(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь, Диана Жиленкова). Казанда яңа адреслы программа буенча 10 елга реклама конструкцияләрен урнаштыруга килешүләр төзү хокукына электрон сатулар узды. Анда бер Казан һәм ике Мәскәү компанияләре катнашты. Лотның старт бәясе 269,6 млн сум тәшкил итте, бәяләрне арттыруга 593 адым ясалды. ТР башкаласыннан бер фирма җиңде, нәтиҗәдә рекордлы 1 млрд 67 мең сум күләмендә акча җыелды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов сөйләде.
«Икътисад буенча нәтиҗә шаккатыргыч, бу лакмус кәгазе. 33 конструкция өчен 1 миллиард сум, арттыру өчен 500 дән артык адым – чын баталия һәм сугыш. Шәһәр бюджетка өстәмә керемнәр ала, аларны без төзекләндерүгә, социаль объектларга юнәлтәчәкбез, ә бизнес яңа формат һәм үсеш өчен яңа нокталар ала», – диде Мэр Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, Казан компаниясе Мәскәүдән килгән көндәшләре белән бертигез көрәшеп кенә калмады, ә җиңү дә яулады. «Бизнес белән диалогта бергә эшләүнең җимешләре бүгенге көндә безнең компанияләрнең Казанда бертигез көрәшә һәм җиңә, чәчәк ата торган дәрәҗәгә җитүенә китергәненә мин бик шат. Барыбызга да эшегездә, реклама базарына һәм бизнеска уңышлар телибез. Без тәртип урнаштырдык һәм башка шәһәрләргә үрнәк күрсәттек, проспектларны, бина фасадларын чүпләмичә, зәвык белән эшләргә мөмкин һәм кирәк, һәркем өчен бердәм һәм ачык таләпләр. Ул вакытта шәһәр дә, халык та, бизнес та, бюджет да ота», - дип йомгаклады ТР башкаласы башлыгы.
Биш ел эчендә Казанның реклама базары күләме 35% ка арткан
Әскәр Баһаветдинов сөйләгәнчә, сатуларда старт бәяләре 2018 елда аукционда алынган финал суммалары дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бер еврощитны урнаштыру контрактының уртача бәясе 32,3 млн сум тәшкил иткән, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән җиде тапкыр күбрәк. Беренче һәм икенче еллар, шулай ук унынчы елның соңгы кварталы өчен 240 млн сум күләмендә түләү шәһәр бюджетына кергән инде. Хәзер реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт документациясен рәсмиләштерәләр.
Спикер сүзләренә караганда, соңгы биш елда Казанның реклама базары күләме 35% ка арткан – 680 нән 900 млн сумга кадәр. Сәбәпләрнең берсе демографик үсеш булган. Әйтик, биш ел эчендә шәһәрдә яшәүчеләрнең саны 63 мең кешегә арткан, бу Яшел Үзән халкы белән чагыштырырлык.
«Безнең шәһәр бөтен Россиядән күп кенә актив кешеләр өчен җәлеп итү үзәгенә әверелде, беренче чиратта, бу бирегә укырга килгән, ә аннары Казанда яшәргә һәм эшләргә калган, гаилә корган яшьләр», – дип билгеләп үтте докладчы.
Шулай ук реклама базары тулаем Россия буенча да үскән. 2023 елның беренче яртыеллыгында рекламаның гомуми күләме 315 млрд сумнан артып киткән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 27% ка күбрәк.
Цифрлы экранлы реклама конструкцияләре саны 138 дән 170 кә кадәр артачак
Цифрлы чыганаклар да үсә бара. Бер ел элек Казанда цифрлы экранлы 90 реклама конструкциясе булган, ә бүген аларның саны 138 тәшкил итә. Ел ахырына кадәр шәһәрдә барлыгы 170 шундый объект булыр дип көтелә.
«Бу алшартлар, шулай ук Россия реклама базарында катнашучыларның реаль сораулары 2023 елда схеманы еврощитларны урнаштыруның 33 яңа урыны белән тулыландыру проектын әзерләүгә һәм гамәлгә ашыруга, шул исәптән цифрлы мөмкинлекләр белән, һәм бу урыннарга сатулар үткәрүгә китерде», – дип аңлатты Әскәр Баһаветдинов.
Шул ук вакытта яңа урыннар гамәлдәге нокталарның коммерция ягыннан җәлеп итүчәнлеген киметмәслек һәм шәһәрнең барлык районнарын максималь рәвештә колачлаларлык итеп сайланган. Беренче чиратта элек реклама конструкцияләре урнаштырылмаган урамнар яки аларның участоклары сайлана. Шул рәвешле, яңа адреслы программа гамәлдәге программа белән кисешми, ә аны тулыландыра гына.