Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур
Метшин Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт
күрсәтү департаментының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул Илья Коротихин булды.
«Кадрларны
алмаштырудан башлыйк. 25 нче гыйнварда Казанның социаль өлкә учреждениеләрен
карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаментын Коротихин Илья Александрович
җитәкләде, ул сезгә 2020 елдан бирле яхшы таныш. Өч ел ул урынбасар булды, еш
кына вазифаларны башкарды», – дип җиткерде шәһәр башлыгы.
Ведомствоның
элекке җитәкчесе Петр Королев эшчәнлек төрен үзгәрткән һәм бизнес-структурага
күчкән.
«Департаментта
эшләгәнче Илья Александрович 10 ел Казанның Мәскәү районы администрациясендә,
аннары капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсендә эшли. Бу елларда зур
тәҗрибә, профессионализм тупланды, әзерлекле җитәкче, уңышлы эш телибез», – дип
нәтиҗә ясады мэр.
Илья
Коротихин 1979 елның 25 нче сентябрендә Казанда туган.
2001
елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлый (юл хәрәкәте
оешмасы, инженер).
2001
елның августыннан ноябренә кадәр «Терминал» ТК ҖЧҖдә җитештерү буенча мастер
булып эшли.
2001
елның ноябреннән 2011 елның гыйнварына кадәр Казан Башкарма комитетының Мәскәү
районы администрациясендә 1 нче категорияле белгеч, әйдәп баручы белгеч, баш
белгеч һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
2011
елның гыйнварыннан 2020 елның июленә кадәр Казан Башкарма комитетының
юл-төзелеш эшләре бүлегенең баш белгече һәм капиталь төзелеш һәм реконструкция
идарәсе җиткәчесе урынбасары вазифаларын башкара.
2020
елның июленнән ноябренә кадәр Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
хуҗалык-эксплуатация төркеме җитәкчесе урынбасары була.
2020
елның декабреннән 2024 елның гыйнварына кадәр Казанның социаль өлкә
учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры
урынбасары булып эшли.