(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель,
Юлия Летникова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшинга Татарстанда җитештерелгән яңа
түбән идәнле LOTOS 105 CNG газ моторлы автобусын тәкъдир иттеләр. Экологик һәм
пассажирларның зур сыйдырышлылыгыннан тыш, ул эксплуатацияләү вакыты зур булуы (10
ел), шулай ук уңайлы салоны белән аерылып тора. Шәһәр башлыгы яңа автобуста берничә
тукталыш узды, аның характеристикаларын бәяләде һәм җитештерүче белән аралашты.
Яр Чаллы компаниясе елына 450 автобус чыгара һәм 2024 елда чираттагы яңа транспортларны
тәкъдим итәргә әзерләнә.
Автобусны
шәһәр башлыгына «РариТЭК» автомобиль заводы» ҖЧҖ директоры Юрий
Шпорт тәкъдим итте. Илсур Метшин белән бергә алар «Батыр» дзюдо үзәгеннән Үзәк
стадионга кадәр берничә тукталыш узды. Җитештерүче компания җитәкчесе Мэрга
LOTOS 105 CNG 92 кешегә исәпләнгән, шул исәптән 25-27 утырту урыны каралган дип
сөйләде. Автобустагы утыру урыннары күтәрелмәле булуы тулы йөкләнештә урынны
экономияләргә мөмкинлек бирә. Автобус салоны уңайлы һәм куркынычсыз – монда
USB-розеткалар, кондиционерлар, тавыш изоляциясе, шоферны чакыру төймәләре бар,
кул шумасын өчен тоткычлар резина япмалар белән капланган, ә ишекләрнең
хәрәкәтчән элементлары махсус тартма артында яшеренгән. Модельне эшләгәндә
халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә аерым игътибар бирелгән. Мәсәлән, салон
үзәгендә инвалид коляскасында утыручы кеше өчен урын оештырылган. Ю.Шпорт
билгеләп үткәнчә, ишекләр ачылганда автобус автомат рәвештә авыша, ә аз
хәрәкәтләнүче кешеләргә керү өчен читкә ыргытыла торган аппарель (ябык
мәйданчык) бар.
Автобусның
хезмәт итү вакыты – 10 ел, тәкъдим ителгән техник хезмәт күрсәтүне үткәндә
капиталь ремонт 1 млн км узгач кына таләп ителәчәк. «Автобус метан белән эшли,
бер газ баллоны 450-500 км узарга җитәрлек», – дип хәбәр итте завод директоры.
Сәфәр
вакытында Илсур Метшин яңа модельнең уңай якларыннан тыш, кайбер кимчелекләрне
дә билгеләп үтте, аерым алганда, автобус тулысынча түбән идәнле түгел, моннан
тыш, аның салонга керү өчен өченче ишеге юк. И.Метшин мондый автобусларны кайсы
шәһәрләрдә күрергә була дип кызыксынды. Завод директоры сүзләренчә, аларны
Мәскәүдә, Пермьдә, Архангельскида, Уфада, Ярославльдә һәм башка шәһәрләрдә
очратырга мөмкин.
Чаллыда
LOTOS 105 CNG җитештерәләр, ә күп кенә комплектлаучы детальләрне Татарстанда
сатып алалар. Ю.Шпорт завод ел саен 450 автобус чыгара, 2024 елда завод
җитәкчелеге җитештерүне 700 берәмлеккә кадәр киңәйтергә һәм өч ишекле яңа 12
метрлы автобус чыгарырга планлаштыра дип җиткерде. «Ярымтүбән идәнле автобус –
Казан өчен үткән этап, без аннан киттек. Яңа 12 метрлы автобусны көтәбез, ул
кайтып җиткәч карарбыз. Безнең тәкъдимнәрне исәпкә алуны сорыйм», – диде Мэр.
«2007
елда, Казанда транспорт реформасын башлаганда, бөтен ил елына 300 автобус
чыгара иде, ә хәзер сез үзегез 450 берәмлек җитештерәсез. Сез Татарстан
сәнәгатенә ярдәм итәсез», – диде Илсур Метшин.
Чарада
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт
комитеты рәисе Әмир Сафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин, ТР
сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов катнашты.
Казанда
шәһәр маршрутларында барлыгы 732 автобус файдаланыла. Узган ел шәһәр халкы еш
кына нәкъ менә шушы җәмәгать транспорты төреннән файдаланган – автобусларга 153,4 миллионнан артык кешене
колачлаган пассажир ташуның 70% туры килә.