(Казан
шәһәре KZN.RU, 4 нче декабрь, Диләрә Гафурова, Камилә Вилданова). Бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин
Казанны яңа елга бизәү эшен 15 нче декабрьгә тәмамларга кушты. Бу вакытка
урамнарны традицион рәвештә төрле төстәге гирляндалар, ялтырап торган
арт-объектлар бизәячәк, ә паркларда һәм скверларда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен
чыршы шәһәрчекләре барлыкка киләчәк. Бәйрәм чараларын уздыруга әзерлек турында
район башлыклары хәбәр итте.
«Казанның
барлык районнарында да халык һәм кунакларны җәлеп итү нокталары урнашачак,
шәһәр үзәге генә бизәлмәячәк. Район мәйданчыкларында һәм торак массивларда
йөздән артык чыршы шәһәрчеге булачак. Администрацияләрдә бәйрәм бизәлеше һәм
чаралар оештыру буенча гына эш алып барылмый. Район башлыкларыннан үз
гаиләләрендәге балаларга аерым игътибар бирүләрен үтенәм, беркем дә бүләксез
һәм игътибарсыз калмасын», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр Мэры.
Шәһәрнең
бәйрәм бизәлешенә шәһәр эшкуарлары да кушыла, дип билгеләп үтте Мэр.
«Бизнеска
зур рәхмәт. 10 ел элек без аларга, шәһәрнең бәйрәм бизәлешенә үз өлешләрен
кертүне сорап, сак кына мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә чарада катнашулары,
шәһәрне һәм үзләренең керү төркемнәрен бизәргә теләүләре өчен рәхмәт белдерәсе
генә кала. Күпләр моңа бик теләп якын киләләр, һәм бу безнең бәйрәм
атмосферасын тудыра. Бу хезмәт күрсәтү өлкәләре өчен мөһим – алар яхшырак эшлиләр.
Шәһәрне бизәү буенча барлык эшләрне 15 нче декабрьдән дә соңга калмыйча
тәмамларга кирәк», – диде Илсур Метшин.
Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнарында 70 тән артык
бәйрәм чарасы планлаштырылган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары
өчен аерым чаралар исемлеге төзелде – бер меңнән артык бала бүләкләр алачак.
Яңа ел тамашалары шулай ук авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль куркыныч
хәлдә калган гаиләләрдәге балалар өчен дә узачак, дип хәбәр итте администрация
башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов.
Район
территориясендә барлыгы 43 чыршы шәһәрчеге ачылачак. Ә 24 нче декабрьдә «Крылья
Советов» паркында төп чыршыны ачу тантанасы узачак. Быел мәйданчыкта яңа 20
метрлы чыршы урнаштырылачак.
Киров
һәм Мәскәү районнарында шәһәр халкы һәм
кунаклары өчен 12 чыршы шәһәрчеге ишекләре ачылачак. Төп бәйрәм
мәйданчыкларында икенчел чималны аерым җыю өчен урналар урнаштырылачак, шулай
ук экологик агарту мастер-класслары үткәреләчәк, «Сосновая роща» паркында
икенчел чималдан яңа ел чыршылары конкурсы узачак.
«Быел
без 150 төрле урынны бизәргә уйлыйбыз. «Сосновая роща» паркында яңа бизәлеш
барлыкка киләчәк, аның темасы – балачак хатирәләре. Яңа ел бәйрәме символларын,
иске мультфильмнардан һәм әкиятләрдән кадрлар куллану халыкны күңелле
балачакның тылсымлы атмосферасына алып керәчәк. Традиция буенча, паркта шугалак
оештырылачак, тематик фотозоналар һәм яңа ел ярминкәсе ачылачак», – дип хәбәр
итте район башлыгы Сергей Миронов.
Вахитов
һәм Идел буе районнарында филармония
янындагы скверда чыршы шәһәрчеге җәлеп итү үзәге булырга вәгъдә итә –
мәйданчыкны 16 метрлы ылыслы гүзәл агач бизәячәк. Администрация башлыгы Альберт
Салихов хәбәр иткәнчә, конструкция җылы ак төсмердәге кар бөртекләреннән
ясалачак.
Моннан
тыш, районнарда җәмәгать тукталышлары бизәләчәк, урамнарга кар җыю
машиналарының бизәлгән колоннасы чыгачак, биналарның фасадлары һәм керү
төркемнәре дә игътибарсыз калмаячак.
Совет
районында Яңа елга идарәче компанияләр ярдәмендә
91 күп фатирлы йортның фасадларын яктылык иллюминацияләре белән бизәячәкләр.
Беренче
тапкыр чыршы шәһәрчеге «Светлая долина» паркында ачылачак, зур чыршы һәм
сәхнәле мәйданчык 40 меңнән артык яңа торак комплекслар һәм якын-тирәдәге торак
массивларда яшәүчеләргә исәпләнәчәк. Шәһәр халкының яраткан яңа ел чаралары –
«Яңа ел экспресс» урам театры чыгышлары, «Яңа ел хобби-бокс» проекты һәм Добрый
Советский клоуны тамашасы планлаштырылган.
«Совет
районы территориясендә барлыгы 45 яңа ел мәйданчыгы эшләячәк дип планлаштырыла,
аларда 19 чыршы шәһәрчеге бар, шуларның 4 се төп мәйданчык булачак.
Каникулларда 100 дән артык чара уздыру планлаштырыла», – дип билгеләп үтте
администрация башлыгы Роман Фәтхетдинов.