(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май, Татьяна Марюхова). Казанның балалар лагерьларында 1 нче июньдә беренче смена старт ала. Бу җәйдә аларда 44 меңнән артык бала ял итәчәк. Барлыгы 175 лагерь эшләячәк: 146 мәктәп яны, ике палаткалы һәм 27 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары. Бу хакта Мэриядәге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«Чараларны оештыруда төп мәсьәлә булып яшәү урыны буенча мәктәп яны лагерьларында калган яки шәһәр читендәге лагерьларга барган балаларның иминлеге кала», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
Кайсы лагерьларны ремонтлыйлар һәм юлламалар күпме тора?
Быел балалар ялын оештыруга 484,5 млн сум каралган, ремонт эшләрен башкаруга 15 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчага торак корпуслар, медпунктлар, Гагарин исемендәге «Заречье», «Березка», «Спутник», «Бригантина», «Нармонка», «Татарстан пионериясе» һәм «Ново-Юдино» лагерьларындагы ашханәләр яңартыла.
«Бер койка-көнгә исәпләгәндә финанс чыгымнары нормативы 18% ка, азык-төлеккә чыгымнар бер балага көненә 550 сумнан 570 сумга кадәр артты. Балалар лагерьларына ата-аналар кертемнәре финанс чыгымнары нормативына пропорциональ рәвештә артты һәм юлламаның тулы бәясеннән процент нисбәтендә узган ел дәрәҗәсендә кала. Баланың әти-әнисе лагерьга юллама бәясенең 35-45% ын түли», - дип хәбәр итте Заһидуллина.
Әйтик, баланың муниципаль лагерьда профильле сменада унсигез көн ял итүе өчен ата-аналар 9-13 мең сум түләячәк. Узган ел бу сумма 7-12,6 мең сум тәшкил иткән.
«Быел кешбэк программасы эшләмәсә дә, муниципаль лагерьларга юлламаларның бәясе иң түбәне булып кала, ә матди-техник база һәм педагогик эшнең сыйфаты, клиент төркемнәре фикеренчә, коммерция лагерьлары дәрәҗәсендә, анда юлламаларның бәясе сменасына 60 мең сумнан артык тәшкил итә», – дип ассызыклады Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга бушлай юлламалар бирелә. Быел андыйлар саны 772 бала. Казан лагерьларында шәһәрнең Идел буе районы балалар йортыннан балалар да ял итәчәк. Ә «Восток» лагеренда июль ахырында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен 140 кешелек смена планлаштырылган.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән балаларга аерым игътибар бирәбез. Шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларында бушлай ял итү мөмкинлеге мобилизацияләнүчеләрнең барлык балаларына биреләчәк. Теләсә кайсы муниципаль лагерьларга гади механизм буенча юлламалар тәкъдим ителәчәк: ата-анага шәһәрнең «Ял» үзәгенә яки бала укыган мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүгенге көндә 400 гә якын юллама броньланган, гаризалар кабул итү дәвам итә», – дип сөйләде Заһидуллина.
Остаз сәгате, халыклар тарихы һәм иҗади индустрияләр –лагерьларда балаларны нәрсә көтә?
Лагерьдагы һәр программа тәрбия һәм патриотик элементлар белән тулы: көндәлек линейка Россия һәм Татарстан флагларын гимннарны бергәләп башкарып күтәрүдән башлана. Россия тарихындагы истәлекле даталарга багышланган чаралар планлаштырылган. Бу алым балаларга үткән вакыйгаларга катнашу хисе бирә, аларга үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше, зур һәм тату гаилә әгъзасы итеп күрергә булыша, дип ассызыклады Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
«Лагерьларда балаларга кызык булачагына шикләнмибез. Безнең җәйге ял оештыру системасы илдә алдынгыларның берсе. Әйдаманнар балаларның җәйге ялын яхшы итеп уздыра алсын өчен, җитди әзерлек үткәннәр. Без Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән лагерьларның инфраструктурасын ныгыттык – алар күпкә уңайлырак булды һәм бу эшне дәвам итәчәкбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Педагог һәм остаз елының бер чарасы «Укытучы сәгате» булачак, анда әйдаман балалар белән сугыш геройлары, педагоглар, галимнәр, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр тарихлары белән уртаклашачак.
Татарстан территориясендә яшәүче халыклар тарихы белән кызыксынучы балалар «Хәзинә» сменасында ял итә алачак. Ул «Молоденый» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак һәм Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланачак. Смена республиканың барлык милләт вәкилләренә карата толерантлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Балалар арасында иң популяр профильле программаларның берсе – иҗади юнәлеш. Быел арт-программалар креатив индустрияләрне үстерү федераль программасы концепциясенә ярашлы узачак. Стратегия үз эченә балаларны грантлы мәдәни конкурслар, социаль әһәмиятле Россия чаралары, перспективалы һөнәрләр һәм кәсепләр, креатив индустрияләр өлкәсендәге яңа һөнәрләр белән таныштыруны ала.
«Җәйге кампания ачылу көнендә, 1 нче июньдә, Петров паркында без «Җәйге бәяннәр шәһәре» балалар бәйрәменә старт бирәбез. Һәр смена – бию, модель, батырлык тарихы. Сменаларга шәһәр иҗат коллективлары, иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары, социаль проектлар авторлары һәм балаларга кызыклы спикерлар чакырылачак», - дип сөйләде Заһидуллина.