(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Юлия Летникова). II Казан халыкара юридик форумы чарада катнашучылардан һәм кунаклардан югары бәя алды. Вакыйга ТР башкаласында 27 нче һәм 28 нче сентябрьдә узды. Аның программасы төрле юнәлешләр буенча 40 сессияне үз эченә алды. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Форумда Россиянең 30 шәһәре һәм 10 дәүләт вәкилләре, барлыгы 600 дән артык белгеч катнашты. Алар арасында юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтен югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыручылар да бар иде: РФ юстиция министры Константин Чуйченко, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников, Федераль нотариаль палата президенты Константин Корсик, РФ Хөкүмәте каршындагы Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева, дәүләт университетлары ректорлары һәм юридик факультетлар деканнары.
«Беренче тапкыр Казан форумы юриспруденция һәм нормалар төзү өлкәсендә беренче дәрәҗәдәге кешеләрне җыйды. Россия юстиция министры югары бәя бирде. География һәм сан гына түгел, сыйфат та сөендерде: «җирдә» эшләүче юридик хезмәтләр һәм компанияләрнең күп кенә җитәкчеләре катнашты, бизнес вәкилләре – бу нормалар уйлап табуның реаль тормыштан аерылмавы өчен бик мөһим», – диде Мэр.
Ул киләсе елда да форумны уздыруга өмет белдерде.
«Без үткәрә торган форумнарның профессионаллар арасында дәрәҗәсе булуына шатланабыз. Бу бик мөһим, үзара бәйләнешнең яңа формаларын дәвам итәчәкбез, саклаячакбыз һәм табачакбыз», – дип йомгаклады Илсур Метшин.