(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь, Диләрә Гафурова). Казан Башкарма комитетында шәһәр Мэры Илсур Метшинның IOI-2023 информатика буенча халыкара олимпиаданың Казан җиңүчеләре белән очрашуы узды. Ярышлар Венгриядә 28 нче августтан 4 нче сентябрьгә кадәр дәвам итте. Олимпиадада дөньяның 90 иленнән 360 укучы катнашты. Россия җыелма командасы өчен Мәскәүдән ике укучы һәм ике казанлы – Валерий Родионов һәм Гыймран Абдуллин чыгыш ясады.
Очрашуда балалар Илсур Метшинга олимпиададан алган үз тәэсирләре турында сөйләделәр, быел, аларның фикеренчә, биремнәр катлаулырак булган. Шулай ук балалар киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
Валерий Родионов – инде бер ай дәвамында Икътисад югары мәктәбенең компьютер фәннәре факультетының беренче курс студенты. Бу югары уку йортын ул югары рейтингы һәм танышлары арасында популяр булуы аркасында сайлаган.
«Хәзер Россиядә иң яхшы IT-югары уку йортлары – Икътисад югары мәктәбе, Мәскәү физика-техник институты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты. Мин нәкъ менә Мәскәүгә керергә теләдем, анда танышларым күбрәк. Төп остазым – КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның информатика укытучысы Сергей Иванович Михайлин, ул мине җиденче сыйныфтан бар нәрсәгә өйрәтте», - дип билгеләп үтә алтын медаль иясе.
Валерий Родионов шулай ук югары сыйныф укучыларына рәхмәтле. Ул белемнәрне өлкән буыннан кече буынга тапшыруны мөһим дип саный. Олимпиадада җиңүне Валерий зур казаныш дип санамый, югары уку йортында алтын медальгә игътибар бирмәгәннәр, бу биредәге һәркемнең акыллы булуы белән аңлатыла.
Венгриядә узган олимпиадада катнашу өчен балаларга авыр юл үтәргә туры килгән. Башта Бөтенроссия мәктәп олимпиадасы була, ә аннары «Сириус» белем бирү үзәгендә җәйге җыеннар уза. Аларда 20 кешедән иң яхшы дүрт укучыны гына сайлап алалар. Әмма 2 нче лицей-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин үзен идеаль дип санамый.
«Иң мөһиме, биремнәрне чишкәндә үз игътибарыңны тупларга өйрәнергә кирәк. Моны әлегә начар эшлим дип саныйм. Минем информатикага чиксез мәхәббәтем алтынчы сыйныфтан информатика укытучысы Илшат Ирек улы Сафиулин һәм акыллы югары сыйныф укучылары аркасында барлыкка килде», - дип билгеләп үтте ул.
Егетләр Илсур Метшинга сөйләгәнчә, ярышлар – иң яхшы урын өчен команда көрәше түгел, ә шәхси ярыш. Аның вакытында алынган баллар һәр катнашучы өчен аерым суммалана. Җиңүчеләрне гомуми баллар саны нигезендә төзелә торган рейтингка ярашлы сайлыйлар.
Илсур Метшин балаларны җиңүләре белән котлады: «Сез – Казанның мәгариф өлкәсендә алтын бит. Сезнең халыкара олимпиада җиңүчеләр булуыгыз – бу, һичшиксез, Казан шәһәре мәгарифе һәм әти-әниләрегез өчен дан. Без сезнең белән горурланабыз!»
Очрашу ахырында Казан Мэры Валерий Родионовка һәм Гыймран Абдуллинга рәхмәт хатлары тапшырды.