Казанның
М14 микрорайонында 1224 урынга мәктәп төзелә башлады. Барлык эшләрне август
аенда тәмамлау планлаштырыла, шул исәптән территорияне төзекләндерү дә. Белем
көнендә мәгариф учреждениесе якындагы уку йортларын бушатып, беренче укучыларны
кабул итәчәк. Мәктәп янында спорт зонасы җиһазландырылачак. Моннан тыш,
территория яшелләндереләчәк. Бүген төзелеш эшләре барышы белән Казан мэры Илсур
Метшин танышып кайтты.
Быел яңа уку елы башлануга шәһәрдә өч
яңа белем бирү учреждениесе ачылачак: М14 микрорайоны (1224 урынга), «Новые
горки» торак комплексы (1224 урынга) һәм «Весна» торак комплексындагы (1501
урынга) мәктәпләр. Илсур Метшин ассызыклаганча, ТР башкаласы инде берничә ел
социаль объектлар төзү темпларын төшерми һәм бүгенге көндә бу өлкәдә илнең
миллион халыклы шәһәрләре арасында алдынгы позициядә тора.
«Казан
төзелә торган квадрат метр торак саны буенча Россиядә лидерларның берсе булып
тора, һәм без үзебезгә социаль инфраструктураны да артта калдырмау бурычы
куйдык. Соңгы 10 елда 177 шундый объект төзедек, шуларның 90 ы – балалар
бакчалары, тагын 25 е – мәктәпләр. Төзелә торган социаль объектлар саны буенча
Россиядә абсолют лидерлар. Искәрмә булып Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына тора,
чөнки алар муниципалитетлар түгел, ә Россия субъектлары. Торак комплекслар һәм
микрорайоннар төзегәндә бездә кирәкле санда мәктәпләр, балалар бакчалары,
медицина учреждениеләре төзү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү мәҗбүри
таләп булып тора», – дип билгеләп үтте Казан башлыгы.
Илсур
Метшин хәбәр иткәнчә, якындагы елларда шәһәрдә яңа мәктәпләр өчен 63 һәм яңа
балалар бакчалары өчен 134 участок резервланган.
«Бездә
бәби-бум дәвам итә. Без яшь әти-әниләребез артыннан барырга тырышабыз. 2026
елда ук 200 мең кечкенә казанлы мәктәп парталары артына утырачак, һәм без андый
санга әзер булырга тиешбез. Мин 2005 елда Мэр булып эшли башлагач, сүз 110 мең
укучы турында барды, хәзер инде 200 мең кеше турында сөйлибез. Шуңа күрә
социаль инфраструктура – Казан һәм шәһәрнең барлык микрорайоннары үсеше өчен
кирәкле шарт», – дип өстәде Илсур Метшин.
М14
микрорайоны да тиз үсә. Хәзер Андрей Адо урамындагы дүрт йортта 2350 кеше яши.
Белые Росы һәм Алексей Казем-Бек урамнарындагы йортларда яшәүче кешеләр 1500 гә
артачак. Якындагы елларда М14 тә төрле катлы тагын 14 йорт төзеләчәк, һәм ул
вакытта микрорайон халкы саны 12 мең кешегә җитәчәк.
Яңа
мәктәп М14 тәге беренче муниципаль уку йорты булачак. Хәзер бу микрорайон
балалары Рауис Гәрәев урамындагы 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицеена
йөриләр, анда инде балалар саны нык арткан, шуңа күрә укучыларның бер өлеше
икенче сменада укый.
«Мәгариф
учреждениесе 1224 кешегә исәпләнгән, без аны 1 нче сентябрьгә тапшырачакбыз.
Подрядчы август башында ук укытучылар һәм директор яңа уку елына әзерләнсен
өчен ачкычлар тапшырылачагын вәгъдә итә. Безнең төзүчеләр үз эшләрен сыйфатлы
һәм тиз эшләргә өйрәнделәр, берничә ай эчендә», - диде Илсур Метшин. Ул булачак
укучыларның укытучылары һәм әти-әниләре белән бина һәм биналарны бизәү проектын
тикшерергә кушты.
Мәктәпнең
гомуми мәйданы 19,3 мең кв.м тәшкил итәчәк. Бинаның өч катында 52 уку кабинеты,
612 урынга исәпләнгән ашханә һәм 306 кешегә исәпләнгән актлар залы
урнаштырылачак. Мәктәп коллективын әле туплыйлар, ә директор инде билгеләнгән.
Гомуми
белем бирү учреждениесе территориясендә ел әйләнәсе эшли торган күп функцияле
спорт мәйданчыгы урнашачак.
Мәктәп
төзелешенә заказ бирүче – ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе, проектлаучы –
«Татинвестгражданпроект» ДУП. Подрядчы итеп «Ак таш» төзелеш компаниясе
билгеләнгән, аның Казанда мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре
һәм торак йортлар төзү буенча зур тәҗрибәсе бар.
«Ак
таш» компаниясе директоры Газинур Әхмәтов сөйләвенчә, апрель аенда хезмәткәрләр
инженерлык челтәрләре салачак. Әлегә мәктәпне август аенда тапшыру
планлаштырыла, әмма, аның фикеренчә, төзелеш вакытыннан алда – июльдә
тәмамланачак. «Инде күп мәктәпләр төзедек, безнең рекорд – бер объектка 5 ай.
Сыйфаты зыян күрми, чөнки без әлеге эшне тулысынча беләбез инде», – дип
билгеләп үтте ул.
Хәзер
төзелештә 30 кеше эшли, әмма атна саен аларның саны башкарылган эшләрнең
катлаулылыгына һәм күләменә карап артачак.
Камилә
Вилданова