(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь,
Диләрә Гафурова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада шәһәр медицина
династияләре вәкилләрен хөрмәтләде. Чарага 10 гаилә чакырылган иде, аларның
сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләренең өч һәм аннан да күбрәк буыны бар, ә
берсенең гомуми стажы 500 ел тәшкил итә. Шәһәр башлыгы аларга рәхмәт хатлары
һәм истәлекле билгеләр тапшырды.
«Татарстан
башкаласында коронавирус пандемиясе вакытында үз көчен күрсәткән, заманча
чакыруларны уңышлы башкаручы сәламәтлек саклау системасы булдырылды. Әлбәттә,
медицина династияләре әлеге җайга салынган механизмны формалаштыруга зур өлеш
кертәләр, аның аерылгысыз өлеше булып торалар», – дип мөрәҗәгать итте Илсур
Метшин.
Мэр
тантанада катнашучыларның һәрберсенең сәламәтлек саклау системасын үстерүгә
керткән өлешләрен билгеләп үтте, аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде:
«Әлеге һөнәргә булган мәхәббәтебезне һәм хөрмәтебезне хезмәттәшләребез белән
бергә гамәлгә ашырылган проектлар аша җиткерергә тырышабыз, табиблар һәм
медицина хезмәткәрләре эшләгән шартлар бу бөек һөнәргә лаеклы булсын иде».
Соңгы биш елда Казанда 33 шәһәр һәм 20 балалар поликлиникасы, 14 хатын-кыз
консультациясе һәм ашыгыч медицина ярдәме подстанциясе ремонтланган.
ТР
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы
Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында табиб
династияләрен хөрмәтләү инде алтынчы тапкыр үткәрелә. «Казанда йөзләгән
медицина династиясе бар. Алар үткәнгә генә түгел, киңлеккә дә үсә. Узган ел без
династиягә ике-өч буын бүләкләр тапшырдык, ләкин бер буынның 10 табибы булырга
мөмкин. Бу юлы без өч-дүрт буынлы династия вәкилләрен чакырдык», – дип
ассызыклады ул.
Шуларның
берсе – Булатов-Заинконниковлар гаиләсе. Аларның гомуми медицина стажы 500 ел
тәшкил итә, ә гаилә әгъзаларының карьерасы сугыш елларында үсеш ала башлый.
Династия 1673 нче эвакуация госпиталенең баш хирургы булып эшләгән һәм Казан
медицина университетында балалар хирургиясе кафедрасына нигез салучы Петр
Николаевич Булатовтан башлана.
Иң
яшь бүләкләнүче гаилә Родионовлар династиясе булды, аларның гомуми стажы – 85
ел. Династия үз тормышын Республика туберкулезга каршы хастаханәсенә һәм фәнни
эшкә багышлаган Евгения Ивановнадан башлана. Фәннәр кандидаты була торып,
хатын-кыз 24 тән артык хезмәт язган.
Родионовлар
һәм Булатов-Заинконниковлардан тыш, Казан Мэры Низамовлар, Закировлар,
Добрынин-Ивойловлар, Ресницкий-Шепталиннар, Галләмов-Гамировлар, Анисимовлар,
Садыйков-Зиатдиновлар, Мөбарәкшиннар династияләренә рәхмәт хатлары һәм
истәлекле билгеләр тапшырды.