(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май, Юлия Летникова). Быел Казанда юлларны ремонтлау кысаларында 47 юл участогы һәм 473 ишегалды территориясе яңартылачак, юл-транспорт һәлакәтләре урыннарын билгеләячәкләр, юл-транспорт хәрәкәте була торган урыннарны бетерәчәкләр, светофорлар урнаштырачаклар, яктыртуны тоташтырачаклар, шулай ук яңа юл объектларын файдалануга тапшырачаклар. Бу максатларга федераль, республика һәм шәһәр бюджетыннан 24 млрд сум бүлеп бирелгән.
«Чисталык, сыйфатлы юл өслеге һәм яшел зоналарның торышы – без традицион рәвештә системалы игътибар бирә торган шәһәр мохитенең өч киты», – диде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, быел урам-юл челтәрен үстерүгә акча федераль һәм республика бюджетларында, шулай ук муниципаль юл фондында каралган. Әйтик, 1 млрд сум «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында ремонтлауга, 3,7 млрд сум – урам-юл челтәрен ремонтлауга, юл билгеләрен төшерүгә, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын бетерүгә, светофорлар һәм яктырту урнаштыруга, 16,5 млрд сум – юл объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, тагын 2,8 млрд сум «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.
Финанслау яхшы темпларны сакларга мөмкинлек бирә, дип саный Метшин. «10 елдан артык элек ел дәвамында 150 мең кв.м юл япмасын капиталь ремонтлау планлаштырылган һәм шуңа сөенелгән – бу 10 урам, 153 ишегалды, ә быел ишегалларында гына 530 мең кв.м өслек ремонтланачак», – дип искәртте шәһәр башлыгы.
«Юлчылар инде эшкә тотынды, алар тулы көченә бара, ә төзелеш объектларында процесс ел дәвамында өзелмәде», – дип билгеләп үтте Мэр. «Эшләр тәмамлангач, норматив хәлгә туры килгән юллар саны 84,7% тәшкил итәчәк. Без «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты билгеләгән максатка якынлашабыз – 85%», - дип өстәде ул.
Быел илкүләм проект буенча 10 км озынлыктагы 12 участок ремонтланачак. Урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча шәһәрдә тузган участоклар һәм квартал эчендәге юллар яңартылачак. Аларның исемлегенә халык еш зарланган урамнар кертелгән.
«Ремонт 35 объектта планлаштырылган, шул исәптән Лукин, Камчатка, Турин, Горная, Школьная һәм башка урамнарда. Бүгенге көндә эшләр 34% ка башкарылган», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
«Без халыктан юлларның колеялы булуы турында күп зарланулар алабыз. Сәбәбе гади – машиналар саны. Казан – автомобильләр саны буенча җан башына лидерлар өчлегендә, шиплы резина, хәрәкәт интенсивлыгы, трафик – без туристик төбәк, болар барысы да юлларны каты режимда файдалануга китерә», - дип билгеләп үтте Метшин.
Ул быел шәһәрдә 47 участок ремонтланачак, аларның кайберләрендә эшләр тәмамланган инде, дип өстәде.
Юл эшләре программасы яңгыр канализациясенә дә кагылачак. Серов урамындагы яшел зонаны су басу проблемасы хәл ителәчәк. «Ярдәм мәчете янында Серов урамына кадәр 1,5 метр диаметрлы коллектор төзү каралган. Эшләрне микротоннельләү ысулы белән башкарачаклар. Участокның озынлыгы 600 м тәшкил итә. «Бу Мәскәү районында махсус рекреацион зона булдыруга башлангыч бирәчәк», – дип өстәде Куляжев.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел 473 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Аларда 530 мең кв.м артык мәйданлы асфальт ремонтланачак. Бүгенге көндә төзүчеләр 180 территорияне яңарталар, эшләр 31% ка башкарылган. Игътибар үзәгендә парковка урыннары, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары һәм юллар һәм тротуарлар киңлеге буенча нормативлар балансын саклау.
Коллегаларымнан, администрация башлыкларыннан «Безнең ишегалды» программасының үтәлешен махсус контрольгә алуларын сорыйм. Халык белән диалогта – без бу проектны ничек тормышка ашырырга өйрәндек», – дип йомгаклады Мэр.