(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь, Диләрә Гафурова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр инновацияләре өлкәсендә Гуанчжоу халыкара премиясендә Казанның бүләкләнүен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы башкаласы «Кече Акчарлак күле» паркын төзекләндерү проекты өчен мактау медале белән бүләкләнде, ул 15 катнашучыдан торган премия шорт-листына кергән илнең бердәнбер муниципалитеты булды.
«Төзекләндерү эшенең яңа мисалы. Акчарлак күлләре янындагы паркның тернәкләндерү проекты дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан бәяләнде. Казан шәһәр инновацияләре өлкәсендә Гуанчжоу Халыкара премиясенең мактау медале белән бүләкләнде. Бу, мөгаен, бөтен дөнья муниципалитетлары ярышкан шәһәр «Оскары»дыр. Казан халыкара премия шорт-листына эләккән илнең бердәнбер шәһәре булды», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Конкурска 54 илнең 193 шәһәреннән барлыгы 274 гариза килгән. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы шартларда Гуанчжоудагы мэрларның Глобаль форумында котладылар. Моннан тыш, халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясендә Казан өченче урынны яулады. ТР башкаласын Сяньнин (Кытай) һәм Пимпри-Чинчвада (Һиндстан) шәһәрләре узып китте, аларның халкы Казан халкы саныннан берничә тапкыр күбрәк.
Илсур Метшин ТР башкаласы өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерде.
Казан 520 мең тавыш җыйды. Шәһәр өчен тавыш биргән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Монда Татарстан һәм Казан халкы гына катнашмады. Без боларның барысын да бәялибез, яңа проектлар сезнең мәхәббәтегезне яуласын өчен эшләвебезне дәвам итәчәкбез», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Кече Акчарлак күлен 2021 елда төзекләндерделәр. Проект нигезендә «Җиде сәламәтлек чыганагы» концепциясе ята: территориядә янәшәдә урнашкан 7 нче хастаханә пациентларын тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү өчен функциональ зоналар булдырыла, физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия һәм җәмәгать бакчасы өчен мәйданчыклар барлыкка килә. Барлык эшләр медицина тернәкләндерүе өлкәсендәге экспертлар һәм хастаханә хезмәткәрләре фикерен исәпкә алып башкарылган. Россия өчен мондый функционалы булган җәмәгать киңлекләрен булдыру уникаль практика булып тора.