(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казанда троллейбус хәрәкәте ачылуга 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Метроэлектротранс» МУП коллективына республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырдылар. Оешма хезмәткәрләрен юбилее белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Казанда беренче троллейбус юнәлеше 1948 елның 27 нче ноябрендә ачыла. Куйбышев мәйданыннан (хәзерге Тукай мәйданы) 11 км озынлыктагы Каравай бистәсенә кадәр 1 нче маршрутта сигез МТБ-82 троллейбусы эшли башлый. 60 нчы еллар башында аңа алмашка ЗиУ-5 килә. Ә узган айда әлеге модельләрнең ике төзекләндерелгән машинасы Петербург урамындагы Дан аллеясында пәйда булды.
«Сезнең белән бергә бүгенге 75 еллык юбилей уңаеннан без дә шатланабыз, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Илсур Метшин. 1948 елда беренче 11 км озынлыктагы Казан троллейбус линиясе, сигез троллейбус шәһәр үзәген шәһәр чите белән тоташтыра. Шул вакыттан бирле без сезнең белән ике мең профессионалны берләштергән шундый зур коллективка әверелдек. Бу шәһәр төзүче предприятие генә түгел, шәһәр хуҗалыгының иң мөһим тармагы да».
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, хәтта иң катлаулы елларда да хезмәткәрләр бирешмәгән, алай гына да түгел, казанлыларга хезмәт күрсәтүнең югары маркасын да саклаган. Шул ук вакытта мондый даталарның игътибарсыз калмавы, хроника кадрларының саклануы бик мөһим. Тарихны сакларга, аны яңа данлы битләр белән тулыландырырга кирәк.
Мэр искәрткәнчә, Шәһәр һәм республика көне алдыннан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәргә 25 яңа троллейбус бүләк итте. Аның белән бергә 30 нчы августта Илсур Метшин МАЗ-303Т22 моделен сынап карады һәм Коләхмәтов урамы буйлап төзекләндерелгән юлдан узды. Шәһәр башлыгы республика Хөкүмәтенә тармакка, күчмә составка һәм, иң мөһиме, коллективка игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«Мин шәһәр транспортының, нинди генә авырлыкларга карамастан, үсеш алачагына бик ышанам. Киләчәк шуның артында. Төзекләндерелгән шәһәр парклар һәм скверлар белән генә матур була алмый, җәмәгать транспорты да үсеш алырга тиеш. Без автомобильләр саны белән үсәбез, Мең еллыктан соң Казанда теркәлгән автотранспортның саны 135 иде, ә бүген бу инде 451 мең. Барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерә алырлык юллар саны юк. Безнең иртәгәге көн – шәһәрне үстерү, төзекләндерү, уңайлы итү, җәмәгать транспортын үстерү», – диде Илсур Метшин.
«Хөрмәтле ветераннар, коллектив, сезгә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Сез бик югары планка, халыкка хезмәт күрсәтү культурасын билгеләдегез һәм аны саклауны дәвам итәсез. Казанлыларның эш көне сезнең елмаюларыгыз, пассажирларга игътибарлы мөнәсәбәтегез һәм кәефегез белән башлана», - дип йомгаклады Мэр.
Ахырда ул «Метроэлектротранс» хезмәткәрләрен бүләкләде. «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2 нче троллейбус депосы майлаучысы Юрий Ларюхинга тапшырылды. Казанның Мактау грамоталарын 2 нче троллейбус депосының күчмә составын ремонтлау буенча слесарь Гыйлемхан Усманов һәм 1 нче троллейбус депосының троллейбус йөртүчесе Ринат Хәсәнов алды.
Мэрның рәхмәт хаты белән Советлар Союзы Герое И.К.Кабушкин исемендәге трамвай депосы кондукторы Лидия Гаврилова, 2 нче троллейбус депосы табышларын җыю һәм исәпкә алу буенча өлкән кассир Татьяна Каримова, 1 нче троллейбус депосының күчмә составын төзекләндерү буенча слесарь Олег Кукаров, метрополитенының энергия хуҗалыгы диспетчеры Нурия Маннапов һәм 2 нче троллейбус депосы йөртүчесе Роза Сабирова бүләкләнде.
«Метроэлектротранс» МУП коллективын шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар котлады.
Бәйрәм атмосферасын артистлар чыгышлары тулыландырды. Сәхнәдә республиканың халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Асаев, «Казан» бию ансамбле чыгыш ясады.
Бүген «Метроэлектротранс» МУП балансында 100 дән артык трамвай вагоны һәм 180 троллейбус бар. Күчмә состав тугыз трамвай һәм ун троллейбус маршрутында файдаланыла, маршрут челтәренең гомуми озынлыгы 500 км. Трамвай маршрутлары – 240,5 км, троллейбусларныкы 255,7 км тәшкил итә.