Иртәгәдән Казанның күп фатирлы йортлары
һәм поселокларының контейнер мәйданчыкларыннан каты көнкүреш калдыкларын планлы
рәвештә чыгару тотрыкланачак. Кар күп яуган көннәрдә шәһәрдә әлеге
территорияләргә бару кыенлашты һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю күрсәткечләре
95% тан 42% ка кадәр төште. Кар белән капланган юллар аркасында махсус техника
һәм эшчеләр ишегалларын чистартырга өлгерми, шулай ук контейнер мәйданчыклары
янында машиналарның парковкалануы арта. 848 мәйданчыкның 84 ен чистартасы
калган (бу гомуми санның 24% ын тәшкил итә), анда чүп өемнәре барлыкка килгән.
Барлык эшләрне бүген тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр итте эшлекле
дүшәмбедә «ПЖКХ» ИК генераль директоры Евгений Чекашов.
Казан
мэры Илсур Метшин күп фатирлы йортларның ишегалларында да, поселокларда да чүп
чыгару эшен тизләтергә кушты.
«Бу
атнада барлык җыелган чүпне чыгару эшләрен тәмамларга кирәк. Әйе, контейнер
мәйданчыкларына баруда объектив кыенлыклар булды. Киров һәм Авиатөзелеш
районнарында территорияләрнең 10-12% ы җыелмаган. Нигездә, поселокларда. Бу
мәйданчыкларда да оператив тәртип урнаштырырга кирәк», - диде Казан мэры Илсур
Метшин.
Моннан
тыш, шәһәр башлыгы юл һәм коммуналь өлкә предприятиеләре эшчәнлегенең
нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты – аларны штабның киләсе
утырышында тикшерәчәкләр.
«Киләсе
өч көндә нык тырышырга кирәк. Эш тәмамланырга тиеш. Шуннан соң без кабат
җыелырга һәм шәһәрне чистартуга, аның эшчәнлеген нормальләштерүгә нәтиҗә ясарга
тиешбез. Бу җыелышка отчетлар гына түгел, ә эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча
тәкъдимнәр дә әзерләргә кирәк. Масштаблар арта, яңа юллар һәм проспектлар
барлыкка килә», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Ул подрядчылардан кар эретү
станцияләрендә яңа камералар урнаштыру, «коры» кар полигоннары әзерләү, ясалма
интеллектлы эш булдыру, шулай ук юл һәм коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләрен кар
яуган көннәрдә һәм аннан соң ничек рухландырып булу буенча тәкъдимнәр
әзерләүләрен сорады.
Хәзер
шәһәрдә 3526 контейнер мәйданчыгы бар – күп фатирлы йорт янында (2887
мәйданчык) һәм шәхси торак йортлар янында (639 мәйданчык). План буенча бу
территорияләрдән көн саен 20 мең куб метрдан артык каты көнкүреш калдыклары
чыгарырга тиеш булганнар, әмма һава шартлары аркасында эшчеләр 10 мең куб
метрдан аз гына күбрәк чистартканнар (гадәти көннәрдә план 15 мең куб.м тәшкил
итә). Парковкаланган автомобильләр һәм кар көртләре өелгән юллардан тыш, бу
мәсьәләне шәһәрдә узган атна дәвамында сакланып калган 10 баллы тыгыннар
катлауландыра.
Евгений
Чекашов сөйләвенчә, «ПЖКХ» ИК башка объектларга да оператив хезмәт күрсәтергә
тиеш булган. Социаль һәм коммерция өлкәсе территорияләреннән калдыкларны
чыгаруга гаризалар 82% күләмендә үтәлгән.
Чүп
чыгару буенча барлык җитешсезлекләрне бетерү өчен, төбәк операторы махсус
техниканың эшен 20% ка көчәйтте, 16 өстәмә берәмлек җәлеп итте. Шулай ук
ялланган кар чистарту машиналары да кулланылды: 12 үзбушаткыч, биш йөк төягеч
һәм ике ломовоз.
«Район
администрацияләре һәм идарәче оешмалар белән берлектә онлайн режимда проблемалы
адресларны эшкәрттеләр, техника маршрутларын актуальләштерделәр. Болар барысы
да планлы эш режимына кире кайтырга мөмкинлек бирде», – дип өстәде предприятие
генераль директоры.
«Шоферларыбызга
һәм йөкчеләребезгә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Көненә 15-16
сәгать экстремаль эш шартларына һәм күп кенә шәһәрлеләр тарафыннан каты
тәнкыйтькә карамастан, алар үз эшләрен башкаруларын дәвам итәләр, шәһәребезне
чистарак итәргә тырышалар», – дип мөрәҗәгать итте «ПЖКХ» ИК коллективына
Евгений Чекашов.
Камилә
Вилданова