Казанда «Буран» планы гамәлдә булган
чорда шәһәр районнарына икеләтә йөкләнеш туры килде – төп юлларны да, квартал
эчендәге юлларны да, ишегалларын, социаль учреждениеләр территорияләрен дә
оператив рәвештә кардан чистарттылар. Гомуми җыештыруга муниципаль оешма,
предприятие хезмәткәрләре, студентлар, шулай ук битараф булмаган кешеләр
кушылды. Бүген эшлекле дүшәмбедә кар бураны нәтиҗәләрен бетерү буенча
башкарылган эш турында Казан Мэрына район администрацияләре башлыклары хәбәр
итте.
Илсур
Метшин шәһәр хезмәтләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә
кирәклеген җиткерде.
Илсур
Метшин гражданнарның кар җыю буенча мөрәҗәгатьләрен анализларга, шулай ук
шәһәрне чистартырга ярдәм иткән битараф булмаган казанлыларга рәхмәт белдерүнең
берәр чарасын табарга кушты.
Кар
яуган вакытта Вахитов һәм Идел буе районнарында кар чыгару ике тапкыр
арттырылган, кар эретү станцияләренә һәм коры чүплекләргә 140 мең тонна кар
чыгарылган. Территориядә тәүлек әйләнәсе 310 нан артык юл эшчесе һәм 425
берәмлек төп һәм тагын 200 арендага алынган техника эшләде, дип хәбәр итте
администрация башлыгы Альберт Салихов.
17
нче гыйнвардан район территориясеннән кар күләменең 40% ын алып чыкканнар.
Юлларны җыештыруга ТРның якын-тирә районнары шоферларын һәм механизаторларын
җәлеп иткәннәр – аларга тулай тораклар бирелгән.
Бүгеннән
районнарның аркылы урамнарын җыештыру башланачак. Квартал эчендәге юлларны һәм
ишегалды территорияләрен сыйфатлы һәм оператив җыештыруны тәэмин итү
максатыннан ИК эш графигын төзегән. Өстәмә хезмәткәрләр җәлеп итәләр, махсус
техника санын ике тапкыр арттыралар.
Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнарының урам-юл челтәреннән «Буран» планы гамәлдә булган
чорда 80 мең тоннадан артык кар чыгарылган, кар чистарту эшләренә 250 берәмлек
техника җәлеп ителгән. Районнарда көн саен 350 йорт һәм 50 авыш түбә
чистартылды, дип хәбәр итте администрация башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.
«Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары территориясендә 1229 йорт территориясе, авыш түбәле 430
йорт. Кыш көне ишегалларын җыештыру мәйданы 2 млн 130 мең кв.м тәшкил итә.
Моның өчен көн саен 650 ишегалды җыештыручы, 700 берәмлек махсус техника, 38
кече механизацияле машина җәлеп ителде», – дип белдерде район башлыгы Фәнис
Нурмөхәммәтов.
Бүгенге
көндә район ишегаллары чистартылган диярлек. Кайбер йорт яны территорияләрен
җыештыру проблемалы булып кала – анда яшәүчеләрнең автомобильләре
парковкаланган.
Шәһәрнең
Киров һәм Мәскәү районнарында көн саен уртача 203 берәмлек техника, шул исәптән
өстәмә җәлеп ителгән 131 машина һәм 200 дән артык эшче кар җыюга җәлеп ителгән.
Бүгенге көндә подряд оешмалары 400 урамны чистарткан: шуларның 249 ы – беренче
һәм икенче категорияле юллар, шулай ук 151 е – өченче категорияле юллар.
17-28
нче гыйнварда районнар территориясеннән барлыгы 67 мең кар чыгарылган, бу 300
олимпия бассейны күләме белән чагыштырырлык. 3612 тонна ком-тоз катнашмасы һәм
707 тонна реагент кулланылган. Ә кышкы сезон башланганнан бирле урамнардан 147
мең тонна кар чыгарылган, чагыштыру өчен, узган ел кыш дәвамында юллардан 200
мең тонна җыелган. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов билгеләп үткәнчә, юлларның инде чистартылган участокларына законсыз
рәвештә кар чыгару очраклары теркәлә. Мәсәлән, Горький шоссесының дублер-юлына
хокук бозучылар дүрт КАМАЗ кар чыгарган һәм качканнар.
Ишегаллары
да игътибарсыз калмый. Бүгенге көндә йорт территорияләрен җыештыруда көн саен
552 эшче, 29 берәмлек техника һәм өч кече механизацияле машина җәлеп ителгән. Ә
17-28 нче гыйнварда җыештыруга өстәмә рәвештә тагын 17 махсус машина чыккан.
«Кардан
1191 йорт территориясе, 484 авыш түбә һәм контейнер мәйданчыкларына керү юллары
чистартылды», – дип җиткерде Сергей Миронов.
Узган
атнада Совет районы территориясеннән 101 мең тонна кар чыгарылган, бу узган
кышның 2/3 өлеше. Кар ике кар эретү пунктына һәм өч вакытлыча склад
мәйданчыгына чыгарыла. Районда урам-юл челтәрен һәм ишегалларын җыештыруга
техниканың уртача тәүлеклек күрсәткече 308 берәмлек тәшкил итә, 253 юл эшчесе
һәм 409 җыештыручы җәлеп ителгән.
Бүгенге
көндә районның йорт яны территорияләренең 90% ы диярлек норматив хәлгә
китерелгән. Күп фатирлы йортларның авыш түбәләреннән карны чистарту 40% ка
башкарылган, эшкә 15 авария бригадасы җәлеп ителгән. Каты көнкүреш калдыкларын
чыгару буенча көчәйтелгән эш дәвам итә. Район территориясендә барлыгы 634
контейнер мәйданчыгы урнашкан.
«Идарәче
компанияләр, подряд оешмалары һәм «ПЖКХ» ИК уртак эше хәлне тотрыкландырырга
ярдәм итте: барлык контейнер мәйданчыкларына керү ачык, чүпне чыгару буенча
көчәйтелгән эш бара», – дип билгеләп үтте район башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Район
предприятиеләре һәм оешмалары кар җыюда зур ярдәм күрсәткән. Махсус техника
бүлеп бирелгән. Ишегалды территорияләрен, тукталыш мәйданчыкларын,
тротуарларны, баскычларны җыештыруга студентларны җәлеп иткәннәр. Башка кешеләр
дә читтә калмаган.