләре
җитәкчеләрен фасадларны гына түгел, хезмәткәрләрнең эш урыннарын төзекләндерүгә
дә игътибар бирергә чакырдык. СИБУРның һәр мәсьәләне хәл итүдә беренче булуы
безне сөендерә. Киләсе архитектура «Диалоглар»ы биредә узарга тиеш», – дип
белдерде Илсур Метшин.
Эшлекле
кварталда шулай ук ике корпус барлыкка киләчәк, берсендә –хезмәт-көнкүреш
комплексы, ә икенчесендә «Казаноргсинтез»ның җитештерүче булмаган
административ-идарә персоналы урнашачак.
Предприятиедә
хезмәт шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру узган ел башланды. Мәсәлән,
эшчеләр өчен дүрт яңа ашханә, ике яңа сәламәтлек үзәге ачылган, шулай ук
юл-транспорт инфраструктурасы яңартылган, заманча тукталыш комплекслары
барлыкка килгән.
Казанның
баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина СИБУРның шәһәрдә сәнәгать территорияләрен
проектлаштыру буенча үрнәк булуын билгеләп үтте.
«Белгәнегезчә,
Шәһәрне үстерү институты быел сәнәгать территорияләре, сәнәгать мәйданчыклары
белән эшләү буенча тәкъдимнәрне презентацияләде. СИБУР компаниясе бу
принципларны үз территориясендә параллель рәвештә гамәлгә ашырды. Проект барлык
заманча архитектура кануннары буенча төзелгән, әйтик, хәтта велосипед юлларын
урнаштыру да җентекләп уйланылган. Шәһәрне үстерү институты мондый
инфраструктура башкаланың барлык предприятиеләрендә дә булсын иде дип
хыяллана», – диде Казанның баш архитекторы.
Җитештерү
мәйданчыгының төп объекты – бердәм оператор бүлмәсе. Ул җитештерү процессы
белән идарә итүнең бердәм үзәге концепциясен һәм җитештерү циклындагы теләсә
нинди үзгәрешләргә оператив җавап бирү мөмкинлеген исәпкә алып проектлана.
«Казаноргсинтез»
генераль директоры Айрат Сафин билгеләп үткәнчә, директорлар советын үткәрү
кысаларында Фән һәм технологияләрне үстерү үзәге төзелеше дә игълан ителде.
НИОКР-үзәк базасында дөнья дәрәҗәсендәге яңа технологияләрне эшләү һәм сынап
карау планлаштырыла, шулай ук югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә белем
алучылар белән дәресләр үткәрү өчен коворкинг зоналары һәм лабораторияләр
җиһазландыру күздә тотыла.
«Ул
яңа продуктлар һәм технологияләр эшләү буенча амбициоз бурычларны гамәлгә ашыру
өчен белем бирү һәм фәнни учреждениеләрдән талантлар җәлеп итүнең һәм
компетенцияләрнең тармак үзәгенә әвереләчәк», – дип билгеләп үтте Айрат Сафин
Эшлекле
кварталны формалаштыруның төп принциплары – хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар
тудыру, персоналны бердәм территориядә урнаштыру хисабына предприятиенең
нәтиҗәлелеген арттыру, юл инфраструктурасын яңарту, яшел зоналарны саклау һәм
өстәмә биоиндикаторлар булдыру һ.б.
Эшлекле
квартал проектын тәкъдир итүдә шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү
мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, Башкарма комитет Аппараты
җитәкчесе Булат Алиев һ.б. катнашты.