(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче гыйнвар,
Диләрә Гафурова). Казанда 17-21 нче гыйнварда 49 мм кар яуган, ягъни айлык
норманың 106% ы, гыйнварда – 159%. Һава шартлары аркасында трассалар ябылды һәм
аэропортка рейслар күчерелде, ә Казанның үзендә «Буран» планы игълан ителде.
Шәһәр төзекләндерү предприятиеләре һәм коммуналь хезмәтләрнең барлык көчләре
нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлтелде. Юл хезмәтләре ярдәмендә коллапс булдырылмый
калды, Казан Мэры Илсур Метшин алар үз эшләрен батырларча башкарды дип билгеләп
үтте. Аның фикеренчә, аларның тәүлек әйләнәсе эшләве аркасында шәһәрдә
хәрәкәтнең тулысынча туктап калуына юл куелмаган. Әмма шәһәрне кардан чистарту
буенча тагын да зуррак эш көтелә, дип билгеләп үтте ул бүген оператив штаб
утырышында.
«Юл
хезмәтләренә аерым рәхмәт белдерәбез. Бу чыннан да геройларча эш булды.
Шоферлар тәүлек әйләнәсе эшләде, аларның тырышлыгы белән шәһәрдә хәрәкәтнең
тулысынча тукталуына юл куелмады. Карны тиз генә җыеп бетерерлек түгел, әмма
халыкны аларны бетерү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә дип ышандырырга
телим. Коллапска юл куелмый, шәһәр яшәвен һәм эшләвен дәвам итә», – дип
ассызыклады Илсур Метшин.
Мэр
Башкарма комитет үтенечен тыңлаган һәм җомга көнне эшкә шәхси автотранспортта
бармаган шәһәрлеләргә рәхмәт белдерде. Аларның уңайлылыгы өчен
«Метроэлектротранс» МУП метрода составлар санын арттырды. Шулай ук шәһәр
башлыгы ишегалларын, мәктәп территорияләрен һәм балалар бакчаларын чистартуга
чыккан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Без
сезнең эшегезне күрдек. Бу – ярдәм генә түгел, ә табигать безгә вакыт-вакыт
җибәргән сынаулар тирәсендә бердәмлек тә. Яхшы бердәм күрше мөнәсәбәтләр булган
җирдә нәтиҗәсе дә башка була», – диде Мэр.
Исегезгә
төшерәбез, «Буран» планы Казанда узган чәршәмбедә игълан ителде.
«Атна
башында, ике тәүлектә, без шәһәрне чистарттык һәм пәнҗешәмбегә кадәр яхшы
эшләдек, ләкин җомга көнне табигать анабыз безгә айлык норманы мул итеп бирде.
Кар шәһәрне генә түгел, республиканы да каплады. Шәһәр юлларында кыенлыклар
булды, М12 трассасы буенча хәрәкәт тулысынча ябылды. Аэропорт эшендә зур
кыенлыклар һәм өзеклекләр булды, рейслар кичектерелде һәм күчерелде», – дип
җиткерде Илсур Метшин.
Аномаль
кар яуган чорда беренче чиратта төп магистральләрне, беренче, икенче һәм өченче
категорияле юлларны кардан чистарттылар. Бүгенге көндә шәһәрнең барлык кар
эретү пунктлары тулы, дип билгеләп үтте Мэр.
«Шәһәр
урамнарыннан 600 мең тонна кар чыгарылды. Әгәр юл кырыенда җыелган кар күләмен
дә исәпкә алсак, ә бездә барлык төп магистральләр буенча юлның тараюы күзәтелә,
рекорд озак көттермәячәк. Чистарту мәйданы – 23 миллион квадрат метр. Узган һәм
аннан алдагы еллардагы карлы кышларда без ким дигәндә 900 мең тонна чыгардык»,
– диде шәһәр башлыгы.