(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар, Диләрә
Гафурова). Казанның Совет районында менталь
тайпылышлары булган балалар өчен шәһәрдә икенче уку-күнекмә фатиры тулы көченә
эшли башлады. Тест режимында ул узган елның көзендә ачылды. 2023 елның
сентябреннән декабренә кадәр ике фатирда барлыгы 53 бала белем алган. Бүгенге
көндә Минск урамында биш гаилә өчен дәресләр үткәрелә – аларга аутистик спектры
бозылган балалар да, аларның норматипик бертуганнары да килә. Белгечләр яшь
казанлыларны гади көнкүреш күнекмәләренә өйрәтәләр һәм якыннары белән сәламәт
мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итәләр. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин үзенчәлекле
балаларны социализацияләү процессының ничек баруы белән танышты.
«Район
башлыгы Роман Рәмиз улына рәхмәт, чөнки Совет районында инде икенче уку-күнекмә
фатиры эшли башлады. Мондый тагын бер киңлек тиздән Киров районында ачылачак.
Һәр районда ата-аналарга һәм менталь тайпылышлары булган балаларга ярдәм итү
өчен шундый фатирлар булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Мэр.
«Просто
другие» проекты өстендә тулы бер белгечләр командасы эшли. Фатирда көн саен
дүрт хезмәткәр – супервизор, куратор һәм ике өлкән белгеч эшли. Балаларга шулай
ук дүрт тьютор һәм Казан педагогия көллияте, Казан медицина университеты
студентлары ярдәм итә.
Илсур
Метшин аутистик спектры бозылган балалар белән эшләүгә яшь казанлыларны – бу
өлкәдә булачак белгечләрне җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Киләчәктә
сезнең эшегезгә ихтыяҗ зур булачак. Без фатирлар ачачакбыз, алар башка төрле
булачак, чөнки тәҗрибә белән яңа белемнәр килә. Аутистик спектры бозылган
балаларны эффектив укыту өчен кирәкле шартлар тудырыйк. Педагоглар, остазлар
һәм тренерлар булып үсегез, мондый гаиләләрне мөмкин кадәр күбрәк колачлый алу
өчен, илебездә һәм аннан читтә яңа нәрсәләр барлыгын белегез», – дип мөрәҗәгать
итте коллективка шәһәр башлыгы.
Бүгенге
көндә шәһәрдә булган ике «Путь к жизни» фатиры Совет районы хакимиятенең һәм
«Просто другие» җирле шәһәр иҗтимагый оешмасының уртак карамагында. Икенче
объектны Президент грантлары фонды акчасына ачтылар – иҗтимагый оешма конкурста
җиңү яулады һәм үз проектын гамәлгә ашыру өчен җиде миллион сум акча алды.
Көзгә Минск урамындагы өч бүлмәле иске фатир ремонтланган һәм тест режимында
балаларны кабул итә башлаган.
Уку-күнекмә
фатиры җитәкчесе Светлана Сафиуллина сөйләвенчә, икенче объектны ачу
нәтиҗәсендә яшь чиген арттырырга мөмкин булган – хәзер «Путь к жизни»
киңлекләренә 16-18 яшьлек балалар йөри ала. Моннан тыш, максатчан аудиторияне
колачлау 60 тан 150 кешегә кадәр киңәйде һәм уку юнәлешләре саны артты.
Минск
урамындагы икенче уку-күнекмә фатирында аутистик спектры бозылган балалар һәм
аларның бертуганнары көнкүреш, иҗат һәм һөнәри күнекмәләр ала. Бергә вакыт
үткәрү нәтиҗәсендә алар бер-берсенә якынлашалар, норматипик балалар
туганнарыннан оялудан туктыйлар.
«Сиблинглар (бер ата-ананың
балалары – ред. иск.) белән төзелгән система
туганнары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Аутист балага
булышканда, син аңа гына түгел, тулы бер гаиләгә булышасың. Еш кына норматипик
балалар икенче планга күчә, бөтен игътибар аутистик спектры бозылган балаларга
юнәлә. Бу фатирдагы дәресләр эчке һәм тышкы мөнәсәбәтләрне төзергә мөмкинлек
бирәчәк», - дип сөйләде уку-күнекмә фатиры җитәкчесе Светлана Сафиуллина.
63
кв.м артык мәйданлы уку-күнекмә фатирында балалар гадәти әйберләргә өйрәнәләр:
җыештыралар, юалар, тегәләр, пешерәләр. Бу күнекмәләрне үстерү аларга
көнкүрештә тәҗрибәлерәк булырга яки хәтта мөстәкыйль олы тормыш алып барырга
мөмкинлек бирәчәк.
Яңа
фатирда аутистик спектры бозылган балаларга берничә сәнгать юнәлеше дә бар.
Тәрбияләнүчеләр эбру яки ком техникасында рәсем ясауны, алмаз яки аква-мозаика
төзүне сайлый ала. Шулай ук балалар шәмнәр һәм гипстан әйберләр ясыйлар, аларны
соңыннан хәйрия ярминкәләрендә саталар. «Бу талантларын һәм вак моториканы
үстерү генә түгел, ә балаларга һөнәри юнәлеш бирү дә», – дип ассызыклады
Светлана Сафиуллина.
Балаларны
компьютер грамоталылыгына да өйрәтәләр, алар инде рәсемнәр ясау һәм фото
эшкәртү программасын үзләштергәннәр. Укытучы-волонтер Владислав Петров бер
сабые аутист булган дүрт бала атасы. Хатыны белән бергә алар үзенчәлекле
балаларга гади күнекмәләрне үзләштерүдә ярдәм итәләр.
«Әлеге
балалар техниканы бик яхшы беләләр, чөнки алар өчен бу кызыклы да. Без гади
әйберләрдән башлыйбыз: компьютерны кабызып сүндерергә өйрәнүдән. Алар барысын
да тиз отып алалар, хәтта алга таба миңа эш чылбырын кабатларга туры килми дә.
Хәзер алар текст документлары белән эшлиләр, рецептларны биттән күчереп язалар,
ә аннары аларны бастырабыз», – дип сөйләде ул Мэрга. Светлана Сафиуллина
компьютер грамоталылыгын өйрәтү балаларга һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм итә, дип
өстәде. Алар визуаль материаллар эшләүдә үзләрен күрсәтә алалар. Аның
сүзләренчә, типография белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла.
Ахырда
Казан Мэры Илсур проект кураторы Светлана Сафиуллинага җиһазлар сатып алу өчен
100 мең сум күләмендә сертификат тапшырды.
Исегезгә
төшерәбез, шәһәр башлыгы карары буенча мондый учреждениеләр ТР башкаласының һәр
районында булырга тиеш – бу хакта аның белән очрашуларда үзенчәлекле балаларның
ата-аналары сорады. Мәсәлән, Минск урамында аутистик спектры бозылган балалар
өчен уку-күнекмә фатиры шәһәрдә икенче булды, беренчесе 2022 елда Зәкиев
урамында барлыкка килде. Өченче фатирны Юдино бистәсендә ачу планлаштырыла.