(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). 5
нче декабрьдән 7 нче декабрьгә кадәр Казанда уза торган «Казаныш: милли
үзенчәлекне чагылдыру» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында БРИКС
илләре архитекторлары берләшмәсен булдыру инициативасы тәкъдим ителде. Аның төп
бурычы – дәүләтара берләшмәдә катнашучы илләрдә яшәүче кешеләрнең тормыш
сыйфатын күтәрү, шулай ук архитектура проектларының сәнгать һәм инженер-техник
сыйфатларын күтәрү өчен халыкара тәҗрибә алмашуны һәм иң яхшы практикаларны
җайга салу.
Ассоциацияне
оештыру инициативасы белән Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады – ул аны
форумның беренче көнендә «Заманча шәһәрләр үсешендә әһәмиятле ресурс буларак
милли үзенчәлек» пленар сессиясе кысаларында тәкъдим итте. Татарстан башкаласы
көнбатыш һәм көнчыгыш мәдәниятләре тоташкан урын булып тора. Аның уникаль
мәдәни коды һәм күп гасырлык традицияләре шәһәр тормышының барлык өлкәләрендә
дә күренә, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Шуңа күрә нәкъ менә Казанның төрле
илләр һәм шәһәрләрнең уникаль тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен мәйданчык һәм
БРИКС илләре архитекторлары берләшмәсен булдыру инициативасы башланган урын
булачагы бик тә дөрес.
Анда
катнашу өчен халыкара иҗтимагый оешмалар чакырыла, аның әгъзалары булып
архитекторлар, БРИКС илләренең архитектура берлекләре, архитектура юнәлеше өчен
җавап бирүче дәүләтара берләшмәнең рәсми затлары тора. Составы ике елга бер
тапкыр уздырылырга планлаштырылган съездда тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Шул ук вакытта рәислек итүче ил һәм берләшмә президенты билгеләнәчәк.
Ассоциация
студентлар белән даими алмашуны җайга салачак, укучылар һәм яшь архитекторлар
өчен алмашу һәм стажировка программалары оештырачак. Моннан тыш, әһәмиятле
объектларның архитектура проектларын булдыру өчен халыкара конкурслар оештыру
яңа берләшмә эшчәнлегенең төп аспектларының берсе булачак.
«Ассоциация
БРИКС илләренә иң яхшы профессиональ кадрларга керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк
һәм әйдәп баручы архитектура бюроларын конкурсларга чакыру процедураларын күпкә
җиңеләйтәчәк. Алдынгы архитектура мәктәпләрендә стажировкалар ярдәмендә
сыйфатлырак профильле белем алу өчен мөмкинлекләр бирәчәк. Төрле илләр
белгечләре арасында төзелеш өлкәсендә белем һәм технологияләр алмашуны
яхшыртачак», - дип аңлатты Илсур Метшин.
Шәһәр
төзелеше өлкәсендә халыкара экспертизага керү дә мөһим. «Гомумән алганда,
ассоциация эше архитектура җәмәгатьчелегенең белем дәрәҗәсен күтәрергә
мөмкинлек бирәчәк. Үз чиратында архитекторлар үз проектларын гамәлгә ашыру
географиясен шактый киңәйтә һәм халыкара конкурсларда катнаша алачак», — дип
билгеләп үтте Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
«Казаныш»
халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче декабрьдә уза, ул 2024
елның октябрендә Казанда БРИКС илләре саммиты алдыннан үткрелә. Иң зур
урбанистик конгресста 7 илдән чит ил делегатлары, шул исәптән иң зур шәһәрләр
мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр катнаша. Аерым
алганда, Россиядән 200 дән артык белгеч, БРИКС илләреннән — Кытай, Иран,
Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән экспертлар җәлеп ителгән. Шулай ук
форум кысаларында Катар һәм Төркия вәкилләренең визиты булачак.
Форумда
5 меңнән артык катнашучы көтелә. Төп темасы – «Милли үзенчәлекне
чагылдыру» – аның барлык төп трекларында ачыла. Әйтик, программада шәһәрләрне
үстерү һәм аларның уникаль кодын саклау стратегияләре белән бәйле халыкара
кейслар турында фикер алышу һәм презентацияләү, креатив кадрларны җәлеп итү,
эре транспорт проектларының төбәкләрне, табигый территорияләрне үстерүгә һәм
җитештерү биналарын һәм зоналарын редевелопментлауга йогынтысы һәм башка күп
нәрсәләр бар.