(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь,
Камилә Вилданова). Бүген Г.Камал исемендәге театрда үз эшен «Милли үзенчәлек
чагылышы» темасына багышланган «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы
башлады. Форумны ачып, Казан Мэры Илсур Метшин анда катнашучыларны сәламләде,
экспертлар фикер алышуына чыгарылачак яңа шәһәр концепцияләре турында сөйләде
һәм шәһәрнең архитектура күренешен формалаштыруда милли үзенчәлекнең роле
турында үз фикере белән уртаклашты.
«Бүген
без архитектура контекстында принципиаль мөһим халыкара диалог башлыйбыз, аны
киләчәктә тәҗрибә, технологияләр һәм алымнар белән уртаклашу белән дәвам итәргә
өметләнәбез. Казанда булачак БРИКС саммиты кырында БРИКС илләре арасында
архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында тиешле килешүгә
кул куярга әзерләнәбез. Шул исәптән БРИКС илләре архитекторлары ассоциациясен
булдыру турында да», – диде Илсур Метшин.
Мэр
билгеләп үткәнчә, форум ярдәмендә шәһәрдә ике-өч ел эчендә принципиаль рәвештә
башка профессиональ мохит формалашкан, анда катнашучылар бүген гамәлгә
ашырылган һәр проект өчен үз исемнәре белән җавап бирергә әзер.
Шәһәр
башлыгы сүзләренчә, форум өчен сайланган төп тема архитектура җәмәгатьчелеген
принципиаль рәвештә башка дәрәҗәгә чыгара. Милли үзенчәлек территориянең
көндәшлеккә сәләтлелегенең мөһим факторы булып тора, ә төбәк рухына тугрылык
кешеләрне үз шәһәрләренең чын патриотлары итә, дип саный Мэр.
Форум
башланганчы, оештыручылар архитектурада милли үзенчәлекнең ничек чагылышы, аны
ничек саклап калу һәм киләчәк буыннарга саклык белән тапшыру турында идеяләр
җыюны башлап җибәрделәр. Белгечләр белән беррәттән, халык та үз фикерләрен
белдерде. Алтмыштан артык эш, мәсәлән, «Милли үзенчәлек архитектурасы» һәм
«Милли үзенчәлек сәнгате» конкурс номинацияләре буенча килгән.
«Милли
үзенчәлек – халык орнаментыннан, характерлы бизәкләрдән һәм төсләрдән югарырак.
Бу тарихта бөтен халыкның үсешенең конкрет эпизодын, аның казанышларын,
үзенчәлеген, интеллектын, мәдәниятен, кыйммәтләрен саклап калу мөмкинлеге.
Бүген милли язулы архитектура турында фикер алышуга Кытай, Төркия, Иран,
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстаннан дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез
кушылуына мин чын күңелдән шатмын», – диде Илсур Метшин.
Шәһәрнең
су территорияләрен һәм яр буе инфраструктурасын үстерү форумның икенче төп
темасы булачак. Үз чыгышында Мэр билгеләп үткәнчә, Казан тарихында суга
һәрвакыт аерым урын бирелгән, тигез урында кайнап торган казан турындагы
риваятьтән башлап.
Шәһәр
башлыгы инициативасы белән экспертлар форумда сәнәгать зоналарын реновацияләү
турында фикер алышачак. Илсур Метшин фикеренчә, бу территорияләрне уңайлы
итәргә һәм төзекләндерергә кирәк, чөнки заводчылар турында кайгырту, мәсәлән,
ашханәләрне ремонтлау һәм социаль ташламалар бүлеп бирү белән генә чикләнергә
тиеш түгел. Мэр искәрткәнчә, бүгенге көндә элеккеге сәнәгать зоналарын
реновацияләү буенча тәкъдимнәр эшләнгән инде.
Үз
чыгышында Илсур Метшин М12 трассасын төзү проектын тормышка ашыруга һәм әлеге
проект ача торган перспективаларга тукталды.
«Тарих
дәреслекләреннән без яхшы беләбез, бөек ефәк юлы үз вакытында шәһәрләрне һәм ул
үткән җирләрне җитди үзгәрткән. Яңа юл шулай ук безнең шәһәрләрнең йөзен
үзгәртәчәк. Һәм, әлбәттә, без үзгәрешләрне пассив рәвештә көтәргә тиеш түгел, ә
уңай үзгәрешләр продюсеры булырга тиеш. Трассаны тулысынча файдалануга тапшыру
белән Казан Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы күпернең ролен тагын бер кат
раслаячак. Яңа юл аның янында урнашкан шәһәрләрнең икътисадына кумулятив тәэсир
итәчәк, алар өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Татарстан Республикасы территориясе
аша уза торган М12 автомобиль юлында 6 яңа күпфункцияле зона ачылачак, алар
территориясендә уен һәм спорт мәйданчыклары, җәйге терраса, фуд-корт,
супермаркет, даруханә, ана һәм бала бүлмәсе, иркен бәдрәфләр, шулай ук кер юу
һәм душ бүлмәләре урнашачак. М12 «Восток» трассасын ачу өстәмә бер миллион
турист җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Мэр һәм форумда
катнашучыларга әлеге проектны гамәлгә ашырганда тагын нәрсә каралырга тиешлеге
турында фикер алышырга тәкъдим итте.
«Казаныш»
халыкара-төзелеш форумы ТР башкаласында 5-7 нче декабрьдә уза. Ул 2024 елның
октябрендә Казанда БРИКС илләре саммиты алдыннан бара. Зур урбанистик
конгресста чит ил делегатлары, шул исәптән эре шәһәрләр мэрлары, архитекторлар,
урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр катнаша. Аерым алганда, БРИКС
илләреннән Кытай, Иран, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән экспертлар
җәлеп ителгән. Шулай ук форум кысаларында Катар һәм Төркия вәкилләренең визиты
булачак.
Форумда
5 000 нән артык катнашучы көтелә. Төп темасы — «Милли үзенчәлекне
чагылдыру» — аның барлык төп трекларында ачыла. Әйтик, программада шәһәрләрне
үстерү һәм аларның уникаль кодын саклау стратегияләре белән бәйле халыкара
кейслар турында фикер алышу һәм презентацияләү, креатив кадрларны җәлеп итү,
эре транспорт проектларының төбәкләрне үстерүгә, табигый территорияләрне
үстерүгә һәм җитештерү биналарын һәм зоналарын редевелопментлауга йогынтысы һәм
башка күп нәрсәләр бар.