(Казан
шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь, Диләрә Гафурова). Бүген «Сәйдәш» мәдәният
үзәгендә «Озын тәнәфес» фестиваленә йомгак ясадылар. Ул 13 нче тапкыр үткәрелә.
Җиңү өчен мәгариф учреждениеләре коллективлары – 1-11 нче сыйныф укучылары
көрәште. Алар иҗади номерлар тәкъдим иттеләр һәм җырлау, бию, театр осталыгы буенча үз осталыкларын
күрсәттеләр. Җиңүчеләрне һәм призерларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Быел
гала-концертта шәһәрнең 12 мәгариф учреждениесе катнашты. Сәхнәгә чыгу өчен
аларга берничә этап үтәргә туры килде: гыйнварда узган мәктәп этабы һәм
февральдәге район этабы. Конкурста катнашыр өчен барлыгы 2 меңнән артык бала
теләк белдергән.
Бүген «Сәйдәш»
мәдәният үзәге сәхнәсендә чыгыш ясаган балаларның талантларын Илсур Метшин
бәяләде. Аның сүзләренчә, конкурсантларны урыннар һәм номинацияләр буенча
бүлүгә карамастан, барлык балалар да җиңүчеләр.
«Бу мәктәп
директорларының зур тырышлыгы. Уку процессына карамастан, моның белән
шөгыльләнү өчен көч табу бик авыр, җаваплылык болай да җитәрлек. Бу бик күп
хезмәт сорый. Һәм педагогларга, сыйныф җитәкчеләренә, хореографларга, искиткеч
номерлар куючыларга зур рәхмәт. 15 ел эчендә бик күп балалар әлеге конкурс аша
үтте, алар – чын артистлар», – дип тәэсирләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Ул билгеләп
үткәнчә, коллективларның профессиональлеге үскән һәм үсүен дәвам итә, балаларның
талантлары алар өчен горурлык уята. Мэр киләчәктә фестивальнең тагын да күбрәк
балаларны җәлеп итүен теләде.
«Иң мөһиме,
балаларыбыз исән-сау булсын, безне укулары белән сөендерсен, әмма аларның
үсеше, үз талантларын сәхнәдә, спортта, түгәрәкләрдә һәм олимпиадаларда ачуы
шулай ук бик мөһим. Мин моның белән шөгыльләнүчеләргә, балаларны өстәмә рәвештә
төрле дәресләргә йөртүче кадерле әти-әниләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең
талантларыбыз, балаларыбыз белән бик горурланабыз», - диде Илсур Метшин.
Әйтик, «Озын
тәнәфес» фестиваленең җиңүчесе Казанның Совет районындагы 11 нче күп профильле
лицее булды, ул 1 млн сумлык сертификат отты.
Икенче
урынны Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее һәм Мәскәү
районының 12 нче гимназиясе алды. Аларга 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.
350 мең
сумлык приз белән өченче урында – Идел буе районының 19 нчы гимназиясе һәм Яңа
Савин районының 155 нче гимназиясе.
Фестивальнең
лауреаты – 177 нче лицей, ул 200 мең сумлык сертификат алды.
«1 млн сумны
куярга урыннан күп, әлегә моның турында уйламыйча, җиңүебезгә шатланабыз», - дип
уртаклашты 11 нче күппрофильле лицей педагогы Алексей Родионов. Ул өч-дүрт ай
дәвамында әзерләнгән иҗади номерларны куючыларның берсе булып тора. Анда 100 гә якын бала
катнашкан. «Ул мәктәпнең балалар язмышын үзгәртүе һәм төрле мәгънәләрне һәм
карашларны берләштерүе турында иде», – дип аңлатты Андрей Родионов.
Конкурс
тематикасын иң яхшы ачкан өчен ТР башкаласының алты мәгариф учреждениесенә
махсус приз һәм 100 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылды. Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова коллективларны котлады.
«Мәктәп
тормышы – ул дәресләр һәм тәнәфесләр. Һәм уйлап карасак, мәктәптән соңгы тормыш
шулай ук белем, күнекмәләр, хезмәт һәм тәнәфесләр, тормышка ашыру һәм иҗаттан
тора. Бу әйберләр бер-берсеннән башка мөмкин түгел һәм әлеге балансны саклау бик мөһим», - дип
киңәш бирде ул.
Быел «Озын
тәнәфес» партнеры булып Казан Яшь тамашачы театры чыгыш ясады. Учреждение директоры Айгөл
Горнышева фестивальнең өч катнашучысына махсус приз – ел дәвамында
спектакльләргә чикләрсез йөрү, шулай ук ике проектка – «Гончаровательные
истории» һәм «Ночной трамвай» аудеоспектакленә бару өчен билет тапшырды.
13 ел эчендә
фестивальдә 60 меңгә якын укучы катнашкан. «Озын тәнәфес»нең төп максаты –
Казан мәктәпләрендә белем алучы талантлы балаларны табу һәм аларга ярдәм итү
һәм аларда иҗади активлык тәрбияләү.
Бу юлы
номерлар Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елына, шулай ук Татарстан
Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде.
«Озын
тәнәфес» Казан Мэриясе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм шәһәр Башкарма
комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелә. Конкурс ел дәвамында диярлек
уздырыла – бу талантлы балаларны сайлап алу, номерлар булдыру һәм күп санлы
репетицияләр.