(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Казанда тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыруга бәйле хокук бозулар саны ике тапкырга диярлек кимегән. Иң еш бозу булып паспортсыз яки аңа яраклаштырылмаган элмә такталар урнаштыру кала. Бу өлкәдә хокук бозуларны профилактикалау өчен Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибе эшләнгән – документны эшкуарлар белән фикер алышканнан соң раслау планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев сөйләде.
2023 елда ТР башкаласында Административ-техник инспекция идарәсе белгечләре 2955 кисәтү чыгардылар һәм 1209 беркетмә төзеделәр – материалларның гомуми саны 2022 елга караганда бераз югарырак. Беркетмәләр барыннан да бигрәк җир эшләрен уздырганда хокук бозулар өчен төзелгән, ә кисәтүләр еш кына биналарны һәм беркетелгән территорияләрне тиешенчә карап тотмау аркасында бирелгән. Барлык протоколларны «Муниципаль ревизор» цифрлы платформасы аша рәсмиләштергәннәр.
2029 ел ахырына кадәр Россиядә бизнесны тикшерүгә мораторий эшли, шуңа күрә идарә эше профилактик характерда булган. Әмма Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, контроль дәвам итәчәк. «Мораторий мораторий белән, әмма вөҗданны беркем дә юкка чыгармаган. Төзекләндерү кагыйдәләре – ул, барыннан да элек, шәһәрдә тәртип нигезе һәм халыкның уңайлыгы, шуңа күрә аларның үтәлешен без контрольдә тотачакбыз. Саннар буенча контрольнең артуын күрдек. Закон барысы өчен дә бертөрле – милекчеләрне дә, муниципаль предприятиеләрне дә контрольдә тотачакбыз», - диде Мэр.
Шлагбаумнарны законсыз ешрак урнаштыра башлаганнар, агачларга зыянны сирәгрәк китерәләр
Язгы-җәйге сезон башлану белән шәһәрдә гадәттәгечә юлларның һәм беркетелгән территорияләрнең торышын тикшерделәр: 330 кисәтү игълан ителде – бу 2022 елга караганда 40% ка күбрәк. Шуларның 157 се торак булмаган биналар территориясендә теркәлгән, 55 кисәтү торак оешмаларына ишегалларында җыелган чүп-чар аркасында игълан ителгән. Эш дәвам итәчәк, дип ышандырды Наил Минвәлиев.
Шәһәр халкының үз белдеге белән коймалар һәм шлагбаумнар урнаштыру очраклары саны артты. 2023 елда 142 шундый фактны ачыклаганнар, ә бер ел элек 52 булган. Әгәр дә хокук бозулар үз теләкләре белән бетерелмәсә, Административ-техник инспекция идарәсе судка бирә. Мәсәлән, 2023 елда 37 факт буенча дәгъвалар бирелгән, нәтиҗәдә 13 конструкция сүтелгән. Тагын 18 дәгъва карала.
Агачларга һәм куакларга зыян килү очракларының саны бераз кимегән – 38 дән 35 кә кадәр. Әмма күрсәткечләре, 2021 ел белән чагыштырганда, югары дәрәҗәдә кала, мондый очраклар 12 иде. Торак компанияләре һәм җитештерү предприятиеләре хокук бозуларга юл куйган. Гаеплеләр административ җәза алган.
Керү төркемнәрен эксплуатацияләгәндә хокук бозулар саны биш тапкырга арткан
Узган ел бина фасадларының торышы өчен 648 кисәтү теркәлгән – күрсәткечләр 2022 ел дәрәҗәсендә диярлек. Әмма керү төркемнәрен эксплуатацияләгәндә хокук бозулар саны 11 дән 61 гә кадәр арткан. «Мөлкәтне тиешле хәлдә карап тоту – хуҗаларның турыдан-туры бурычы. Быел Казанда югары дәрәҗәдәге чаралар узачак, шуңа күрә предприятие һәм оешма җитәкчеләренә финанслауны планлаштырырга һәм ремонт ясарга кирәк. Безнең яктан контроль бик җентекле булачак», - дип ышандырды Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.
Тышкы реклама урнаштыру өлкәсендә дә уңай тенденция күзәтелә: 196 хокук бозу очрагы теркәлгән, 2022 елда – 346. «Реклама чүбе» буенча күп мөрәҗәгатьләр килә. Мондый хокук бозулар белән көрәшү өчен 2023 елда полиция хезмәткәрләре белән уртак рейдлар үткәрелде, автодозвон системасы эшләде. Быел автомәгълүмат җиткерү һәм уртак обходлар дәвам итәчәк.
Җир эшләре вакытында хокук бозулар саны 38% ка кимегән
Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрдә төзелеш бара торган объектларны карап тотуны контрольдә тотуны көчәйттеләр. Әйтик, 2023 елда төзүчеләргә 111 беркетмә (чагыштыру өчен, 2022 елда – 74) төзелгән, 68 хокук бозу коймалар һәм якын территорияләр торышына кагылган. Кисәтүләрне оператив рәвештә юкка чыгардылар.
«Җитештерү культурасын арттыру җир эшләрендә дә күзәтелә. 2023 елда ордерлар 2022 елга караганда 25% ка кимрәк бирелгән, ә хокук бозулар саны 38% ка кимегән», - дип ассызыклады Наил Минвәлиев. Ул узган ел геолокация буенча җир эшләре алып барылган урында кирәкле мәгълүматны төгәлләргә мөмкинлек бирүче программа уңышлы сыналды, дип өстәде. Шул ук вакытта автомат рәвештә электрон беркетмә формалаша, хезмәт чыгымнары кими, чиктәш оешмаларга өстәмә мөрәҗәгатьләр төшереп калдырыла. Бу ел дәвамында әлеге программа тәэминатын тулысынча гамәлгә кертү планлаштырыла.
Наил Минвәлиев билгеләп үткәнчә, Административ-техник инспекция идарәсе Казанның төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау өчен эшмәкәрләр белән очрашулар үткәрә, 2023 елда алар 700 дән артык бизнес вәкилләрен берләштергән. «2024 елда без инструментларыбызны профилактик визитлар белән тулыландырачакбыз. Оешма белән аның бизнес-юлы башында танышуны, конкрет мисалларда кагыйдә бозулардан кисәтүне максатчан дип саныйбыз», - дип ассызыклады ул.
Ә хокук бозуларны бетерергә ашыкмаганнар белән дәгъвалау эшен көчәйттеләр. Әйтик, 2023 елда суд 63 таләпне канәгатьләндерде, 165 хокук бозу судка кадәр һәм суд тәртибендә бетерелде. Киләсе елда бу эшне киңәйтү планлаштырыла.