(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче гыйнвар,
Камилә Вилданова). Казанда күп кар яуганлыктан җомга көнне машиналар хәрәкәте
интенсивлыгы 30% ка кимегән, ә җәмәгать транспортында пассажирлар агымы 20% ка
арткан. Шул ук вакытта транспорт хәрәкәте юл кырыенда тукталган автомобильләр
аркасында кыенлаша, бу кар җыю техникасының эшенә комачаулый. Юл-транспорт
һәлакәтләрен исәпкә алганда, шәһәрдә тыгыннар 9-10 баллга җитә. Бу хакта кар
җыю буенча оператив штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров хәбәр итте.
«Кичә
кайбер күңелгә ятышсыз хәлләр белән очрашырга туры килде. Зорге урамы башында
күргәне аеруча күңелгә тиде. Шоферлар, машиналарын юлда калдырып, йөрер өчен
бер полосадан азрак урын калдырганнар. Фучик урамында авыр икәнлеге аңлашыла –
метро төзелеше бара. Төп игътибарны җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен үзәк
магистральләргә бирделәр. Ләкин башкаларны хөрмәт итмәү фактлары бар иде.
Кызганычка каршы, мондый очраклар шәһәрдә меңнәрчә», – дип билгеләп үтте Казан
Мэры Илсур Метшин.
Ул
шәһәр һәм республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә бу көннәрдә кирәк
булган бердәм эш башкарулары өчен рәхмәт белдерде. Әмма Казанда бөтен
транспортны колачлый алырлык инспекторлар юк, чөнки Татарстан Республикасы
башкаласында теркәлгән автомобильләр саны ярты миллионга якынлаша.
«Кемдер
машинаны һавага асып булмый дияр, ләкин хәтта юл кырыенда да башкача куеп була
бит. Җәмәгать транспортын үстерү, – такси үстерү кебек үк, бердәнбер дөрес
юнәлеш, бүгенге һәм иртәгәге көнебез», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Аның
сүзләренчә, Казанда уңайлы, куркынычсыз булачак күчмә состав даими рәвештә
яңартылырга, ә хезмәт күрсәтү культурасы башкала дәрәҗәсенә туры килергә тиеш.
«Мин бүген эшкә барганда, машиналарның 80% ында бер кеше генә барганын күрдем.
Безнең өчен бу рөхсәт ителми торган затлылык, шуңа күрә безгә җәмәгать
транспортын үстерергә кирәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Илдар
Шакиров сөйләвенчә, метрополитенда пассажирлар агымы арту сәбәпле, линиядә
өстәмә составлар чыгарылган. Иртәнге сәгатьләрдә шәһәр халкының метрога ихтыяҗы
15% ка арткан.
Һава
торышы начар булу сәбәпле, җир өсте җәмәгать транспорты хәрәкәте интервалы
арткан, күчмә состав техник сәбәпләр аркасында маршруттан төшеп калгалаган.
Шулай
ук электр транспортының контакт челтәре дә зыян күргән. Мәсәлән, 19 нчы гыйнвар
иртәсендә шәһәр үзәгендә берничә троллейбус маршруты хәрәкәте вакытлыча
туктатылган. Бу хәлне җәмәгать транспорты полосаларындагы машиналар һәм
парковкалар тагын да катлауландырган.
«Бер
үк вакытта 132 километр трамвай юлын чистарту мөмкин булмау сәбәпле, трамвай
маршрутлары эшендә өзеклекләр булды», – дип хәбәр итте Илдар Шакиров.
Мәсәлән,
шимбә көнне 7 нче трамвай маршруты гына эшләгән. Кар җыеп алынганнан соң, кичкә
4, 5, 5а маршрутлары хәрәкәте торгызылган. Хәл кабатланмасын һәм юллар чиста
булсын өчен, төн буе линия буенча дүрт дежур трамвай йөргән.
Якшәмбе
көнне белгечләр Серов урамыннан Каравай поселогына кадәр участокны
чистартканнар. Шуның аркасында бүген 1 нче, 6 нчы трамвай маршрутлары эше
торгызылган.
«8
нче трамвай маршрутын торгызу өчен Каравайдан Химия урамына кадәрге участокта
трамвай юлларын чистарту дәвам итә. Биредә Беломорск урамындагы иң проблемалы
участок калды – 3 км артык, анда карны тулысынча чыгарырга туры киләчәк», – дип
билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Ул
чистарту чорына Химия урамы юнәлешендә 6 нчы, 29 нчы, 43 нче, 60 нчы һәм 89 нчы
параллель автобус маршрутларының эше көчәйтелгәнен өстәде. Барлыгы 69 берәмлек
чыккан.