2023
елда сигез гаилә «Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан
программасы буенча социаль түләүләр алды. Соңгы ун елда 267 яшь гаиләгә 289,4
млн сумлык торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтелде. Узган җәйдә Салават
Күпере микрорайонындагы яңа йортта Радик һәм Рәфидә Тимербаевлар да ике баласы
белән өч бүлмәле фатир алганнар. Хәзер алар үзләренең яңа төзекләндерелгән
торакларына күчәләр. Бүген аларда шәһәр мэры Илсур Метшин кунакта булды.
Мәхмүт
Гәрәев урамындагы 11/2 нче йортта фатир алу өчен гаиләгә 3 млн 67 мең 873 сум
күләмендә социаль түләү бүлеп бирелгән. Торакның гомуми бәясе 5 млн 625 мең сум
тәшкил итә. Калган бурычны түләү өчен банктан кредит бирелгән.
Тимербаевлар
гаиләсенең башлыгы Свердловск өлкәсеннән, берничә ел элек ул Казанга күченгән,
анда булачак хатыны белән танышкан. Туйдан соң алар Татарстан башкаласында
калырга карар кылганнар. Хәзер Радик электромонтер булып эшли, ә аның хатыны –
хуҗабикә.
«Мин
Казанга 2009 елда килдем, Рәфидә белән таныштым. Өйләнештек һәм шунда ук
фатирга чиратка бастык. Без аны җәен алдык һәм сөендек. Анда яшәү өчен барысы
да әзер: ремонт та, җиһазлар да», – дип сөйләде Радик Тимербаев.
Илсур
Метшин гаилә башлыгының Татарстан башкаласында калу карарын хуплады.
«Калырга
карар кылуыгызга мин бик шат. Мәскәү һәм Санкт-Петербургны исәпкә алмаганда,
безнең шәһәр барлык юнәлешләр буенча лидер. Бездә иң күп мәктәпләр, балалар
бакчалары, төрле яшьләр үзәкләре төзелгән. Без даими үсештә», – диде Илсур
Метшин.
Мэр
Тимербаевларның балалары нинди белем бирү учреждениеләренә йөри дип кызыксынды
һәм алар белән өйдә туган телдә сөйләшүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Гаилә
башлыгы сөйләвенчә, 8 яшьлек кызы Мәрьям татар телендә белем бирә торган 27 нче
гимназиядә укый, ә 5 яшьлек улы Айрат 307 нче балалар бакчасына йөри. Гаилә
әлегә күченү процессында, тиздән балалар Салават Күперендәге мәктәпкә һәм
балалар бакчасына күчәчәк.
71,5
кв.м мәйданлы фатир яңа торакчыларга тулысынча әзер. Балаларның үз бүлмәсе бар,
анда карават, шкаф һәм уку өстәле урнашкан. Кухняда барлык кирәкле техника
әзерләнгән, калган бүлмәләрдә телевизор, шулай ук диван, караватлар һәм башка
җиһазлар урын алган.
Илсур
Метшин Тимербаевлар гаиләсенә яңа йортка көнкүреш техникасы алу өчен сертификат
бүләк итте, Мәрьям иҗат өчен җыелма алды, ә Айрат – конструктор. Радик һәм
Рәфидә кунакларны чәй эчәргә чакырдылар һәм аларны үзләре җитештергән бал белән
сыйладылар. Яңа торакка шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов һәм торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов та
килде.
Исегезгә
төшерәбез, «Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча
бүлеп бирелгән акчаларны фатир сатып алуга, булган ипотеканы түләүгә, йорт
төзүгә яки сатып алуга юнәлтергә мөмкин. Субсидияләргә ир белән хатынның яки
ата-ананың берсенекенең яше 35 яшьтән артмаган (тулы булмаган гаиләдә) гаиләләр
дәгъва итә ала. Шул ук вакытта шәһәр территориясендә даими яшәү урыны буенча
теркәлү булуы мәҗбүри.
Программада
катнашуның төп шартларының берсе – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык.
Гаиләнең һәр әгъзасына 12 квадрат метрдан артык торак туры килмәскә тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп балалы гаиләләр өчен махсус шартлар
каралган – алар түләүне беренче чиратта алалар.
Камилә
Вилданова