(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь). Казан федераль университетының 6 нчы тулай торагында капиталь ремонт тәмамланды. Эшләр бу елның языннан ноябренә кадәр дәвам итте. Бүген яңартылган бинаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин карады.
6 нчы номерлы тулай торак Гадел Кутуй урамындагы 2 нче номерлы йортның 2 нче корпусында урнашкан тугыз катлы бинаны 1976 елда төзегәннәр. Биредә административ, уку һәм торак зоналары, гомуми файдалану урыннары (кухнялар, душ бүлмәләре, үтүкләү бүлмәләре) бар. Студентларны урнаштыру өчен 600 урынга исәпләнгән 213 бүлмә каралган, шул исәптән аз хәрәкәтле укучылар өчен бер бүлмә.
Рөстәм Миңнеханов актлар һәм уку залларын, торак блокларны һәм гомуми файдаланудагы урыннарны карады. Аңлатмаларны КФУ ректоры Линар Сафин һәм югары уку йортының хуҗалык эшчәнлеге буенча проректоры Алмаз Мингулов бирде. Аерым алганда, кунакларга ял эшчәнлеген оештыру өчен холлның ничек кулланылуын күрсәттеләр.
Шулай ук ТР Рәисе Оренбург өлкәсеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән студент яшәгән бүлмәне карады. Бина халыкның аз мобильле төркемнәре вәкилләренең ихтыяҗларына туры китереп җиһазланган.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, тулай торакка капиталь ремонт федераль бюджет акчасына башкарылган, һәм ил җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Без КФУда зур уңай үзгәрешләр булуын күрәбез. Бүгенге көндә студентларга яшәү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. Алга таба да шулай дәвам итәргә!» – дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, ТР Рәисе КФУ профкомы активистлары белән дә аралашты. Алар аңа социаль һәм тәрбия эшләре турында сөйләделәр. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов студентларга шундый ук актив булып калуларын теләде, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.
Фоторепортаж
Видеорепортаж