(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь,
Диләрә Гафурова). Казанда 7 нче хастаханә базасындагы перинаталь үзәк киләсе
елның февралендә ачылачак. Феталь хирургия технологияләрен үз эченә алган,
елына 8 меңгә кадәр бала тудыру планлаштырылган медицина учреждениесе Идел
буендагы иң эре акушерлык үзәкләренең берсе булачак. Заманча җиһазлар ярдәмендә
алар йөклелек чорында хатын-кызларга, шул исәптән өзлегүләр рискы югары булган
хатын-кызларга югары технологияле ярдәм күрсәтә, шулай ук ана карынында
операцияләр үткәрә алачак.
Бүгенге
көндә барлык төзелеш эшләре тәмамланган, белгечләр авыр медицина җиһазларын
монтажлау белән шөгыльләнәләр. Объектның ачылуга әзерлеген Казан Мэры Илсур
Метшин бәяләп кайтты.
«Соңгы
15 елда без зур юл үттек. Әгәр элек капиталь ремонт, бала табучы хатын-кызлар
өчен лаеклы шартлар тудыруга шатлансак, хәзер без Казанга килгән дөнья
дәрәҗәсендәге технологияләр турында фикер алышабыз. Рөстәм Миңнехановка мондый
шартлар тудырылуы өчен рәхмәт. Саннар үзләре өчен сөйли – республика буенча
барлык бала табу очракларының 50% ы Казанда була. Югары технологияләр гаилә
парларының саны икенче, өченче һәм дүртенче балага артачагына ышаныч уята», –
дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Яңа
перинаталь үзәкнең куәте Казанда һәм бөтен республикада яшәүче хатын-кызларга
гына исәпләнмәгән. «Без Екатеринбург һәм Мәскәү арасында торабыз, анда феталь
хирургия технологияләре бар. Күрше төбәкләрне – Самара өлкәсен, Чувашияне,
Удмуртияне үз өстебезгә ала алабыз. Гомумән, Идел буе федераль округында,
бәлки, бердәнбер булырбыз, Россиядә мондый учреждениеләр бик аз», – дип сөйләде
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна
Шиһабетдинова.
Бүгенге
көндә 7 нче госпитальнең бала тудыру йорты шәһәрдә һәм күрше районнарда яшәүче
һәм акушерлык өзлегүләре һәм экстрагениталь авырулар куркынычы уртача яки түбән
булган йөкле һәм бала тудыручы хатын-кызларны кабул итә. Шул ук вакытта Казанда
73,7% бала тудыру очрагы теге яки бу акушерлык яки экстрагениталь патология
белән була. Гомумән алганда, йөкле хатыннарның авыру дәрәҗәсе югары һәм
вакытыннан алда туган балалар саны арта. Яңа медицина учреждениесендә аларга
югары технологияле ярдәм күрсәтеләчәк. Шуңа күрә бала табучы хатын-кызларның
күпчелеген нәкъ менә шунда кабул итү планлаштырыла.
Перинаталь
үзәктә эш ябык цикл буенча төзеләчәк, ягъни йөклелек чорында барлык кирәкле
медицина ярдәмен алырга мөмкин булачак. Мәсәлән, операция бүлмәләре белән бер
блок югары риск астындагы хатын-кызлар өчен булачак. Икенче блок – түбән риск
астындагы бала табучы хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлар консультациясе өченче
блокта урнашачак. Аларның якын урнашуы катлаулы ситуацияләргә шунда ук җавап
бирергә мөмкинлек бирә.
Моннан
тыш, вакытыннан алда туган балаларны нәкъ менә яңа перинаталь үзәктә карый
алачаклар – аларны Республика балалар хастаханәсенә яки 1 нче балалар
хастаханәсенә алып барырга кирәк булмаячак.
«Мондый
учреждениеләрне сафка кертү сабыйлар үлеме күрсәткечләренең кискен кимүенә
китерә. Бүгенге көндә Казанда сабыйлар үлеме күрсәткече 2,1% тәшкил итә, ә
республика буенча – 3,2% тирәсе», – дип ассызыклады ТР ССМ Казан буенча
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Перинаталь
үзәк төзелеше 2022 елның мартында башланды. Заказчы – ТР Баш инвестиция-төзелеш
идарәсе, проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» ДУП, подрядчы –
«Евростройхолдинг+»ҖЧҖ. 20 мең кв метрдан артык мәйданлы җиде катлы бинада
кабул итү һәм консультатив-диагностика бүлекләре, яралгыны антенаталь саклау
үзәге, тәүлек әйләнәсе торучы акушерлык стационары һәм неонатология стационары,
лабораторияләр һәм диагностика блоклары урнашачак. Ә гинекология бүлегендә 22
атнага кадәр авырлы хатыннарны югары риск төркеме белән кабул итәчәкләр.
Яңа
медицина учреждениесендә акушерлык стационары тәүлек әйләнәсе 80 урынга
исәпләнгән һәм дүрт операция бүлмәсен үз эченә ала, аларның берсендә
рентгенохирургия һәм яралгыга операцияләр үткәрү мөмкинлеге булачак. Алты шәхси
бала тудыру залы да каралган. 40 урынга исәпләнгән неонатологик стационарның
физиотерапия блогы һәм катамнез кабинеты бар. Анестезиология һәм реанимация
бүлегендә тагын 22 койка, ә яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив
терапия бүлегендә 25 койка урнаштырылачак.
Стационарда
санузеллар белән ике урынлы һәм бер урынлы палаталар җиһазландыру
планлаштырыла. Бала табучы хатын-кызлар янында имезү буенча консультантлар һәм
психологлар булачак. Белгечләр физиотерапия үткәрергә өйрәтелгән.
Илсур
Метшин медицина учреждениесе җитәкчелегеннән кадрлар белән тәэмин ителеш
хакында кызыксынды. 7 нче хастаханәнең баш табибы Артур Делян хәбәр
иткәнчә, хәзер перинаталь үзәккә Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Якутск табибларын
җәлеп итәләр. «Кадрлар җыюыгыз бик яхшы. Санкт-Петербургтан безгә килүләре
сөендерә. Безнең медицинада яңа кадрлар үссен», – дип билгеләп үтте Мэр.
Бүгенге
көндә М.Н.Садыйкова исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе стационар,
дәвалау-тернәкләндерү үзәге, дүрт поликлиника, бала тудыру йорты, травмпункт
һәм өч хатын-кыз консультациясен үз эченә ала. Тәүлек әйләнәсе эшләүче
стационар – 1384 урынга, көндезге стационар 197 урынга исәпләнгән. Хирургия
блогында 13 операция бүлмәсе, реанимация блогында 63 койка каралган. Шулай ук
34 клиник һәм 8 диагностик бүлекчә бар. Медицина учреждениесендә барлыгы 3,6
мең кеше эшли, шул исәптән 963 табиб.
2018
елдан 2023 елга кадәр Казанда 33 поликлиника, 14 хатын-кыз консультациясе һәм
ашыгыч медицина ярдәме подстанциясе һәм 20 балалар поликлиникасы ремонтланган.
13 медицина учреждениесе төзелгән, алар арасында – Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасы филиалы.
Перинаталь
үзәктән тыш, 2024 елда Салават Күперендә поликлиника һәм Чабакса һәм
Борисоглебск поселокларында табиб амбулаторияләре ачу планлаштырыла.