(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь, Камилә Вилданова). Киләсе елда капиталь ремонт программасы буенча Казанның 163 күпфатирлы йортында 2,4 млрд сумлык эшләр башкарылачак. 57 йортта 156 лифтны алыштыру планлаштырыла, тагын 44 йортта инженерлык челтәрләре, шулай ук 53 йортның түбәләре һәм 40 бинаның фасадлары ремонтланачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Быел йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланган инде. Өч еллык план буенча, 2023-2025 елларда, 7 млрд сумнан артык суммага 554 күпфатирлы йортны яңарту планлаштырыла. Быел 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелде, 207 йортта лифтлар, фасадлар, түбәләр, җылыту, су белән тәэмин итү челтәрләре, янгынга каршы саклану системалары, канализация яңартылды, подвалларда һәм баскыч мәйданчыкларында электр үткәргечләрен алыштыру буенча эшләр башкарылды. Моннан тыш, республика бюджеты акчалары хисабына җылыту радиаторлары һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә сөлге киптерә торган җайланмалар алыштырылды.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, шәһәр үз вакытында кабул ителгән Россия Президенты карары ярдәмендә йортларны капиталь ремонтлау буенча масштаблы программаны тормышка ашыра. Бүгенге көндә ТР башкаласында 3 мең 654 объект яңартылган, шуларның 1303 ендә комплекслы эшләр башкарылган.
«2007 елда без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның күчмә Дәүләт Советы моның өчен муниципалитетлар җаваплы дип сөйләгән хәлгә юлыктык. Ләкин Шәймиев Минтимер Шәрип улы канатлы фраза әйтте: «Әйе, җаваплылык муниципалитетларныкы, әмма кешеләр безнеке». Һәм без бу проблемадан теләсә күпме йөз чөерә алабыз, әмма аны муниципалитетка да, хәтта Татарстан кебек уңышлы һәм алга киткән төбәккә дә хәл итү мөмкин түгел. Ул вакытта капиталь ремонтка мохтаҗ булмаган йортларны санау җиңелрәк иде. Безнең 25% диярлек түбәдән су үтә, ике меңләп лифт йөрми иде. Бу саннар – күтәрә алмаслык штанга. Торак фондын капиталь ремонтлау программасын кабул иткән Владимир Владимирович Путинга, Федераль хөкүмәттәге коллегаларга, министрлыкка, Цицин фондына рәхмәт. Без бу юлны бергә үтәбез», - диде Мэр.
Быел Казанда йортларны капиталь ремонтлау буенча подряд оешмалары булып 37 компания тора, алар арасында: «КазаньСтройКонсорциум», «Лифт-Строй Компания» һәм «РемонтСтройСервис». Алар конкурс нәтиҗәләре буенча сайланды. Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә, оешмаларны сынау дәүләт экспертизасын узган проект-смета документациясе нигезендә үткәрелгән. Төзелеш контроле функцияләрен «Техник күзәтчелек хезмәте» МУП башкара, ул шулай ук аукцион аша сайланган.
Ел дәвамында 81 түбә ремонтланган, 62 бинада җылыту челтәрләре, 48 объектта фасадлар алмаштырылган. Моннан тыш, 54 йортта 152 лифт урнаштырылган. Эшләр ике мәдәни мирас объектына да кагылган.
Аларның берсе – 1917 елда төзелгән Ульянов-Ленин урамындагы 31 нче йортта урнашкан Сухановлар утары буларак билгеле ике катлы агач йорт. Объектта инженерлык челтәрләрен алыштырдылар, түбәләрне һәм фасадларны ремонтладылар. Шулай ук Театр урамындагы 5 нче йортның түбәсен алыштырдылар», – дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин.
Моннан тыш, Мэр инициативасы буенча, коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен билгеләнгән Дубравная урамындагы 43 нче йортның түбәсе ремонтланган һәм һава торышына карап көйли торган җайланмалар урнаштырылган.
Эксперимент буларак быел беренче тапкыр Шамил Усманов урамындагы 17 нче йортта вентканалларны һәм төтен чыгу юлларын ремонтлаганда сыгылмалы полимер җиңсә кулланылды. Бәясе буенча мондый эш барлык инженерлык челтәрләрен алыштыру белән чагыштырырлык.
«Бик кыйммәткә төште, без быел эксперименталь рәвештә бер проектны башлап җибәрдек. Республика җитәкчелегенә һәм хөкүмәткә, федераль коллегаларыбызга бу эшләрне башкару өчен финанс инструментын эзләү кирәклеге турында күрсәтербез, сөйләрбез», - диде Илсур Метшин.
Күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы буенча башкарыла торган эшләр исемлегенә шулай ук тавыш ярдәмендә хәбәр итү, төтенне бетерү, янгын сүндерү белән автомат рәвештә идарә итүне тәэмин итүче автомат янгынга каршы саклану системаларын алыштыру кертелгән. Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел ике биек йортта эшләр башкарылган, тагын 24 шундый система урнаштырырга кирәк.
Быел ремонтланган 19 йорт территориясендә параллель рәвештә ишегалларын төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. «Безнең ишегалды» республика программасы соңгы өч елда 64 йортка кагылды. Мәсәлән, Серов урамындагы ишегалды начар күрүче шәһәр халкының ихтыяҗларын исәпкә алып төзекләндерелгән. Халык өчен пергола, балалар һәм спорт мәйданчыклары, коймалар һәм әйләнмәле тротуар төзелгән. Ә бина фасадында рәссам Валентин Серовның картиналары сюжеты белән мурал барлыкка килде: «Шәфталулар белән кыз», «Рәссам Коровин елга ярында» һәм «Европаны урлау».
«Киләчәк өч еллык планнар инде расланган. Документларны рәсмиләштерү тулы көченә бара. Без торак фондын капиталь ремонтлауны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы белән үрелеп барырлык итеп планлаштырырга тырышабыз. Йорт та ремонтлана, ишегалды да тәртипкә китерелә – кешеләрдә бөтенләй башка кәеф», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.