Казанда 17 нче гыйнвардан бүгенге көнгә
кадәр 57 мм кар яуды, бу айлык норманың 122% ын тәшкил итә. Гыйнвар өчен лимит
шулай ук арткан – юлларда айлык норма 46 мм булса, чынлыкта 80 мм кар яуган, бу
аның 175% ын тәшкил итә. Ике атнадан да кимрәк вакыт эчендә шәһәр урамнарыннан
430 мең тонна кар, ә декабрьдән 950 мең тоннага якын кар чыгарылган. Бу узган
кышка караганда күбрәк. Шулай итеп, Казан территориясеннән агымдагы сезонда
җыелган карның 45% процентын чыгардылар, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Казанның
төп юлларына төшкән миллион тонна карны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә җыярга
кирәк, дип җиткерде шәһәр мэры Илсур Метшин.
«Узган
атна кар бураны нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган иде. Беренче көннәрдә без
афәтнең масштабын да бәяли алмадык, чөнки кар туктаусыз яуды. Соңыннан беренче
һәм икенче категорияле юлларга гына (поселоклар, йортларсыз) миллион тоннадан
артык явым-төшем төште дип саналды. Бездә 650 мең тонна кар чыгара торган кыш
бар, иң күбе – 900 мең тонна. Ләкин кышның биш аенда бу күләмдә кар чыгарсак,
безгә бу юлы кыска вакыт эчендә миллион тонна юл үтәргә туры киләчәк», – диде
ул.
Аномаль
кар яву сәбәпле, 17-28 нче гыйнварда шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр буенча
комиссия карары нигезендә «Буран» планы гамәлдә булды. Юл хезмәтләре
көчәйтелгән режимда эш оештырды, төп магистральләрдә һәм җәмәгать транспорты
маршрутларында транспортның тоткарлыксыз хәрәкәтен тәэмин итү аларның төп
бурычы булды. Әмма махсус техниканың мөмкинлекләре барыбер чикләнгән иде, дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Без
актив сатып алган «Барсиклар» әлеге кар стихиясе каршында мәче баласы кебек
кенә калдылар. Кар җыю өчен техника җәлеп итү проблемасы шунда ки, кар стихиясе
Казанга гына түгел, республикага һәм Идел буена да килде. Техника бөтен
Татарстанга чикләнгән. Хәтта М7 һәм М12 трассалары да берничә көн ябык булды»,
– дип өстәде Илсур Метшин.
Федераль
магистральләрне чистарту өчен бер атна вакыт кирәк булды. Шәһәрдә хәлләр
кыенрак, чөнки шәхси автомобильләр юл кырыенда һәм керү кесәләрендә ташлап
калдырылган, парковкалар тулган.
Игорь
Куляжев сүзләренчә, буран нәтиҗәләрен бетерү өчен тәүлегенә уртача 1100 дән
артык берәмлек кулланылган, шуларның 600 дән артыгы өстәмә җәлеп ителгән. Карны
сигез кар эретү пунктына чыгаралар, алар хәзер проект куәтенең максималь
күләмендә эшлиләр. Станцияләр 8 мең тонна җитештерүчәнлек белән тәүлегенә 12
мең тонна кабул итә. Карның бер өлешен пунктлар территориясендә җыялар һәм
махсус техника агымы кимегәндә утильләштерәләр, ә бер өлешен вакытлыча җыю
урыннарына чыгаралар (шәһәрнең төрле районнарында 12 участок бар).
Урамнарда
аварияләр булдырмас өчен, бозлавыкка каршы эшкәртү интенсив үткәрелә. Ике атна
эчендә 10 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы кулланылган, ә ай башыннан –
20 мең тоннадан артык.
Камилә Вилданова