(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы сентябрь, Камилә Вилданова, Диләрә Гафурова). II Казан халыкара юридик форумында «Төзелеш – икътисадның төп драйверы» темасына сессия узды. Анда Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм башкалар катнашты. Очрашуда спикерлар төзелеш тармагының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Төзелеш – икътисад үсешенең төп драйверы – шартсыз догма. Мин, теләсә кайсы шәһәргә барган саен краннар санын карыйм. Һәм без шәһәр төзелеше кодексы белән эшлибез, ул ел саен җир кодексы белән үзгәрешләр саны буенча ярыша», – диде шәһәр башлыгы.
Игорь Манылов: «Без базаны актуальләштердек, индексларны җанландырдык, шулай да тормыш динамиграк»
Сессиянең төп темалары арасында дәүләт экспертизасы, тарихи торак пунктлар төзү, шәһәр төзелеше процедураларын гадиләштерү һәм төзелешнең срокларын кыскартырга һәм сыйфатын арттырырга тиешле законнар новеллалары бар.
«Системалы яңа сыйфатка күчү өчен, хәзер дәүләт революцион характердагы ике глобаль үзгәрешне кабул итте. Асылда, техник идарә итү системасы кардиналь рәвештә үзгәрә. Бүгенге көндә иң оптималь чишелешне сайлау юристлар һәм процессуаль органнар җилкәсенә түгел, ә инженер җилкәсенә төшә. Моның өчен, әлбәттә, аларның әзерлеге, шулай ук төзелеш буенча югары белеме һәм компетенцияләр белән идарә итү системасы яңадан каралачак. Димәк, безгә квалификация имтиханнарын тапшыру өчен реестрлар һәм мөмкинлекләр булдырырга, эшчәнлек мониторингын башкарырга кирәк», - дип аңлатты Игорь Манылов.
Аның сүзләренчә, Россия катгый норматив административ җайга салу системасыннан төзелештәге рисклар белән инженерлык һөнәри идарәсенә күчте.
«Икенче проблема – бәя кую. Без «тузгыган» кодлар һәм индекслар базасы булган система буенча эшләдек, алар ярдәмендә базада төзелеш бәясен хәзерге бәяләр дәрәҗәсенә җиткердек. Без базаны актуальләштердек, индексларны җанландырдык, шулай да тормышның динамиграк булуын онытмаска кирәк, һәм бу озакка җитми», – дип өстәде Игорь Манылов, – «Инвестицион-төзелеш циклын идарәсенең нәтиҗәлелеге әлегә җитәрлек түгел, кызганычка каршы, соңгы елларда төзелеш зур нәтиҗәләр күрсәтсә дә. Шулай да динамика уңай, күрсәткечләр үсә, гәрчә шартлар начаррак булырга тиешлеген әйтеп торса да. Геосәясәт тә, эпидемиологик вәзгыять тә җиңелрәк булсынга комачаулый».
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев фикеренчә, республика дәрәҗәсендә шәһәр төзелеше мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның бердәм мәгълүмати мохиткә күчүенә бәйле мәсьәләләр әһәмиятле. Ул муниципаль дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә һәм төрле мәгълүмат системалары аша күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Казанда бу өлкәдә модернизация күптән алып барыла: инде геомәгълүмат системасы булдырылган, мөрәҗәгать итүчеләр белән электрон документ әйләнеше эшли башлаган, генераль план һәм территорияләрне планлаштыру проектлары цифрлаштырылган. Кәгазь чыганаклардан китү һәм мәгълүматларның бердәм базасын булдыру документларны карау срокларын җитди кыскартырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, җир участогының шәһәр төзелеше планын бирү 70 көннән 14 көнгә кадәр, техник шартлар 60 көннән 16 көнгә кадәр кыскартылган.
«Бу төзелеш белән бәйле хезмәтләрне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк күрсәтергә ярдәм итте. Шул ук вакытта без муниципаль хезмәтләрне цифрлы төргә күчерү белән дә шөгыльләндек. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан барлык эчке процессларны үзгәртеп кору һәм хезмәткәрләрнең эшен оптимальләштерү буенча зур эш башкарылды. Муниципаль хезмәтләр белән идарә итүнең мәгълүмати системасын гамәлгә кертү безгә гариза бирүчеләр белән тулысынча электрон хезмәттәшлеккә күчәргә мөмкинлек бирде. Бу чаралар хезмәт күрсәтү вакытын ике һәм аннан да күбрәк тапкыр кыскартырга, әзерләнгән материалларның сыйфатын яхшыртырга һәм хаталар санын киметергә мөмкинлек бирде. Эш дәвам итә. Бу безнең җитәкчеләрнең нәтиҗәлелеге индикаторы», - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Актуаль проектларның бер мисалы буларак, Мэр «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен цифрлаштыру турында сөйләде. Һәр объектның координаталарын төгәл билгеләп, ишегалды төзекләндерүенең барлык элементлары исәпкә алына. «Цифрлаштырылган мәгълүматларда, белгечләр әзерләгән карар кабул итү алгоритмнары ярдәмендә, без иң күп вакыт таләп итүче һәм катлаулы процессларны автоматлаштырабыз», – дип билгеләп үтте Мэр.
Илья Вольфсон: «Без архитектура проектларының авторлыгын күрсәтергә мәҗбүр итүче законнар эшлибез»
Төзелеш сессиясенең тагын бер мөһим темасы – тарихи мирасны саклау һәм шәһәрләрне үстерү арасында баланс эзләү. «Төзүчеләрнең бу мәсьәләдә үз фикерләре бар. Әмма минем фикерем – барысын да сакларга, җимермәскә һәм мондый гамәлләрне мөмкин кадәр рөхсәт итмәскә кирәк», - дип ассызыклады Иван Гущин.
«Төзүчегә кайчак үзенең нәрсәгә таянып эш итәргә тиешлеген аңлау авыр, ләкин без барысын да үтә күренмәле итү юнәлешендә хәрәкәт итәбез. Мин Иван Николаевич белән килешәм: монда, медицинадагы кебек, нәрсәдер эшләгәнче, зыян китермәү мөһим. Кагыйдәләрне төгәл билгеләргә кирәк, әмма һәрнәрсәдә чама булырга тиеш. Узган атнада без бер тарихи объектта булдык, анда барысы шулай көйләнгән ки, саклана торган элемент такталардан корылган черегән дивардан гыйбарәт. Мин төзүчеләрнең нәрсәдер эшли алуына гаҗәпләнәм. Шулай да тарихи биналар кешеләргә яңа реставрацияләнгән хәлдә хезмәт итәргә тиеш», - дип өстәде Казан Мэры.
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон ни өчен РФ Шәһәр төзелеше кодексына архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерүнең элек чыгарылган процедурасын кире кайтарулары турында сөйләде. «Бу зур илебездә бик мөһим мәсьәлә. Үз мәдәнияте, үз тарихы, үз үзенчәлеге булган күп санда шәһәрләребез бар. Әгәр дә без архитектурага игътибар итмәсәк, көннәрдән бер көнне тәрәзәдән карап, бөтен җирдә йөзсез тартмаларны күреп, кайда булуыңны аңламаска мөмкинсен».
Вольфсон ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә күп еллар дәвамында алып барылган Казанның шәһәр төзелешен саклау һәм үстерү эшенең мөһимлеген ассызыклады. «Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина төзүчеләрне һәм архитекторларны ил буйлап йөртте, иң яхшы проектларны күрсәтте. Шулай итеп шәһәрдә яңа сыйфатлы биналар барлыкка килә башлады. Казанга иң яхшы халыкара һәм Россия белгечләре килде. Без мохитнең кешене формалаштыруын аңлыйбыз. Дәүләт Думасы һәм Россия Төзелеш министрлыгы моңа зур игътибар бирә. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, без проектларның авторлыгын күрсәтергә мәҗбүр итәчәк законнар эшлибез. Бу архитекторларның җаваплылыгын арттырачак», - дип сөйләде Илья Вольфсон.
3D-Казан
Бөтен тармак өчен актуаль мәсьәлә: проектлаучы, заказчы һәм подрядчының тыгыз үзара бәйләнешен тәэмин итүче ТИМ-технологияләрне кертү. Казанда ТИМ-технологияләр пилот проекты кысаларында, мәсәлән, Сибгат Хәким урамында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзегәндә кулланылган. ТИМ-технологияләр ярдәмендә заказчының уйлаганы шунда ук цифрлы 3D моделенә күчерелә.
Өч үлчәмле модельләштерү карарлар кабул итүне җиңеләйтә һәм рискларны конкрет объектларда гына киметми: цифрлы игезәкләр бүген кайбер алдынгы шәһәрләрдә барлыкка килә. Бу эш Казанда да актив алып барыла. Шәһәр Мэры сүзләренә караганда, әлеге эшнең беренче этабын киләсе елда тәмамлау көтелә.
«Аларның чикләүләре һәм параметрлары булган хокукый документларны шәһәрнең өч үлчәмле моделенә күчерү, аларны рельефка бәйләү, гамәлдәге объектларны өч үлчәмле проект белән берләштерү, болар барысы да хакимият органы буларак, шәһәр киңлегенә теге яки бу объектларны ничек кертү турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, һәм участокның хокук ияләренә шунда ук үз җирләренең потенциалын күрергә ярдәм итәчәк. Җир участогының шәһәр төзелеше планы шундый өч үлчәмле», - дип сөйләде Илсур Метшин.