Мәскәү
районында яңа «Яратам» яшүсмерләр клубы төзелеше тәмамланды. Анда күп функцияле
зал, йога һәм хореография белән шөгыльләнү өчен биналар, киберзона һәм
коворкинг-зона, робототехника кабинеты һәм башка күп нәрсәләр җиһазландырылган.
Түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә 800 дән артык бала шөгыльләнә ала. Шул ук вакытта үзәк
өлкәннәрне дә кабул итәчәк. Мәсәлән, яшь әниләр өчен йога дәресләре оештырылачак.
Бүген объектта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин
булып кайтты.
«Республика рәисе ярдәме белән 66
учреждениенең 53 ен ремонтладык инде. Эшне ахырына җиткерер өчен бик аз
вакыт калды. Шул ук вакытта без тагын бер үзәк төзедек. Чыннан да зур эш
башкарылды. Коллегаларыбыз һәм балаларыбызның лаеклы шартларда шөгыльләнүенә мин бик шатмын», – диде Илсур Метшин.
1,3
мең кв.м мәйданлы «Яратам» яшүсмерләр клубы бинасы Короленко урамы, 11а адресы
буенча урнашкан. Беренче катта администрация, гардероб һәм күп функцияле зал
урнашкан. «Яшүсмер» МБУ директоры Екатерина Согрина сөйләвенчә, бу урын яшьләр
фантазиясе өчен тулысынча ачык. Биредә төрле чаралар, квизлар, стратегик сессияләр,
вокаль марафоннар һ.б. үткәреләчәк.
Робототехника,
йога һәм хореография белән шөгыльләнү өчен биналар икенче катта урнашкан. Шулай ук киберзал һәм коворкинг-зона, гамәли иҗат
кабинеты җиһазландырылган. Йога һәм бию белән өлкәннәр дә шөгыльләнә алачак,
мәсәлән, яшь әниләр. Ә тәнәфесләрдә балалар ял итәчәк һәм электрон панельле
мини-кафеда капкалап алачак.
Бүген яшьләр клуб коридорларында җыела
һәм «гитарниклар» үткәрә. Әйтик, бүген Рөстәм Миңнеханов булачак чыгышка
әзерләнүче команда белән аралашты. Балалар ТР рәисенә репетицияләр өчен яңа
урын булдыруы өчен рәхмәт белдерделәр – элегрәк алар 13 нче
«Сандугач» китапханәсендә җыелганнар.
«Яратам»ның
өченче катында үз ачык террасасы бар – бу клубның үзенчәлекләренең берсе. Җәй
көне монда яшүсмерләр бергә җыелып кино карый яки музыка коралларында уйный
алачак.
Өченче
кат «Яшьләр өчен остазларны яратып әзерлибез» девизы астында эшли. Биредә белем
бирү үзәге урнашкан, анда «Подросток»ның барлык белгечләре белем ала. Бүген
аларга белем бирү программаларын ничек проектлау турында сөйләделәр. Үзәк
базасында киләчәктә грантлар белән эшләүче яшүсмерләрне укыту планлаштырыла.
«Бу
хәтта көтелмәгән хәл. Комплекс бик заманча, уку һәм ял итү өчен җаайлы булып
күренә», – дип нәтиҗәләрне югары бәяләде Рөстәм Миңнеханов.
Элек
бу урында 20 ташландык гараж урнашкан иде, мәйданчыкны чистарттылар һәм кирәкле
инженерлык коммуникацияләре үткәрделәр, дип сөйләде Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Үзәкнең гомуми мәйданы 1 396,4 кв.м
тәшкил итә. Түгәрәкләрдә 800 бала шөгыльләнә ала, ә айга 5 меңнән артык кеше кабул
итәчәкләр.
«Без әлеге клубны яратып эшләдек. Ярты ел вакытыбыз китте. Яшүсмерләр монда төрле яклап үсәрләр, өйрәнерләр һәм буш вакытларын үткәрерләр дип
өметләнәм», – диде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.
«Һәрбер
бүлмә күп функцияле, чөнки кибер залда да программалаштыру, график һәм
веб-дизайн укыту булачак. Без үзәкне мөмкин кадәр заманча итәргә тырыштык», –
дип ассызыклады Екатерина Согрина.
Күп
функцияле зал LED-экран белән җиһазландырылган, яшьләр өчен уен компьютерлары,
клавиатуралар, бөгелгән мониторлар, тавыш һәм яктылык җиһазлары сатып алынган.
Бинада рок-төркемнәр чыгыш ясау мөмкинлеге каралган – алар килә һәм
репетицияләр ясый ала. Коворкинг зоналары телевизорлар һәм
сенсор панельләр белән җиһазландырылган, шулай ук үзәкнең үз диджей-пульты бар.
2023
елдан «Подросток» МБУ атнага җиде көн эшли, техник һәм гамәли иҗат, спорт,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү һ.б. юнәлешләр буенча
өзлексез эш алып бара.
Бүгенге көндә «Подросток» берләшмәсе яңа
яшьләр үзәген исәпкә алып 67 объектны үз эченә ала. Клублар шәһәрнең җиде
районында урнашкан. Өч яшьтән 35 яшькә кадәрге 18 меңнән артык кеше 560 тан
артык берләшмәдә, түгәрәктә һәм секциядә катнаша.