(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин өлкән яшьтәге шәһәр халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Бу безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле бәйрәм. Ул җылылык һәм рухилык, хөрмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган, буыннарның бердәмлеге һәм дәвамлылыгы символы булып тора. Бүген безнең сезгә – әтиләребезгә, әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге гражданнарга – күпьеллык намуслы хезмәтегез һәм шәһәребез, республикабыз һәм бөтен илебез үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен искиткеч мөмкинлегебез бар.
Эшлисезме яки лаеклы ялдамы, ничек кенә булмасын, сез безгә тормыш, игелек һәм гаделлек буенча мөһим дәресләр бирәсез, эшләребез һәм гамәлләребез өчен җаваплы булырга өйрәтәсез.
Чәчләрегезгә чал сарса да, йөзегезгә җыерчыклар буразналар ярса да, сез дәртле яшьлегегезне күңелләрегездә саклыйсыз. 7 ел инде шәһәр халкының өлкән буыны «Яшәү яме» проектына актив рәвештә теләктәшлек күрсәтә, иҗади һәм спорт казанышлары белән сөендерә. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең бетмәс энергиягез, зирәклегегез һәм көчле рухыгыз алдында баш иябез.
Әлеге бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер, күзләрегезнең бәхеттән балкуын, яшь күңелле булып калуыгызны һәм хыялларыгызның чынга ашуын телим. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сөендереп кенә торсын, ә өегездә һәрвакыт тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!» - диелә котлауда.