Кече
Мәскәү урамындагы элеккеге Вертолет заводы мәдәният йорты бинасында 60 ел
эчендә беренче капиталь ремонт тәмамланып килә. Язын анда 3,2 мең кв.м мәйданлы
«Вертолет» яшьләр үзәге ачылачак. Хәзер үзәктә биналар дизайны буенча эшләр
алып барыла. Яшьләр киңлеге күпфункцияле булачак – балалар иҗат итә, спорт белән
шөгыльләнә һәм белем ала алачак. Үзәктә нетворкинг, арт-кафе, видеостудия, грим
бүлмәләре, тренажер залы һәм башка күп нәрсәләр җиһазландырыла. Ай саен аңа
Киров районының ике меңнән артык баласы һәм яшүсмере, ә түгәрәкләргә һәм
секцияләргә даими нигездә меңгә якын бала йөри алачак. Шулай ук өлкәннәр һәм
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дәресләр оештырылачак.
Учреждениенең ачылуга әзерлеген Казан мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Мәдәният
йорты бинасы Казан вертолет заводы тарафыннан 1948 елда төзелгән. Шул вакыттан бирле анда бер тапкыр да капиталь ремонт
үткәрелмәгән. 2019 елда бина шәһәр балансына тапшырылды, шуннан соң проект
эшләнде һәм ремонт-торгызу эшләре башланды.
«Яңа
үзәктә, Бишбалта бистәсендәге мәдәни тормышның йөрәге булыр өчен, барысы да
булачак. Хәтта иң яхшы совет чорында да шәһәрнең әлеге өлешендә мондый
мөмкинлекләр булмады. Киров районында элек балалар һәм яшүсмерләр өчен
инфраструктура җитми иде. Мондый ярдәм өчен республикабыз рәисе Рөстәм
Миңнехановка рәхмәт. Якында гына без яңа типтагы шәһәр китапханәсе ачтык,
Балыкчы бакчасын төзекләндердек. Тиздән безнең балалар, яшүсмерләр һәм өлкән
буын вәкилләре үз талантларын шушы үзәктә тормышка ашыра алачак: иҗат, спорт
һәм робототехника белән шөгыльләнәчәк. Без моның өчен барлык шартларны да
тудырачакбыз», – диде Илсур Метшин.
Яшьләр
үзәгендә концерт-иҗат берләшмәләре (рок-клуб, джаз-клуб, вокал бүлеге), бию
берләшмәләре, театр студиясе, медиа-берләшмә, киберзона, арт-студия,
радиотапшырулар мәктәбе, патриотик берләшмә ачу планлаштырыла.
Беренче
катта көненә 400 кешегә кадәр кешене сыйдыра торган тренажер залы, фитнес-зал,
арт-спорт-холл, шулай ук сауналар һәм киенү бүлмәләре урнаштырылган. Яшүсмерләр
футбол, баскетбол, волейбол, зур һәм өстәл теннисы, йога, фитнес һәм башка
спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак. Спорт залы аз хәрәкәтләнүче шәһәрлеләр
өчен дә яраклаштырылачак – алар өчен махсус тренажерлар урнаштырылачак.
«Киров
районының әлеге өлешендә бушлай спорт заллары юк. Бу үзәк барлык балалар һәм
яшьләр өчен дә ачык булачак. Җирле спорт командаларын яңа шартлар белән
сөендерәбез», – диде Илсур Метшин.
Моннан
тыш, беренче катта коворкинг, нетворкинг һәм арт-кафе (аны җиһазландыруда
Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ярдәм итәчәк), бию залы
(бирегә балалы әниләр килә алачак), универсаль күргәзмә залы һәм күпфункцияле
зал ачылачак.
«Подросток»
МБУ директоры Екатерина Согрина сөйләвенчә, коворкингта
«Алдынгылар хәрәкәте», «Игелекле Казан» җирле бүлекчәсе эшләячәк. Киңлек белем бирү
дәресләре һәм стратегик сессияләр өчен каралган.
Икенче
катта яшүсмерләр иҗат белән шөгыльләнә алачак. Моның өчен видеостудия, музыка
студиясе, өч грим бүлмәсе, костюм бүлмәсе, тамаша залы белән чыгышлар өчен
сәхнә һәм медиаүзәк җиһазландырылачак. Шул ук катта белем бирү һәм күңел ачу
чараларын үткәрү өчен ике универсаль зал урнашкан. Яшьләр үзәгенең тагын бер
үзенчәлеге – терраса.
«Зоналарның
күп булуы бик яхшы. Алар төрле, әмма шул ук вакытта трансформерлар: спорт,
мәдәни, тамаша, белем бирү чаралары, теләсә нинди зәвык һәм яшь форумнары
үткәрергә мөмкин. Элек мондыйлар юк иде. Бу алга таба зур адым», – дип
ассызыклады мэр.
Мәскәү
районында күптән түгел ачылган «Яратам» яшүсмерләр клубы яшьләр үзәген капиталь
ремонтлауда күп яктан ориентир булып тора, биредә светодиодлы экраннар һәм
башка җиһазлар белән зал-трансформерлар аеруча популяр. Шундыйлар «Вертолет»та
да урнаштырылачак.
«Подросток»
муниципаль бюджет учереждениесендә яшьләр клублары арасында иң яхшыларын
билгеләү максатыннан ярышлар бара инде. Элек йолдызчыклар барлыкка килә иде, ә
хәзер шундый йолдызчыклар һәр районда бар», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләвенчә,
быел Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен инфраструктураны яңарту дәвам итәчәк.
Әйтик, Солидарность урамындагы «БЕZ» яшьләр үзәгендә һәм Җиңү проспектындагы
«Доверие» психологик ярдәм үзәге бүлегендә капиталь ремонт үткәреләчәк, Копылов
урамындагы Гайдар исемендәге яшьләр үзәгенең кайбер биналарында төзекләндерү
эшләре башкарылачак, «Нармонка» лагере яңартылачак.
Бүгенге
көндә «Подросток» берләшмәсе 67 объектны үз эченә ала. Шуларның 53 е 2015 елдан
капиталь ремонтланган, бу учреждениеләрнең гомуми санының 80% ын тәшкил итә. Өч
яшьтән 35 яшькә кадәрге 18 меңнән артык кеше 560 тан артык берләшмәләрдә,
түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнә.
2023
елдан «Подросток» челтәре атнага җиде көн эшли, техник һәм гамәли иҗат, спорт,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү һ.б. юнәлешләр буенча
өзлексез эш алып бара.
Камилә
Вилданова