(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы апрель,
Диана Жиленкова). Быелның 3 аенда Казанда су агызу челтәрләрендә 79 авария
булган. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 46 авариягә күбрәк. Бу
хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә «Водоканал» МУП генераль
директоры Андрей Егоров хәбәр итте.
Спикер
билгеләп үткәнчә, ун авария – Химия урамында, бишесе – Дубравная урамында,
икесе – Бертуган Касыймовлар урамында, берсе Техника урамында булган.
Хәзерге
вакытта 42 авария бетерелгән, тагын 37 се эшләнә. «Барлык аварияләр дә коймалап
алынган, кулланучыларны канализация белән тәэмин итү туктатылмаган, аварияләрне
бетерү буенча эшләр алып барыла», – дип аңлатты А.Егоров.
Чираттагы
авария шулай ук Чистай урамындагы 38 нче йортның өченче төньяк коллекторында
теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, өченче төньяк коллекторның 2,3 км озынлыктагы
участогын реконструкцияләү 2022 елның февраленнән алып барыла. Чистай урамында
Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр 540 метр озынлыктагы участок
файдалануга тапшырылган инде. Ямашев проспектында эшләр 850 метрдан 240 метр
озынлыктагы участокта башкарылган.
«Водоканал»
зур күләмдә эш алып бара, - дип билгеләп үтте ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. –
Төньяк коллекторны реконструкцияләүнең башта билгеләнгән вакыты яңа аварияләр
барлыкка килү сәбәпле күчерелә. Бу финанс ресурсларын гына түгел, ә хезмәт
ресурсларын да читкә юнәлтә. Шулай да, мондый шартларда планлаштырылган ике
участокның ярты километры инде тәмамланган һәм файдалануга тапшырылган, алда –
икенче участок».
Әмирхан
урамындагы участокта 6 км озынлыктагы 14 югары вольтлы кабель линиясе чыбыклары
чыгарылган. Реконструкцияләнә торган үткәргеч торба трассасы буенча урнашкан
117 агач күчереп утыртылган. Технологик коелар төзелә һәм реконструкцияләнә,
гомуми озынлыгы 4 км артык булган вакытлыча суырткыч торба үткәргечләр
монтажлана. Коллекторны соңыннан санацияләү өчен юу эшләре башкарыла.
«Коллекторны
санацияләү эше катлаулы һәм күп вакыт таләп итә, – дип ассызыклады Мэр. –
«Водоканал» канализацияне туктата алмый, шуңа күрә 4 км вакытлыча су үткәргеч
үткәрү юлы ясала. 6 км югары вольтлы кабель линияләре генә ни тора, ул шәһәр
хуҗалыгында өзлексез процессны гына таләп итми, ә янәшәдәге подрядчылар, тәэмин
итүче оешмалар белән дә зур эш сорый. Йөздән артык агачны күчереп утыртырга туры
килде. Бу канализация генә әле, аннан кала шулай ук иске су челтәрләре дә бар».
Андрей
Егоров искәрткәнчә, реконструкция аркасында август ахырына кадәр Чистай
урамындагы 60 нчы йорт янында эчке юл ябылган. Гомумән алганда, коллекторның барлык участокларында
тәүлегенә 120 дән артык кеше һәм 50 берәмлек махсус техника һәм технологик
җиһазлар җәлеп ителгән.
2022
ел нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү челтәрләрендә 1174 авария булганын
җиткерде ул. Аларның 20 се чит оешмалар тарафыннан эш алып барганда челтәрләргә
зыян килү белән бәйле. 299 аварияне су белән тәэмин итүне туктатмыйча
бетергәннәр. 590 очракта суны туктатып тору вакыты 1 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр
булды, 285 очракта 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр тәшкил итте, дип билгеләп үтте
Андрей Егоров.
Канализация
челтәрләрендә 156 авария теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 21 авариягә
күбрәк. Аларны бетерү буенча эшләр су белән тәэмин итүне туктатмыйча башкарыла.