(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май, Татьяна Марюхова). Җәй көне Казанда Татарстанда беренче күчмә мобиль яшүсмерләр клубы «Хобби бокс» эшли башлаячак. Көн саен эш көннәрендә ул шәһәрнең балалар өчен ял итү учреждениеләре булмаган ерак районнарында төрле дәресләр оештырачак. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә җәйгә шәһәрдә калган өлкән сыйныф укучыларының акча эшләү мөмкинлеге булырга тиешлеген билгеләп үтте һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
«Шәһәрдә калган һәм шәһәр читендәге лагерьларга китмәгән балаларга дөрес басым ясалды. Мәктәп яны лагерьлары оештырылачак, ерак микрорайоннарда яшәүче балаларны да үз эченә алачак яшүсмерләр клублары эшли. Бу балаларга файдалы эшчәнлек алып бару һәм үсештә булу өчен ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады Мэр.
«Эшмәкәрләр белән очрашуда яшүсмерләрне ресторан бизнесына җәлеп итү һәм алар өчен кечкенә генә уку үткәрү тәкъдим ителде. Тиз арада тәкъдимнәрне карап чыгуны сорыйм, без ярдәи итәргә әзер», – дип дәвам итте Метшин.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләвенчә, мобиль яшүсмерләр клубы эш көннәрендә 10:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк. Ул Дәрвишләр, Вознесение, Салмачы, Вишневка, Привольный поселокларына, Салават Күпере һәм «Радужный» торак комплекларына барачак. Барлык иҗади һәм техник мастер-класслар, интеллектуаль ярышлар, ишегалды уеннары, алып баручылар һәм аниматорлар белән интерактив чаралар бушлай булачак.
Калган яшүсмерләр клубларында 1 нче июньнән 31 нче августка кадәр «Күңелсез булмаган җәй» проекты гамәлгә ашырылачак. Ул инде алты ел дәвамында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен ачык мәйданчык булып тора, анда һәркем үзенә кызыксынуы буенча шөгыль сайлый ала: өстәл уеннары, спорт күнегүләре, иҗат белән шөгыльләнү, интеллектуаль ярышлар. Активлык ишегалды мәйданчыкларында, паркларда һәм скверларда да планлаштырылган – барлыгы дүрт меңнән артык кешене колачлаячак.
«Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекләр ачылачак, алар берьюлы 40 баланы кабул итә алачак. Алар 13:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Восстание урамы, 99а адресы буенча эшләячәк.
«Ышаныч» психологик ярдәм үзәге «Тыңлыйбыз» социаль проектын дәвам итәчәк. Бу җәйдә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча консультацияләр һәр чәршәмбе 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Сосновая роща», «Крылья Советов» паркларында, Лядской бакчасында, Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында һәм Горьки исемендәге паркта алып барылачак.